Яңа фикерләр:

postheadericon Муса галәйһиссәлам. 10 нчы кисәк

Чакыру.
82809367_4396184_plov_1_

Кызларының шулай иртә кайтканнарына гаҗәпләнеп, әтиләре алардан сәбәбен сорый:
– И кызларым! Сезне нәрсә ашыктырды? Бүген сез ничектер иртә кайттыгыз.
Алар:
– Аллаһ Үзе безгә бер яхшы кешене җибәрде, – диләр. – Ул безнең сарыкларны эчертте.
Кызларының сүзләрен ишетеп, карт нык гаҗәпләнә һәм әлеге егетнең бу җирнеке түгеллеген аңлый. Чөнки моңарчы әле аның кызларына берәү дә ярдәм итмәгән.
– Теге кешене сез кайда калдырдыгыз?
– Шул урында. Ул баш өстендә түбәсе булмаган сәфәрче.

– Кызларым! Сез яхшы эшләмәгәнсез. Бер ярлы сәфәрче безгә ярдәм итте. Аның бу җирләрдә беркеме дә юк. Ул кайда кунар? Безгә аңа карата кунакчыл булырга кирәк. Берегез аны монда чакырсын һәм бирегә алып килсен, – ди әтиләре.
Икесенең берсе аның янына килә һәм, оялып:
– Минем әтием, син безгә сарыкларыбызны эчерткәнең өчен бүләкләргә дип чакыра, – ди.
Муса галәйһиссәлам Аллаһ Тәгаләнең догасын кабул иткәнлеген һәм аңа ышыклану урынын биргәнлеген аңлап ала һәм бер сүзсез кыз күрсәткән җиргә юнәлә.
Муса галәйһиссәлам кызга карамас өчен, зур адымнар белән алдан бара.
Карт янына килеп җиткәч, ул Муса галәйһиссәламнән исемен, туган җирен, ни белән шөгыльләнүен сораштыра.
Муса галәйһиссәлам бөтенесен ничек бар, шулай сөйләп бирә.
Карт сүзсез һәм сабырлык белән Муса галәйһиссәламне тыңлый һәм:
– Курыкма, син гаделсез кешеләрдән котылгансың, – ди.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий