Яңа фикерләр:

postheadericon Муса галәйһиссәлам. 9 нчы кисәк

Мисырдан Мәдьянгә.
4738

Мусага кая барырга? Мисырның бөтен җире дә Фиргавен җире! Фиргавеннең җәлладлары аны бөтен җирдән үзләренең карганыкы кебек күзләре һәм кырмысканыкы кебек сизелми торган адымнары белән эзлиләр!
Аллаһ Тәгалә Муса галәйһиссәламгә гарәп шәһәре булган Мәдьянга барырга илһамландыра. Чөнки Фиргавен анда хәтле бара алмый.
Муса галәйһиссәлам артыннан берәү дә кумый микән дип курка. Һәм Мисырдан Мәдьянгә таба юнәлә.

Ә җәлладлар моны күрми калалар.
Мәдьян ягына юнәлеп, ул:
– Бәлки минем Раббым мине туры юлга күндерер, – ди.
Сахра уртасында урнашкан бу гарәп җирендә Мисырдагы кебек биек сарайлар һәм зур бакчалар булмый. Шуңа да карамастан, Фиргавеннең золымы булмаган Мәдьян бик бәхетле яши.
Бу Фиргавеннең хакимияте булмаган бәхетле шәһәр була.
Гаделлелек һәм азатлык булганда, артталык нинди гүзәл!
Ярлылык һәм коллык булган мәдәният кемгә кирәк?
Мәдьяндә Фиргавеннең ачуы һәм ташлануыннан беркем дә курыкмый. Монда беркем дә балаларны үтерми!

Мәдьяндә.

Муса галәйһиссәлам Мәдьян җиренә килә.
Ул монда беркемне дә белми, аны да берәү дә белми.
Кем Муса галәйһиссәламгә кунар җир бирер? Кайда ул төн уздырыр, кайда йоклар?
Аның уена шундый сораулар килә, ләкин ул Аллаһ Тәгалә Үзе аңа ярдәм итәчәгенә һич кенә дә шикләнми.
Муса галәйһиссәлам кешеләр су алып, хайваннарын эчерә торган кое янына утыра.
Кое янында утырганда, ул сарыклар көтүе көткән ике кызны күреп ала. Алар кое яныннан еракта, үзләренең сарыкларын судан куып торалар. Шул вакытта ирләр үзләренең хайваннарын эчерәләр.
Муса галәйһиссәлам чын күңелдән алардан:
– Ә сез ни өчен үзегезнең сарыкларыгызны су эчерергә алып килмисез? – дип сорый.
– Без, кызлар, ирләр күп булган җирдә торырга теләмибез, шуңа күрә аларның киткәннәрен көтеп торабыз. Алар киткәч, без дә сарыкларыбызны эчерербез, – диләр алар.
Муса галәйһиссәламнең алдагы соравын белгәндәй, алар:
– Безнең әтиебез карт, – дип әйтәләр.
Муса галәйһиссәлам рахимле була һәм аларның хайваннарын эчерә. Кызлар китәләр.
Кайда йоклар инде Муса галәйһиссәлам? Төнен кайда уздырыр? Бу чит шәһәрдә ул беркемне дә белми, аны да беркем белми!
Шуннан соң, күләгәгә килә һәм:
– Я Рабби! Дөреслектә, мин Син биргән һәртөрле нигъмәткә мохтаҗмын! – ди.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий