Яңа фикерләр:

postheadericon Муса галәйһиссәлам. 8 нче кисәк

Сер чишелә.
8979_thumb

Икенче көнне Муса галәйһиссәлам Бану Исраилдән булган шул ук кешене инде башка копт белән ачуланышып торганын күрә. Ул кеше, оялмыйча, Муса галәйһиссәламне тагын ярдәмгә чакыра.
Муса галәйһиссәлам аңа:
– Син бигрәк кабәхәт икән! Син һәрвакыт кешеләр белән ачуланышасыңмы? Җитмәсә, әле мине дә ярдәмгә чакырасың?! Ни өчен әле мин һәрвакыт синең яклы булырга тиеш?! Син ачык адашуда!

Муса галәйһиссәлам Бану Исраилдән булган кеше ягына таба, аны акылга кертергә дип юнәлә. Ләкин Бану Исраилдән булган кеше, Муса галәйһиссәламнең сүзләрен ишетеп: “Муса мине үтерергә дип килә!” – дип уйлый. Ул, кичәге копт кебек җиргә ятып бүтән тормаска курка.
Ул:
– И Муса! Син мине кичәге кешене үтергән кебек үтермәкчеме? Син җирдә золым таратучы булырга гына телисең һәм кешеләрне бер-берләре белән татуландыручылардан булырга теләмисең! – ди.
Бу сүзләрне ишетеп торган копт, кичәге кешене Муса галәйһиссәлам үтергәнлеге турында белеп ала. Һәм бу хәбәрне Фиргавеннең сакчыларына җиткерергә ашыга.
Бу яңалыкны ишеткән Фиргавеннең нык ачуы килә:
– Сарайда үскән ятим түгел мени ул?!
Аллаһ Тәгалә ярдәме белән Муса галәйһиссәлам Фиргавеннең кулыннан һәм аның җәлладларыннан качып котыла.
Ләкин Фиргавеннең җәлладлары бернәрсәгә дә карамастан, кулларына эләккән берәүне үтерәләр.
Аллаһ Тәгаләнең ихтыяры белән, Фиргавеннең хакимияте Муса галәйһиссәламнең куллары аша юкка чыгарга, ә Бану Исраил кавеме коллыктан котылырга тиеш була.
Аллаһ Тәгаләнең тәкъдире белән, Муса галәйһиссәлам кешеләрне көчсез колларга табынудан кодрәтле Аллаһка гыйбадәткә алып чыгарга тиеш.
Фиргавеннең түрәләре бер-берсе белән киңәшләшеп, Муса галәйһиссәламне үтертергә карар кылалар.
Муса галәйһиссәлам, шәһәрдән куркып кача һәм Раббысына дога белән мөрәҗәгать итә:
– Я Раббым! Мине гаделсез кешеләрдән коткар!

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий