Яңа фикерләр:

postheadericon Муса галәйһиссәлам. 7 нче кисәк

Янәдән Фиргавеннең сараена.
Solaria-3

Муса галәйһиссәламнең әнисе, имезүне тәмамлап, баланы янәдән сарайга илтеп тапшыра.
Ул сарайда принц сыман үсә.
Шуңа күрә Муса галәйһиссәлам патшалар һәм байлар алдында югалып калуның нәрсә икәнлеген белми.
Муса галәйһиссәлам Фиргавен һәм аның гаиләсенең нинди нигъмәтләрдә яшәвен күрә.

Бану Исраил сарайдагылар бәхетле яшәсен өчен золымлылыкта яши.
Фиргавеннең атларын һәм сыерларын ашатсыннар өчен Бану Исраил ачлыктан интегә. Һәм аларга ишәкләргә һәм хайваннарга караган кебек карыйлар.
Авыр хезмәт белән газапланган Муса галәйһиссәламнең кавеме бик начар тормыш кичерә.
Муса галәйһиссәлам үзенең кавеменең нинди золымлылыкта яшәгәннәрен көн саен күрә, ләкин бер сүз дә әйтә алмый.
Ләкин аның йөрәгендә бу нәрсәләр ачу һәм нәфрәт уята.
Алар бөек пәйгамбәрләр нәселе бит! Бану Исраилнең гаебе аларның коптлардан булмавы мени?!!
Һәм аларның Канъяннан килгән булулары гөнаһ мени?!!
Юк! Бу – гөнаһ түгел!
Юк! Бу – гөнаһ түгел!

Ялгышлык.

Муса галәйһиссәлам үсеп җитә, көчле егеткә әверелә. Аллаһ Тәгалә аңа гыйлем һәм хикмәт бирә.
Муса галәйһиссәлам начарлыклар кыла торган кешеләрне күралмый, алар анда бары нәфрәт тудыралар.
Бөтен пәйгамбәрләр кебек үк, ул ярлы, изелгән халыкны яраткан, аларны яклаган.
Бөтенесе күңел ачу белән мәшгуль булганда, ул Фиргавеннең шәһәренә керә. Юлда ул ике ачуланышып торган кешене күрә.
Алардан берсе Бану Исраилдән, икенчесе копт була.
Бану Исраилдән булган кеше, коптка зарланып, Муса галәйһиссәламне ярдәмгә чакыра.
Ачуланган Муса галәйһиссәлам, коптка йодрыгы белән сугып, ялгыш аны үтерә.
Муса галәйһиссәлам коптны үтергәнлегенә бик нык үкенә. Моның шәйтаннар гамәленнән икәнлеген белеп, ул Аллаһка тәүбә итә.
Әлбәттә, тәүбә кылу бөтен пәйгамбәрләргә дә хас.
“Ул: “Бу – шәйтанның гамәленнән. Дөреслектә, ул – хаталануга илтүче ачык дошман”. (Касас сүрәсе, 15 нче аят)
Аллаһ Муса галәйһиссәламнең тәүбәсен кабул итә.
Муса галәйһиссәлам коптны үтерергә теләмәгән иде. Ул көтелмәгәндә, беренче сугу белән үлде.
Муса галәйһиссәлам Аллаһка шөкер итә, Аны мактый:
– Чынлап та, мине Бар Итүче миңа күп нигъмәтләр бирә һәм Ул мине гафу итте. “Раббым! Син миңа рахимлелек кылган өчен, мин беркайчан да гөнаһлылырга ярдәм итмәячәкмен”. (Касас сүрәсе, 17 нче аят)
Муса галәйһиссәлам Фиргавеннең сакчылары аны килеп алып китәрләр дип курыккан. Чөнки алар кырмыскалар кебек бөтен җирдә булганнар һәм бөтенесен дә каргалар кебек күргәннәр.
Сакчылар Фиргавеннең хезмәтчесе булган коптның тәнен табалар. Ләкин күпме генә тырышсалар да, аны кем үтергәнлеген белә алмыйлар. Чөнки бу серне Муса галәйһиссәламнән һәм Бану Исраилдән булган бер кешедән башка беркем белми.
Бу вакыйга турындагы сүзләр бөтен җирдә йөри. Ачуы килгән Фиргавен үтерүчене һичшиксез табарга әмер бирә.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий