Муса галәйһиссәлам. 11 нче кисәк
Муса галәйһиссәламгә бу өйдә бик зур хөрмәт күрсәтәләр. Бу өйсез егеткә улы кебек караганнар.
Бервакыт кызларның берсе әтисе янына килеп, оялып:
– Әтием! Син аны эшкә ал, син эшкә алганнардан көчле һәм ышанычны аклаучы иң яхшысы ул булыр. – ди.
Карт:
– И кызым! Син аның көчле һәм ышанычны аклаучы икәнлеген каян беләсең? – дип сорый.
– Берничә ир күтәрә торган коеның капкачын берүзе күтәргәнен күргәч, мин аның көчле икәнлеген белдем. Ә ышанычлы икәнен мин аны чакырырга баргач, миннән алдан барып, миңа таба бер тапкыр да күтәрелеп карамаганыннан белдем, – ди.
Ялланган хезмәтче көчле һәм ышанычлы булырга тиеш. Чөнки әгәр дә ул зәгыйфь булса, ялчы эшен яхшылап үти алмас иде. Ә ышанычлы булмаса, хыянәте белән хуҗасына зыян китерер иде.
Әтисе дә бу турыда уйлый иде. Ләкин бу сорауга ул акыллы һәм тәҗрибәле ата кебек килде.
Карт үз-үзенә:
– Бу егетне киявем итмәскәме икән? Аннан да лаеклыракны каян табам мин? Аңа тиңнәрне мин бөтен Мәдьяндә дә белмим! Бәлки, Аллаһ Тәгалә аны миңа киявем һәм ярдәмчем итеп җибәргәндер, – ди.
Карт сүзен дәрәҗә, илтифатлылык һәм зирәклек белән башлый:
– Йә Муса! Дөреслектә, мин, син миңа сигез елга эшкә яллану шарты белән, сине үземнең кызым белән никахлаштырырга телим. Ул минем кызым өчен мәхер булыр. Ләкин син һичшиксез сигез ел хезмәт итәргә тиеш. Әгәр дә син бөтен ун елга да калсаң, ул синнән рәхимлелек булыр. Мин сине мәшәкатьләргә теләмим һәм, Аллаһ теләсә, син мине хыянәтсез итеп күрерсең.
Ата кеше, ул өйләнеп кызын алып китсә, ялгыз калырга курка. Ул Муса галәйһиссәлам турында яхшырак белергә тели. Әлбәттә, Аллаһ аңа моңарда бәрәкәт бирер.
Аллаһ Тәгалә Үзе Муса галәйһиссәламне Мәдьянгә китерә һәм шушы изге карт белән очраштыра.
Шушы ярлы егеткә карата Аллаһ карт күңелендә мәхәббәт уята.
Муса галәйһиссәлам:
– Килештек, – ди. Ул картның тәкъдимен кабул итә. Үзенең хакын яклар өчен, ул зирәклек белән:
– Шушы ике вакытның кайсысын гына булса эшләсәм дә, минем белән гаделсез булмасыннар. Аллаһ без сөйләшкәннәрне карап тоучы һәм саклаучы.
Комментарии: |