Яңа фикерләр:

postheadericon Зүл-Кифел галәйһиссәлам

1365793306
Аллаһ Тәгаләнең пәйгамбәре булган Зүл-Кифел үзенең кавемен гаделлек белән хөкем итеп, араларында золымлык кылуны тыя һәм Аллаһ Тәгалә кушканнарын үтәргә боера.

Ул шушы эшләрне гарәпчә итеп әйткәндә “тәкәффүл кыла”, ягъни шушы эшләрне өстенә ала. Шуңа күрә дә аны Зүл-Кифел дип атаганнар.
Аллаһ Тәгалә Коръәндә Зүл-Кифел галәйһиссәлам турында бик сабырлардан булуы турында әйтә. Ә сабырлар турында Аллаһ Тәгалә болай ди (мәгънәсе):
«Хакыйкатьтә, сабырларга хисапсыз әҗерләр бирелер». (Зүмәрә: 10)
Шуңа күрә Раббыбыз Кыямәт көнендә әҗер-савапларга ирештерсен өчен, һәр кеше Аллаһка итагать итүдә, Аның динен таратуда, харамнардан ераклашуда бик зур сабырлык кылырга тиеш.
Аллаһ Зүл-Кифел хакында Коръәндә болай ди (мәгънәсе):
«Һәм Исмәгыйльне вә Идрисне вә Зүл-Кифелне хәтерләгез, боларның барчасы да сабыр итүчеләрдән иде. Без аларны рәхмәтебезгә керттек, чөнки алар чын изгеләрдән иделәр». (Пәйгамбәрләр: 85 — 86)
Аллаһ Тәгалә пәйгамбәрләрне сабырлык белән сыйфатлый һәм алар Раббылары әмер иткән эшләрне тиешлечә, сабырлык белән үтиләр.
Шулай ук, алар изгелек сыйфаты белән сыйфатландылар. Аларның изгелеге сөйләшүләрендә дә, гамәлләрендә дә булган.
Аллаһ Тәгалә тарафыннан булган мактаулар, пәйгамбәрләрнең зур дәрәҗәләргә лаек икәнлеген билгели.
Коръәндә аларны сыйфатлап болай диелә (мәгънәсе):
«Янә Минем колларым Ибраһим, Исхак вә Ягъкупны искә ал, алар гыйбадәттә көчле һәм диндә басыйрәт ияләре иделәр. Дөреслектә, Без аларны гөнаһтан пакь эшләрдә ихлас кылдык, шул сәбәпле алар ахирәт савабына бик каты тырыштылар. Һәм алар Безнең хозурыбызда яхшылыкка гына ихтыяр ителмешләр. Янә Исмәгыйль, Әлясәгъ вә Зүл-Кифелләрне зикер ит, аларның һәркайсы изгеләрдән иде». (Сад: 45 – 48)
Зүл-Кифел Аллаһ каршында булган бурычларын үтәп, кешеләрне иманга һәм туры юлга чакыра.
Аллаһ хозурына киткәнчегә кадәр ул Аллаһ юлында дәгъвәт кыла, барча авырлыкларга да, мәшәкатьләргә дә сабыр итә.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий