Әюп галәйһиссәлам. 2 нче кисәк
Әюп галәйһиссәлам килгән авырлыклардан төшенкелеккә бирелми. Көннәрдән бер көнне, ул Раббысына дога кылып ялвара (мәгънәсе):
«Һәм Әюпне дә хәтерләгез, Ул Раббысына дога кылды:
– Әй Раббым! Мине сырхау вә катылык тотты, Син рәхмәт итүчеләрнең иң рәхимлесе». (Пәйгамбәрләр: 83)
Аллаһ Тәгалә Әюп галәйһиссәламнең догасын кабул итә. Аңа сәламәтлеген һәм бар булган байлыгын икеләтә арттырып бирә.
Бу Әюп галәйһиссәламнең сынауларыннан булган бер күренеш.
Ул бу сынауларга бик озак еллар сабырлык күрсәтә.
Аллаһ аның хәлен җиңеләйткәч, ул Раббысына шөкер кыла һәм кешеләрне бер Аллаһка гына гыйбадәт кылып, Аңа ширек кылудан ераклашырга чакыра. Аларны Җәннәт белән өметләндерә һәм Җәһәннәм белән куркыта.
Ахыргы көннәренә кадәр кешеләрне иманга чакыра.
Әюп галәйһиссәлам кыйссасы турында Аллаһ Тәгалә Коръәндә болай дип әйтә (мәгънәсе):
«Янә колыбыз Әюпне искә ал, Әюп Раббысына дога белән мөрәҗәгать итте:
– Әй Раббым, мине шәйтан авырлык вә каты мәшәкать белән тотты. Әюп күп еллар сырхау булды, һич нәрсәсе калмады, ул һаман сабыр итте, зикердән туктамады.
– Әй Әюп, аягың илә җиргә тип, — дип әйтелде, типкәннән соң салкын чишмә, ә юынырга – кайнар чишмә чыкты.
Кайнар чишмәдә юынды һәм салкын чишмәдән эчте, шунда ук сәламәтләнеп, әүвәлге куәтен тапты. Һәм Без Әюпкә балаларын ике өлеш арттырып бирдек, Бездән аңа рәхмәт булсын өчен вә акыллы кешеләргә вәгазь булсын өчен.
– Әй Әюп, бер уч салам алып хатыныңа сук, Аллаһ исеме белән әйткән антыңны үтәмичә гөнаһлы булып калма.
(Сырхау вакытында үзен караучы хатыны турында хаталык белән уйлады: «Валлаһи, терелсәм сиңа йөз мәртәбә сугармын», — дип ант иткән иде. Шуңа бер уч йөз салам илә сугу, йөз мәртәбә суккан хөкемендә булды).
Без Әюпне бәла-казага вә сырхауга сабыр итүче итеп таптык. Ул Әюп ни хуш бәндә вә ул Аллаһка һәрдаим мөраҗәгать итүче». (Сад: 41 – 44)
Комментарии: |