Яңа фикерләр:

postheadericon Уенчыклар турында шигырьләр

туп“Сүз тыңлаучан булыгыз” (Резеда Вәлиева)

Курчакларым, килегез,

Яңа йортны күрегез.

Менә бусы – ишеге,

Рәхим итеп керегез!

 

Шаулашмагыз, елашмагыз,

Тату гына торыгыз.

Сез бит инде дәү курчаклар,

Сүз тыңлаучан булыгыз.

 

 “Туп, туп , тубыбыз” (Әминә Бикчәнтәева)

Туп, туп, тубыбыз,

Син безнең матурыбыз,

Тишмәбез дә ярмабыз да,

Оста тота кулыбыз.

 

Туп, туп, тубыбыз,

Без акыллы булабыз

Ялгыш кына җиргә төшсәң,

Буялсаң без юарбыз.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий