Туган тел турында шигырьләр
“Туган телем” (Энҗе Мөэминова)
Дөньяда иң-иң матур ил
Ул минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул – минем туган телем.
“Балам!” – диеп туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
“Әнием!” – дип, әнкәемә
Мин туган телдә әйтәм.
Туган телемдә сөйләшеп,
Яшим мин туган илдә.
“Туган ил” дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
“Сөйләшәләр безнеңчә” (Хакимҗан Халиков)
Җирдә нинди илләр юк,
Нинди генә телләр юк.
Һәркем сөйли үзенчә,
Сөйләшәләр безнеңчә.
Эреп китәм май кебек,
Йөзәм тулган ай кебек.
Яктырганнан яктыра.
Күңелдә таң аттыра
Балдан да татлы телем,
Нәфис һәм затлы телем.
«Татар баласы» (Л.Лерон)
Калфак кигән кыз баланың
Багып алчы йөзенә:
Нинди гүзәл татар кызы! –
Күз тимәсен үзенә.
Килешеп тора түбәтәй
Аның күркәм йөзенә:
Нинди матур татар улы! –
Күз тимәсен үзенә.
Үзе тыйнак, үзе горур,
Хак сүз булыр әйткәне.
Яратыр газиз Ватанны,
Сөяр әткәй – әнкәйне.
Дәү булгач та шулай калыр
Татар баласы булып.
Әйтерләр:
– Татар кызы бу!
Диярләр:
– Татар улы!
Энҗе-мәрҗән калфагым (Р.Вәлиева)
Дәү әнием энҗе калфак
Бүләк итте үземә.
Энҗе калфак, үзе ап-ак,
Бик килешә йөземә.
Калфагымның матурлыгын
Һәммәсе дә күрсеннәр:
— Энҗе калфак кигән кыз ул
— Татар кызы,— дисеннәр.
Кушымта: Әй калфагым, калфагым,
Калфаклар кияр чагым.
Их! Калфактан да кадерлерәк
Бүләк булырмы тагын!
Энҗе-мәрҗән калфагыма
Йөрим сөенеп кенә,
Сәхнәләргә чыгып җырлыйм
Калфаклар киеп кенә.
Көзгеләргә күзем салсам,
Хәйран калам үзем дә:
Җем-җем энҗе-мәрҗәннәрнең
Нуры уйный йөземдә.
Кушымта: Әй калфагым, калфагым,
Калфаклар кияр чагым.
Их! Күңелемә ямь бирүче
Нур булды шул калфагым.
***
Татар теле минем туган телем,
Сөйләшүе рәхәт ул телдә.
Шул тел белән көйлим…
Шул тел белән сөйлим
Милләттәшем булган һәркемгә.
***
Татарча да яхшы бел,
Урысча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
Татарчасы – туган тел,
Безгә газиз булган тел.
Атаң – анаң, әби – бабаң
Сине сөя торган тел.
***
Туган тел – иң татлы тел,
Туган тел – иң тәмле тел.
Тәмле дип телең йотма –
Туган телне онытма!
Комментарии: |