Яңа фикерләр:

postheadericon Аллаһның гүзәл исемнәре – 5

567491Аларның Аллаһ Тәгаләнең исемнәрен дөрес аңлаудан читләшүгә тагын бик күп мисаллар бар.

Кайбер кешеләр Аллаһ Тәгаләнең исемнәренең мәгънәсе булмыйча, аларның асылын кире кагалар. Мондый адашкан кешеләр, Аллаһның исемнәрне бары тик сүзләр генә, аларның мәгънәсе юк һәм бернинди сыйфатларны да күрсәтмиләр, диләр.

Мәсәлән, Аллаһны Әс-Сәми‘ (Ишетүче), Әл-Бәсыйрүрүче), Әл-Хәйй (Тере), Әр-Рахимәхимле), Әл-Мутәкәллим (Сөйләшүче), Әл-Мурид (Ихтыяры Булучы) диләр, ләкин шул ук вакытта Аның тере булмыйча, ишетми, күрми, сөйләшә алмый торган, Ул ихтыярсыз, диләр.

Бу – бөек адашудан!

Бу – Шәригатькә дә, гарәп теленең кагыйдәләренә дә туры килми, сәламәт акылга да сыймый.

Үзләренең потларын Аллаһ Тәгаләнең исемнәре белән сыйфатлаган мөшрикләр Аллаһ Тәгаләнең сыйфатларын кире кагып, Аның исемнәрен һәртөрле мәгънәдән мәхрүм иткән бу төркем кешеләр бер-берсенә капма-каршы булып, икесе дә чиктән узганнар. Алар икесе дә адашуда.

Тагын, акыллым, шундый адашу бар – безгә алардан ерак торырга кирәк – Аллаһ Тәгаләнең сыйфатларын Аның мәхлүкләренең сыйфатлары белән тиңләштерү. Әлбәттә, бу кешеләрнең сүзләреннән Аллаһ Тәгалә чиксез ерак!!!

Инде син, дустым, Аллаһ Тәгаләнең беркегә дә һәм бер нәрсәгә дә охшамаганлыгын бик яхшы беләсең! Моны бер вакытта да онытма!

Ә менә бу адашкан кешеләр бу сорауда чын ялгышу белән ялгышканнар.

Алар Аллаһ Тәгаләне кешеләр кебек ишетә, кешеләр кебек күрә, кешеләр кебек рәхимлек күрсәтә, диләр.

Әлбәттә, һичшиксез, бу – зур адашу!

Һичшиксез, бу – зур ялган!!!

Аллаһ Тәгалә беркемгә дә, бернәрсәгә дә тиң түгел!

“Аллаһ Тәгалә” дип әйтәсең, икән, акыллым, онытма: беркайчан да, беркайчан да Аның изге исеменнән соң “кебек” дигән сүзне кулланма!

Аның кебекләр юк! Аның кебекләр була алмый! Беркайчан да! Беркайчан да!

Аның кебек берәү дә юк, Ул да беркем кебек тә түгел!

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий