Яңа фикерләр:

postheadericon Ильяс галәйһиссәлам. 2 нче кисәк

HS092_350AA

Ләкин Аллаһның кешегә булган рәхмәте киң. Ул кешеләргә туры юлны күрсәтүче пәйгамбәрләр җибәрә.
Ул пәйгамбәрләр барча галәмне юктан бар кылучы, хак гыйбадәткә лаек булган Бер Аллаһка гына чакыралар.

Ильяс галәйһиссәлам дә, башка пәйгамбәрләр кебек үк шул адашкан кавемне һидәяткә чакыра башлый.
Ул кавемнең иң мәшһүр, билгеле булган потларының исеме “Бәгел” дип атала торган иде.
Ильяс галәйһиссәлам аларга:
– Сез шул “Бәгел”гә табынып, барча мәхлукларны бар кылган, яшерен һәм ачык нигъмәтләр белән нигъмәтләгән бер Раббыгызга гыйбадәт кылуны ташлыйсызмы? Ул Аллаһ – сезнең һәм ата-бабаларыгызның Раббысы. Сез Аңа чын ышану белән иман китереп миңа иярсәгез, Җәннәткә керерсез, ә инде иман китермичә, Аның кушканнарын үтәмәсәгез вә мине ялганга тотсагыз, Җәһәннәмгә керерсез, — дип кисәтә.
Ләкин Башка пәйгамбәрләр белән булган кебек үк, Ильяс галәйһиссәламне дә кавеме ялганга чыгаралар. Һәм үзләренең куллары белән ясаган потларга табынуны дәвам итеп, бер Аллаһка гына гыйбадәт кылудан баш тарталар.
Ильяс галәйһиссәлам аларны Аллаһның каты газабы киләчәге белән кисәтсә дә, алар аны тыңламыйлар.
Аллаһ Тәгалә Ильяс галәйһиссәламнең кавеменнән иман китермәгәннәргә корылык җибәрә.
Яңгырсызлыктан үләннәр корып бетә, хайваннар үлә, кешеләр ачлыктан интегә.
Алар потларыннан ярдәм сорап файдасын тапмагач, Ильяс галәйһиссәлам янына килеп:
– Әй Ильяс! Раббыңнан безгә яңгыр сора әле, — дип ялыналар.
Ильяс галәйһиссәлам Аллаһтан ярдәм сорый.
Шуннан соң бәрәкәтле яңгыр ява башлый, уңышлар уңа, үләннәр калыга һәм кешеләр яңадан нигъмәткә кайталар.
Әмма адәм баласы үзенең Раббысы биргән нигъмәтләргә тиешлечә шөкер итми.
Ильяс галәйһиссәламнең кавеме дә Раббыларын онытып көферлектә калалар.
Аллаһ Тәгалә аларны бу гамәлләре өчен каты газапка тарттырып һәлак итә.
Коръәндә Ильяс галәйһиссәлам хакында болай диелә (мәгънәсе):
«Вә хакыйкатьтә, Ильяс та Аллаһ тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәрләрдән.
Ул кавеменә:
– Аллаһтан курыкмыйсызмы, Аңа гыйбадәт кылмыйсыз? Сезне вә һәрнәрсәне күркәм сурәттә бар итүче Аллаһны калдырып, “Бәгел” исемле сынга табынасызмы? Ул — Аллаһ, сезнең Раббыгыз һәм сезгә кадәрге бабаларыгызның Раббысы, – ди.
Алар Ильясны ялганга тоттылар, шуңа Кыямәт көнендә газапта булырлар. Бары тик Аллаһның ихласлы коллары утка кермәсләр. Без Ильяска, соңыннан килгәннәрнең телләрендә яхшы сүз калдырдык. Ул сүз Ильяска сәлам булсын димәкләредер. Гөнаһтан сакланып, изге гамәлләр кылучыларга, әнә шулай изгелек итәбез. Дөреслектә, Ильяс Безнең хак мөэмин колларыбыздан иде». (Саффәт: 123 – 132)
Ильяс галәйһиссәлам бер Аллаһка чакырып, Аңа тиешенчә гыйбадәт иткән пәйгамбәрләрдән була.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий