Яңа фикерләр:

postheadericon Әльясәгъ галәйһиссәлам

iTE0NSS9Z
Әльясәгъ галәйһиссәлам Аллаһ тәгаләнең Бәнү Исраил кавеменә Ильястән соң җибәрелгән пәйгамбәрләреннән иде.
Ул Ильяс галәйһиссәламнән соң пәйгамбәр булып килсә дә, Ильяс галәйһиссәламнең сүзләрен тыңлап, бергә Аллаһка гыйбадәт кылып, бер чорда яши.

Ильяс галәйһиссәлам вафат булгач, Әльясәгъ галәйһиссәлам кешеләрне бер Аллаһка гына гыйбадәт кылырга өндәп, алар арасында гаделлек урнаштыра башлый.
Халык аны ярата һәм хөрмәт итә.
Әльясәгъ галәйһиссәламнең күркәм сыйфатларыннан – ул көндезе белән ураза тотып, кичләрен гыйбадәттә булуы.
Аллаһ тәгалә Коръәндә Әльясәгъ галәйһиссәламнең югары дәрәҗәләрдә булуын тасвирлап, болай ди (мәгънәсе):
«Исмәгыйльне, Әльясәгъне, Юнысны һәм Лутны һидәяткә салдык, үз заманаларында бөтен дөнья кешеләреннән аларны дәрәҗәдә артык кылдык». (Әнгам: 86)
Шулай ук, Аллаһ Тәгалә Әльясәгъ галәйһиссәламнең башка кешеләргә караганда, Үзенең сайланган изге бәндәләреннән икәнлеген Коръәндә әйтә (мәгънәсе):
«Янә Исмәгыйль, Әльясәгъ һәм Зүл-Кифелләрне искә ал, аларның һәркайсы Без ихтияр иткән изгеләрдән иде». (Сад: 48)
Әльясәгъ галәйһиссәлам кавемен бер Аллаһка гыйбадәт кылырга чакыра һәм бик зур тырышлык вә сабырлык күрсәтә.
Әльясәгъ галәйһиссәлам үзенә йөкләнгән пәйгамбәрлек вазыйфасын тиешенчә үтәп, бу дөньядан Аллаһның әмере белән китеп бара.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий