Яңа фикерләр:

postheadericon Давыд галәйһиссәлам. 5 нче кисәк

iW8VVG3H0
Көннәрдән бер көнне, Давыд галәйһиссәлам үзенең гыйбадәт йортына гыйбадәт кылырга дип кергәч, аның янына һич көтмәгәндә ике кеше килеп керәләр.

Давыд галәйһиссәлам аларны көтмәгән булганлыктан сискәнеп, куркып кала.
Алар аңа:
– Курыкма, без синең яныңа гадел хөкем итүеңне сорап килдек, — диләр.
Һәм берсе дәвам итеп:
– Әй Давыд, бу минем туганым, аның туксан тугыз сарыгы бар һәм ул минем бердәнбер сарыгымны хаксыз рәвештә, золым кылып алды да, үзенекен йөзгә тутырды, — ди.
Давыд галәйһиссәлам икенчесен тыңлап та тормыйча, беренчесенә:
– Ул синең сарыгыңны алып, сиңа золым кылган», — дип араларын хөкем итә.
Ләкин алар киткәч, Давыд галәйһиссәлам, Раббысы аны сынаганын аңлый һәм шундук Раббысына ялварып гафу сорый, тәүбә итә.
Аллаһ Тәгалә аны гафу итә, чөнки Ул – тәүбәләрне кабул итүче, гафу итүче, Мәрхәмәтле.
Давыд галәйһиссәлам белән булган бу күренешне Аллаһ Тәгалә Коръәндә болай тасвирлый (мәгънәсе):
– Әй Мөхәммәд галәйһиссәлам, сиңа ике дәгъваченең Давыд янына хөкем иттерергә килгән хәбәрләре ирештеме?
Алар килеп гыйбадәт йортының эченә рөхсәтсез үттеләр. Алар Давыд янына кергәч, Давыд галәйһиссәлам бу кешеләр кайдан керделәр дип, куркып калды, алар әйттеләр:
– Син бездән курыкма, без ике дәгъвачы, беребез икенчебезгә золым итмештер, арабызны хаклык белән хөкем ит, безгә золым итмә һәм бу эшебездә безне туры юлга сал!
Аларның берсе әйтте:
– Менә бу иптәшем, диндә минем кардәшемдер, аның туксан тугыз сарыгы бар, минем исә бер генә сарыгым бар, шул бер сарыгыңны миңа бир, дип, минем белән ачуланышты һәм сүзендә мине җиңде, минем ни әйтергә дә хәлем калмады, – ди.
Давыд әйтте:
– Туксан тугыз сарыгы була торып синең бер сарыгыңны сорап, сиңа золым иткән. Уртаклык белән эш кылучылар, әлбәттә, бер-берсенә золым итәрләр, иман китереп, изге гамәлләр кылган мөэминнәр генә золым итмәсләр, ләкин андый кешеләр аздыр.
Давыд, бу икәүнең аны сынар өчен килгәннәрен аңлады, Раббысыннан гафу сорады вә сәҗдәгә китте һәм тәүбә итте.
Ярлыканырга теләгән хатасын гафу иттек вә Кыямәт көнендә Безгә якын булыр һәм аңа күркәм урын бар.
Әй Давыд! Без сине җир өстендә хәлифә кылдык, кешеләр арасында хаклык белән хөкем ит, нәфес һавасынә иярмә, әгәр иярсәң, ул нәфес сине Аллаһ юлыннан адаштырыр. Бит Кыямәт көнне булачак хисапны онытып, Аллаһ Тәгалә юлыннан адашканнарга — каты газап». (Сад: 21 – 26)
Давыд галәйһиссәламнең бик яраткан, Сөләймән исемле улы була. Ул аны намазга, уразага һәм Зәбурда күрсәтелгән башка төрле гыйбадәтләргә өйрәтеп, тәрбияләп үстерә.
Шулай Давыд галәйһиссәлам кешеләр арасында гаделлек таратып, аларны бер Аллаһка гыйбадәт кылырга, яхшылыкка өндәргә һәм начарлыктан тыелырга чакыра.
Күпмедер еллар узып, үзенең өстенә йөкләнгән пәйгамбәрлек вазыйфасын тиешлечә үтәп вафат булганнан соң, бу вазыйфаны Аллаһ тәгалә Сөләймән галәйһиссәламгә, Давыд галәйһиссәламнең улына йөкли.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий