Яңа фикерләр:

postheadericon Аллаһның гүзәл исемнәре – 9

Islamic-islam-32912540-640-480

Аллаһ Тәгаләнең башка исемнәре белән берлектә кулланыла торган исемнәре.

Аллаһ Тәгаләнең гүзәл исемнәре арасында үзләре генә һәм шулай ук башка исемнәре белән берлектә кулланыла торганнары да бар. Шулай ук бары тик башка исемнәре белән бер рәттән генә куллана торган исемнәре дә бар.

Аллаһ Тәгаләнең үзләре генә яисә башка исемнәре белән берлектә куллана торган исемнәре арасында Әл-Кадир (Кодрәтле), Әс-Сами‘ (Ишетүче), Әл-Бәсыйр үрүче), Әл-‘Азиз (Куәтле, Бик Көчле), Әл-Хәким (Хикмәтле, Зирәк) һәм шундый күпчелек исемнәре керә.

Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгать иткәндә әлеге исемнәрне аерым яисә башка исемнәре белән берлектә кулланырга мөмкин.

Мәсәлән, акыллым, син:

“И Кодрәтле! И Рәхимле! И Гафу Итүче! И Хикмәтле!” – дип әйтергә мөмкинсең.

Бу исемнәрнең һәрберсе Аны мактаганда аерым яисә башка исемнәр белән берлектә кулланыла ала.

Ләкин, дустым, Аллаһ Тәгаләнең бер үзе генә кулланылмый торган исемнәре дә бар. Алар үзләренә капма-каршы мәгънәле булган исемнәр белән генә кулланыла. Аларны инде аерым гына кулланырга ярамый. Мәсәлән: Әл-Мәни‘ (Мәхрүм Итүче), Әд-Дарр (Зарар Салучы), Әл-Мунтәким (Үч Алучы). Әгәр дә мәгънәләре белән капма-каршы исемнәре кулланылмаса, Аллаһ Тәгаләне әлеге исемнәре белән атарга ярамый. Әлеге исемнәре белән Аңа мөрәҗәгать иткәндә, Әл-Му‘тыүләкләүче), Ән-Нафи‘ (Файда Китерүче), Әл-‘Афуввәхимлек Күрсәтүче).

Без Аллаһ Тәгаләне Бүләкләүче һәм Мәхрүм Итүче, Зарар Салучы һәм Файда Китерүче, Үч Алучы һәм Рәхимлек Кылучы дип атыйбыз, чөнки, акыллым, мәгънәләре капма-каршы булган вакытта бу исемнәр Аллаһ Тәгаләнең Галәмдә патшалык иткәнлеген күрсәтәләр.

Ул Үзенең чиксез белемнәре белән, хикмәте белән берәүләрне бүләкли, икенчеләрне мәхрүм итә, берәүләргә файда китерә, икенчеләренә зарар сала, кайберәүләргә рәхимлек күрсәтә, кайберәүләрдән җинаятьләре өчен үч ала.

Аллаһ Тәгаләне мактаганда бары тик мәхрүм булулар, зарарлар, үч турында гына искә алсак, дөрес булмас иде.

Бу исемнәр бары тик бер пар булып кына телгә алына һәм бер исем булып чутланыла. Сүзләне аермыйлар, шуңа күрә дә әлеге исемнәр аерым кулланылмый.

Әгәр дә син:

“И Мәхрүм Итүче! И Зарар Салучы! И Үч Алучы!” – дип кенә әйтәсең икән, парларын кулланганчыга кадәр, син Аллаһ Тәгаләгә тиешенчә мактау әйтмәгән булып чыгасың.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий