Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Маша паркта”.

75542_12-3 яшьлек балалар өчен

 

Максатлар:

1. Балаларны зур һәм кечкенә капкалар, озын һәм кыска эскәмияләр төзергә өйрәтү. Юка кәгазьне озынча кул белән өзергә өйрәтү.

2. Тәрбияче белән бергә эшләргә күнектерү. Үзләренең күз алдына китергәнне төзи белү.

3. Үз шәһәребезнең парклары, ял итү урыннарына кызыксыну уяту, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү.

 

Материаллар: өстәл өстендә төзер өчен төзү материаллары; кечкенә курчаклар; түгәрәк формада пластина; юка, зәңгәр төстә кәгазь; компьютерда слайд рәсемнәр; магнитофон.

 

 

Дәрес барышы:

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар.

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Безгә бүген кунаклар килгән, әйдәгез алар белән дә исәнләшик.

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Безнең бүген төзү дәресе. Безгә Маша белән иптәш кызларына ял итер өчен парк төзергә кирәк. Әйдәгез әле башта рәсемнәргә күз салыйк, нинди парклар бар икәнен карыйк.

(Ял итү паркы, фонтанлы парк, аттракцион парк, һәйкәлле парк)

 

Тәрбияче: Ә сезнең әти-әниләр белән нинди паркларда булганыгыз бар?

Балаларның җаваплары.

Тәрбияче: Безгә паркка керер өчен капкалар кирәк. Әйдәгез бергәләшеп тәбәнәк (низкие) капкалар ясыйк. Нинди төстә булырлар икән? Балалар сайлаган төстән төзиләр.

Тәрбияче: Балам, миңа кызыл шакмак бир әле. Рәхмәт. Ә син Кәрим миңа бу кирпечне бир әле? Карагыз, нинди матур капка килеп чыкты.

Тәрбияче: Ә хәзер су сибә торган машиналар кереп йөрер өчен безгә нинди капкалар кирәк?

Балалар: Зур.

Тәрбияче: Бик дөрес. Безгә зур капкалар кирәк. Зур капканы зәңгәр кирпечләрдән төзик.

Балалар ярдәме белән бергә зур капка төзиләр.

 

Тәрбияче: Карагыз әле, нинди матур капкалар килеп чыкты.

Ә хәзер яшел төстәге кирпечтән киртәләр ясыйк, алар агачлар булып та торырлар. Чиратлашып, ипләп төзик.

Тәрбияче: Балалар, ә Маша иптәшләре белән паркта кайда ял итер?

Балалар: Эскәмиядә.

Тәрбияче: Бик дөрес, зәңгәр кирпичләрдән берсен озынны ясыйк, икенчесен кысканы. Азалия, безгә эскәмия төзеп күрсәт әле. Карагыз, нинди матур әскәмияләр килеп чыкты.

Тәрбияче: Ә хәзер ял итеп алыйк.

 

Физкультминутка Е.Железнова җыры “Мы ногами топ-топ-топ”.

 

Тәрбияче: Рәхмәт, балалар, менә ял итеп тә алдык.

Ә хәзер без сезнең белән зур, матур фонтан ясыйбыз. Ул безнең парк үзәгендә булачак. Фонтанлы парк булыр.

Тәрбияче: Ә кайда соң аның суы? Ә суын без бергәләшеп кәгазь битеннән ясыйбыз. Каршыгызда зәңгәр төстә кәгазьләр бар, шуларны кулга алып буйдан-буйга ертабыз.

Тәрбияче матурларын, озыннарын сайлап ала һәм пластилин белән ябыштырып су агымы формасын китереп парк үзәгенә куя.

Курчакларны парк эченә капка аша уздыру. Су сибә торган машиналарны кертеп уздыру.

Тәрбияче: Карагыз әле, нинди матур, гүзәл парк килеп чыкты. Безнең монда нәрсәләр бар?

Балалар: Зур һәм кечкенә капкалар, озын һәм кыска эскәмияләр, киртәләр, фонтан.

Тәрбияче: Без моны бергәләшеп башкарып чыктык. Хәзер Маша белән иптәшләрен дә чакырсак була. Ял итсеннәр бергәләшеп. Төзү дәресе тәмам.

 

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре

 “400 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

НИЗАМОВА ЛӘЙСӘН ДАМИР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий