Яңа фикерләр:

postheadericon 8 нче март бәйрәменә сценарий: “Бәйрәм чәчәге – 2015”

beauty-of-flowerИкенче кечкенәләр төркеме.

 

Катнашалар:

- Алып баручы

- Матрешка

- Кояш

- Матрешкалар – кызлар

- Тычканнар, песиләр, куяннар, аю.

 

Җиһаз:

  • Серле таҗлы чәчәк
  • Кәрзин һәм тасмалар
  • Матрешкалар өчен яулыклар
  • Төсле тасмалар: зәңгәр, яшел, кызыл, сары. 8 кулъяулык һәм 8 тасма.
  • Оркестр: тычкан, песи, куян һәм аю бүрекләре.
  • Музыка кораллары: кыңгыраулар, кашыклар, бубеннар, 2 барабан
  • Кәнфитләр + «кояш” коробкасы

                                                                                                                            

 

Музыка астында балалар бер-бер артлы залга керәләр һәм ярымтүгәрәккә басалар.

 

Алып баручы: Исәнмесез, балалар, кадерле кунаклар!

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый –

Беләбез һәммәбез дә.

Әниләрне, әбиләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз.

Чын күңелдән һәммәгезне

 

Барысы бергә:

Бәйрәм белән котлыйбыз!

 

 1нче бала:

Тышта яз әле

Яңа башлана:

Тамчылар тып-тып

Түбәдән тама.

 

2нче бала:

Сигезенче март бүген

Безнең өйдә зур бәйрәм

Әти чәчәк бүләк итте

Әниемә бер бәйләм.

 

3нче бала:

Көннәр якты булсын өчен әни кирәк,

Ашлар тәмле булсын өчен әни кирәк,

Дөнья якты булсын өчен әни кирәк!

 

4нче бала:

Әни диеп язып куйдым

Яңа яуган ак карга

Таптамагыз, һич ярамый

“Әни” сүзен таптарга.

 

5нче бала:

Кояш ныграк җылыта

Әни ешрак елмая.

Әниебезгә җырласак,

Күңеле шат булачак.

 

Алып баручы: Рәхмәт, балалар, әниләрегезне җыр белән сөендерик әле!

 

«Әнием минем» җыры

 

Алып баручы: Молодцы, балалар, бик матур җырладыгыз! Балалар, ә сез төркемдә дус яшисезме?

Балалар: Әйе!

Алып баручы: Ачуланышмыйсызмы?

Алып баручы: Балалар, әйдәгез әле, әниләребезгә “Ачуланыштык – дуслаштык” биюен күрсәтик.

 

«Ачуланыштык – дуслаштык» биюе.

 

Алып баручы: Яхшы, балалар, булдырдыгыз, урындыкларга утырыгыз!

Бүген бездә кунаклар бик күп һәм кемдер ашыга, ахрысы. Балалар, ныграк

кул чабыйк, безгә кунакка Матрешка килә.

 

Матрёшка керә. Залны әйләнеп чыга һәм уртага баса

Алып баручы: Бу кызның матурлыгына сокланырлык:

Күзләре ялт-йолт итә, инекләре кызара.

Читекләре тыпырдыйлар, бер дә арымыйлар.

Исәнме, Матрешка.

Матрешка: Исәнмесез, балалар, исәнмесез, кунаклар! Мин күңелле һәм матур кыз. Сезнең бәйрәмегез турында да ишеттем, шуңа күрә сезнең әниләрегезгә һәм әбиләрегезгә бүләк алып килдем, алар чәчәк бүләк итүен бик яраталар. Минем бүләгем бик үзенчәлекле: аның бер таҗын өзеп, җыр һәм бию күрсәтергә кирәк булыр.

 

Алып баручы: Әйдәгез әле, әниләргә беренче таҗны өзәргә кушыйк.

 

 Әниләр таҗны өзәләр һәм алып баручыга бирәләр.

 

Алып баручы: Ә безнең таҗыбыз безгә әниләр турында җыр җырларга куша.

 

«ӘНИЛӘР БӘЙРӘМЕ» җыры

 

Алып баручы: Уйнарга вакыт җитте.

 

“Чәчәкнең таҗлары” исемле (4 әни белән) уен.

Балаларга султанчиклар зәңгәр, сары, кызыл һәм яшел төстә өләшәләр,

ә әниләренә шул ук төстәге чәчәкләр бирелә. Музыка астында балалар

йөгерәләр, музыка туктагач, балалар үз төсе янында туктыйлар.

 

Матрешка: Әбиләребезне дә таҗ өзәргә сорыйк. Әйдәгез әле… Бу юлы алар нишләр икән?

 

А.б.: Әбинең кулы җиңел булды, ул үзе өчен котлаулар тартып чыгарды.

 

1нче бала:

Әниемнең әнисе

Әбием була минем.

Әби генә түгел әле,

Ул минем дәү әнием.

 

2нче бала:

Тәмле ашлар пешерә,

Матур гөлләр үстерә,

Өебезнең нуры ул

Барыбыздан да олы ул.

 

Алып баручы: Хөрмәтле әбиләребез, сезнең өчен “Әбиләргә булышабыз” исемле җыр яңгырый.

 

«Әбиләргә булышабыз» җыры

 

Алып баручы: Матрешка, мин дә бер таҗны өзим әле. (А.б. өченче таҗны өзә). Бу таҗ безгә музыкаль оркестр ашыгуын әйтте. Балалар җәнлекләргә әвереләләр, безгә күңел бүләк итәләр.

 

“Тычканнар оркестры”

 

Алып баручы: Молодцы, балалар!

 

Матрешка: Ох, арыдым, балалар, ял итәсем килә, тагын бер таҗны өзик әле.

(Дүртенче таҗны өзә)

Музыка яңгырый. Матрешкалар чыгалар.

 

Матрешка кыз:

Мин шаян матур Матрешка,

Бу – минем сеңелләрем.

Әниләргә һәм әбиләргә

Бию – бүләк булып торсын.

 

«БЕЗ МАТРЕШКАЛАР» биюе

 

Матрешка: Бишенче таҗны яңадан әни өзсен.

 

Алып баручы: Менә нәрсә ди ул безгә: әниләрнең ярдәмчеләре үсеп бара икән. Алар әниләренә тырышып булышалар икән. Балалар, сез әниләрегезгә ничек булышасыз? (Балаларның җаваплары).

Менә безнең … әниләренә кулъяулыклар юарга булышар. Чыгыгыз әле, малайлар!

 

“Кер юу” биюе

 

Алып баручы: Молодцы, чып-чын әниләрнең ярдәмчеләре!

 

Матрешка: Чираттагы таҗны өзәбез һәм кунакны чакырабыз. (Алтынчы таҗны өзәләр). Кунакны каршы алыгыз, ә миңа кайтырга вакыт! Сау булыгыз!

 

Матрешка китә. Музыка яңгырый. Кояш керә.

 

Кояш: Исәнмесез, балалар, сез мине таныдыгызмы?

Мин җылы кояш булам,

Нурларым белән сөям.

Шат күңел һәм елмаю

Сезгә бүләк итәм.

 

Мин сезнең җырлырыгызны һәм биюеләрегезне ишеттем һәм бәйрәмегезгә ашыктым. Мин буш кул белән килмәдем, сезгә кояш нурларын алып килдем. Зур түгәрәккә басыгыз, әни-әбиләрегезне кояш нурлары белән җылытырбыз!

 

“Кечкенә кояш нурлары» биюе (тасмалар белән)

 

Кояш: Молодцы, балалар! Урыннарыгызга утырыгыз!

 

Алып баручы: Кояш, безгә Матрешка чәчәк бүләк итте! Син безгә таҗны өзәргә булышмыйсыңмы?

Кояш: Әлбәттә, булышам! (Җиденче таҗны өзә).

 

Серле музыка яңгырый. Кояш ян-якка борыла. Аннары чәчәккә карый.

 

Кояш: Таҗны мин өзәм һәм бүләкләр өләшәм.

Алып баручы: Балалар, Кояшка рәхмәт әйтик!

Кояш: Балалар, ә миңа кайтырга вакыт! Бәйрәм белән сезне! Сау булыгыз!

 

Кояш китә.

 

Алып баручы: Безнең бәйрәмебез ахырга якынлашты. Бөтенегезгә сәламәтлек, бәхет телибез. Балалар, әни-әбиләрегезне кочаклагыз! Балалар, әбиләрне һәм әниләрне күмәк биюгә чакырыгыз!

 

Бию “Пяточка-носочек”

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “Бәләкәч” 104 нче балалар бакчасы –

баланың үсешен үстерү үзәге”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле музыка җитәкчесе

НИЗАМИЕВА ОЛЕСЯ НИКОЛАЙ КЫЗЫ,

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГОБӘЕВА НАИЛӘ ГАБДУЛЛА КЫЗЫ

 

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий