Яңа фикерләр:

postheadericon Сөләймән галәйһиссәлам. 2 нче кисәк

A Muslim pilgrim prays at the top of Mount Noor in Mecca

Сөләймән галәйһиссәлам шөкер кылучылардан була.
Ә Аллаһ Тәгалә шөкер кылучыларны ярата, ә үзен бар иткән Раббысына тәкәбберлек күрсәткәннәргә ачулана. Шөкер кылучылар турында Аллаһ Тәгалә Коръәндә (мәгънәсе):
«Дәхи Раббыгыз сезгә белдерде: «Әгәр дә сез шөкарана итсәгез, Мин сезгә арттырып бирермен, әгәр дә көферлек кылсагыз, Минем газабым бик каты булачак», – ди. (Ибраһим: 7)

Аллаһның нигъмәтләренә шөкер итүчеләргә Ул тагын да арттырып бирә, ә канәгатьсезлек белдереп, ул нигъмәтләргә көферлек кылучыларны Аллаһ Тәгаләнең каты вә ачы газабы көтә.
Менә бер көнне, Сөләймән галәйһиссәлам үзенең гаскәре белән барганда бер кырмысканы очрата.
Ул кырмыска башка кырмыскалар өчен борчылып:
– Әй кырмыскалар! Йортларыгызга кереп качыгыз, югыйсә Сөләймән үзенең гаскәре белән сезне күрмичә таптап-сытып китәчәк, чөнки без алар каршында кечкенәләрбез, — дип калганнарны кисәтә.
Сөләймән галәйһиссәлам моны ишетеп елмая һәм:
– Әй Раббым, үземә һәм ата-анама биргән нигъмәтләреңә шөкерана кылырга миңа илһам бир, — ди.
Әйе, Сөләймән галәйһиссәлам Раббысы риза булырлык изге гамәлләр кылыр өчен Аннан ярдәм, көч-куәт сорый.
Бу турыда Аллаһ Тәгалә Коръәндә болай ди (мәгънәсе):
«Сәфәрләрендә бер кырмыска чокырына җиткәндә, кырмыскаларның патшасы Сөләймән гаскәрен күреп әйтте:
– Әй кырмаскалар, Сөләймән гаскәре белән килә, тапталырсыз, алар сезнең тапталганыгызны сизмәсләр, өйләрегезгә кереп качыгыз, – дип.
Сөләймән кырмысканың сүзеннән елмаеп көлде һәм әйтте:
– Әй Раббым, үземә һәм ата-анама биргән нигъмәтләреңә шөкер итәргә миңа илһам бир, Син риза була торган изге гамәлләр кылырга ярдәм ит һәм рәхмәтең белән мине изге бәндәләрең арасына керт!». (Нәмел: 18 – 19)
Сөләймән галәйһиссәлам үзенең патшалыгында булган һәркем, һәрнәрсә өчен борчыла. Чөнки ул барча пәйгамбәрләр кебек үк аңа Раббысы йөкләгән һәрнәрсәгә җаваплы була.
Күп кенә патшалар, түрәләр хәкимлек бирелгән кешеләр үзләренең карамагында булган кешеләр һәм башкалар өчен борчылмыйча, бары тик корсакларын, кесәләрен, нәфселәрен генә кайгырта торган булсалар, пәйгамбәрләр һәм Аллаһның изге бәндәләре башкалар турында борчыла торган булалар.
Әгәр дә җәберләнгән яки ашарына-эчәренә булмаганнар барлыгын белсәләр, тизрәк ул кешегәме, җәнлек-хайвангамы, кош-корткамы ярдәм кулы сузырга ашыгалар.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий