Яңа фикерләр:

postheadericon Коръәндәге кешеләр – 2

pLnCF5o6VT4‘Абд Аллах ибн Умм Мактум

Сукыр булучы Абд Аллах ибн Умм Мактум беренче мөселманнардан була.

Көннәрнең берендә ул пәйгамбәребез Мөхәммәд салләЛлаһу галәйһи үәссәлләм янына, ул Коръәнне укысын өчен килә. Ләкин пәйгамбәребез кәфер курайшитларга Коръәнне аңлату белән мәшгуль була. Сукыр Абд Аллахның шулай вакытсыз килүенә пәйгамбәребез салләЛлаһу галәйһи үәссәлләм ризасыз була, кашларын җыера һәм аннан борыла.

Аллаһ Тәгалә пәйгамбәребез салләЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең үз-үзен тотышындагы әлеге хатасына Габәсә сүрәсе белән күрсәтә.

Шул вакыттан башлап, пәйгамбәребез салләЛлаһу галәйһи үәссәлләм Абд Аллаху ибн Умм Мактумга бик зур хөрмәт күрсәтә башлый. Ул аны хәтта Мәдинә шәһәренең халифе дә итеп куя.

Төп фикер. Беркемгә дә дорфалык күрсәтергә ярамый, чөнки Аллаһ Тәгаләгә бу ошамый. Ә югары дәрәҗә яки исем кешене икенче кешедән өстен итми.

Иң мөһим вакыйгалар. Габәсә сүрәсе төшерелә.

Коръәндә: Габәсә 80:1-12.

Кабатлау өчен сораулар. Пәйгамбәребез салләЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең үз-үзен тотышында Аллаһ Тәгалә нинди хатаны күрсәтә?

***

Абраха

Абраха Эфиопия җирендәге христиан хәлфәсе була. Ул Йемен белән безнең эраның VI гасырында идарә итә.

Менә ул Кәгъбәне җимермәкче була һәм Мәккәгә алтмыш мең солдатлы армия һәм филләр белән походка китә.

Шундый зур гаскәргә каршы Мәккә халкы көчсез була һәм Аллаһ Йортын саклый алмыйлар.

Шул вакыт, Аллаһ Тәгалә гаскәр өстенә кошлар төркемен җибәрә. Аларның һәрерсенең томшыгында кечкенә генә ташлар була. Кошлар шуларны, Аллаһ кушуы буенча, Абраханың гаскәренә ыргыталар.

Солдатлар шундук гадәти булмаган авыру белән авырый башлыйлар. Аларның бөтенесе дә, Абраха белән берлектә, үзләренең илләренә уңышсызлык белән кайтканда үлеп бетәләр.

Бу вакыйга пәйгамбәребез Мөхәммәд салләЛлаһу галәйһи үәссәлләм туган елны — 570 нче елны була.

Төп фикер. Үзеңнең көчеңә һәм югары дәрәҗәңә артык ышанып, тәкәббер булырга ярамый.

Иң мөһим вакыйгалар. Мәккә шәһәренә Кәгъбәне җимерү өчен бару.

Коръәндә: Фил сүрәсе 105:1-5.

Кабатлау өчен сораулар. Абраха патшаның Кәгъбәгә һөҗхменнән Кем коткара? Ничек коткара?

***

Әбу Бәкер

Әбу Бәкер пәһгамбәребез салләЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең иң якын сәхәбәсе була.

Ул Мәккәнең тайм кавеменең бай һәм көчле сәүдәгәре була. Ләкин шуңа да карамастан, ул бик мәрхәмәтле була.

Ул пәйгамбәребез салләЛлаһу галәйһи үәссәлләм гаиләсеннән Исламга килгән беренче мөһим кеше була.

Әбу Бәкер Мәккә яшьләрен Ислам дине белән таныштыра һәм бик күп колларны коллыктан азат итә. Алар арасында мәшһүр Биләл ибн Рабах та була.

Үзенең дине аркасында ул курайшитлардан нәфрәт һәм катылык тоя, сәүдәсендә югалтулар очрата.

Әбу Бәкерне кыерсытканнар, аңа катылык күрсәткәннәр. Хәтта ул гыйбадәтне башка мөселманнар кебек качып укырга мәҗбүр булган.

622 нче елда Әбу Бәкер пәйгамбәребез салләЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең Мәккәдән Мәдинәгә күченгәндә, ягъни, һиҗрәт вакытында юлдашчысы була.

Ул пәйгамбәребез салләЛлаһу галәйһи үәссәлләм белән булган бөтен мөһим вакыйгалар вакытында да янәшәсендә була.

Ә аның кызы Гайшә пәйгамбәребез салләЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең хатыны була.

632 нче елны пәйгамбәребез салләЛлаһу галәйһи үәссәлләм вафат булгач, нәкъ менә Әбу Бәкер бөтен халыкны тынычландыра һәм берләштерә.

Ул пәйгамбәребездән соң беренче хәлиф – мөселманнарның әмире була.

Ул хакимлек иткән елларда Ирак белән Сирия халкы да Исламны кабул итә.

Әбу Бәкер Коръәннең хикмәте таралуга мөһим роль уйный.

634 нче елны ул вафат була һәм Мәдинә шәһәренең Пәйгамбәр мәчетендә җирләнелә.

Аның какшамас иманы сәбәпле аны ас-Ситдикъхаклыкны раслаучы, ышанучы дип йөртәләр.

Төп фикер. Әбу Бәкернең тормышы — Исламда камил рәвештә булу үрнәге ул. Анда иман һәм тугрылык кебек мөһим сыйфатлар булган.

Мөһим вакыйгалар. Исламга керү, пәйгамбәребез салләЛлаһу галәйһи үәссәлләм белән һиҗрәт (Мәккәдән Мәдинәгә күченү), пәйгамбәребез салләЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең вафаты, Әбу Бәкернең беренче хәлиф булуы.

Коръәндә Тәүбә 9:40.

Туганлык җепләре. Кияү пәйгамбәребез салләЛлаһу галәйһи үәссәлләм; кызлары — Гаишә, Әсма; улы — Абд Аллах; хатыны — Умм Руман.

Кабатлау өчен сораулар. Әбу Бәкернең пәйгамбәребез салләЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең иң якын һәм иң ышанычлы сәхәбә булуын сөйлә.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий