Зәкәрия һәм Яхъя галәйһиссәламнәр. 3 нче кисәк
Зәкәрия галәйһиссәлам олыгаеп, картая төшкәч, үзеннән соң, бер Аллаһка дәгъвәт кылу туктамасын, дип Раббысына дога кыла.
Белүебезчә, Бану Исраил кавеме бозыклыкка һәм фәсәдкә чумган була. Шуңа күрә дә Зәкәрия галәйһиссәлам үзеннән соң дәгъвәт өчен борчыла.
Догаларны кабул итүче, җавап бирүче, ишетүче һәм белүче Аллаһ Тәгалә Зәкәрия галәйһиссәламнең догасын кабул итә һәм аны Яхъя галәйһиссәлам белән нигъмәтли.
Коръәндә бу турыда болай диелә (мәгънәсе):
«Һәм Зәкәрияне дә хәтерләгез, Раббысына дога кылып әйтте:
– Йә Раббым, мине баласыз ялгыз калдырма, бит Син варисландыручыларның иң хәерлесе!
Аның догасын кабул иттек һәм аңа Яхъяны бирдек. Аның хатыны бала тудырмый торган иде, тудыра торган кылдык. Алар яхшы эшләргә ашыгучы булдылар һәм Безнең хозурыбызда булган савапка кызыгып һәм куркып, дога кылалар иде һәм Бездән даими рәвештә куркучы булдылар». (Пәйгамбәрләр: 89 – 90)
Мәгънәсе: «Кәф-һә-йә-гәйн-сад. (Мәгънәсен фәкать Аллаһ белер).
Түбәндә укылачак аятьләр Раббыңның колы Зәкәриягә, Аның рәхмәтенең бәянедер.
Зәкәрия теләгән нәрсәсен сораганда, Раббысына яшерен тавыш белән әйтте:
– Әй Раббым, минем сөягем зәгыйфьләнде һәм башым ак чәчләр белән тулды вә мин Раббым, Сиңа кылган догамнан кире кайтарылучы булмадым, һәрвакыт догамны кабул иттең. Үлгәнемнән соң калучыларның золым ителүләреннән куркамын, ә минем хатыным бала тудырмый торган булды, Үзеңнең рәхмәтеңнән миңа бер изге бала бир! Ул бала миңа варис булыр һәм Ягъкуп балаларына варис булыр. Йә Раббым! Ул улымны Үз каршыңда разый кыл!
– Әй Зәкәрия, Без сине бер малай белән сөендерәбез, аның исеме Яхъя. Моңарчы андый исем белән һичкем аталмады.
Әйтте Зәкәрия:
– Әй Раббым, ничек минем улым булыр икән? Хатыным кысыр, үзем картлыкның ахыр чигенә җиттем!
Аллаһ әйтте:
– Әйе, эш син әйткәнчәдер, ләкин синең Раббың болай әйтте: карт көнегездә сездән бала китерү Миңа бик җиңел, дөреслектә, Мин сине Яхъядан элек бар иттем, син ул вакытта һич нәрсә түгел идең». (Мәрьям: 1 – 9)
Зәкәрия галәйһиссәламнең бу хәле безгә гаҗәеп булып күренә. Чөнки ул үзе дә һәм аның хатыны да зур яшьтә булалар.
Ләкин Аллаһның кодрәте чиксез! Ул ни теләсә, шул була.
Ибраһим галәйһиссәлам кыйссасыннан белгәнебезчә, Исхакъ галәйһиссәлам дә, әтисе Ибраһим галәйһиссәлам һәм әнисе Сара зур яшьтә булганда дөньяга килә.
Без моңа хак иман белән ышанырга тиеш, чөнки һәрнәрсә Аллаһ теләге буенча (мәгънәсе):
«Аллаһ бер нәрсәнең булуын теләсә, ул нәрсәгә фәкать: «Бар бул!», — дип әйтер һәм ул нәрсә булыр». (Йәсин: 82)
Зәкәрия галәйһиссәлам бу хәбәргә бик тә шатланды һәм:
– Әй Раббым! Минем хәләл җефетем Яхъя белән авырлы булса, миңа шуны белер өчен бер галәмәт бир», — дип сорый.
Зәкәрия галәйһиссәлам Аллаһ Тәгаләдән хәерле яңалыкка тагын да сөенер өчен, үзенә могҗиза күрсәтүен сорый. Әлбәттә, ул Раббысының сүзләренең хак икәнлегендә һичшиксез инанган иде, ләкин Аллаһның рәхмәтен белдерә торган могҗизаларны күреп, күңел сөенә, ә йөрәк тынычлана.
Аллаһ Тәгалә аңа:
– Әгәр синең хатының Яхъя белән авырлы булса, син кешеләр белән өч көн һәм өч төн сөйләшә алмассың, бары тик ишәраләр белән генә аңлашырсың. Шунда син, хатының Яхъяга авырлы икәнен белерсең һәм Мине бөекләп зикер вә тәсбихләр кылырсың, — ди.
Шулай, могҗиза сыйфатыннан Аллаһ аңа кешеләр белән ишарәләп кенә сөйләшеп, Аллаһны зикерләр белән олылаячагын әйтә.
Шулай, күпмедер вакыт узгач, Зәкәрия галәйһиссәлам кешеләрне изгелеккә өндәргә дип чыкса, кинәт кенә сөйләшә алмый башлый, ләкин Аллаһ Тәгаләгә мактаулар әйтә ала. Ягъни аның теле шушы өч көн эчендә Аллаһны мактый ала, ә башка бер нәрсә дә әйтә алмый.
Ул үзенең хатынының Яхъя белән авырлы икәнен аңлап, ул бик нык сөенә, Раббысына күп итеп зикер-тәсбихләр кылырга тотына. Ул Аны зурлап, данлап көннәрен үткәрә.
Комментарии: |