Яңа фикерләр:

postheadericon Сөләймән галәйһиссәлам. 4 нче кисәк

2_html_10f71b20
Шулай итеп, Сөләймән галәйһиссәлам хат яза. Аны ул һүдһүд кошына бирә һәм Йәмән җиренә патшабикә булган Бәлкыйскә әлеге язма белән җибәрә.

Һүдһүд үзенең хуҗасы булган Сөләймән галәйһиссәламне тыңлап, аңа итагать итеп, әмерен үтәргә ашыга – шундук хатны алып ерак юлга чыга.
Һүдһүд Саба шәһәренә килеп җитә һәм патшалыкка керә.
Патшабикәне күреп, аның янына килә һәм Сөләймән галәйһиссәламнән булган хатны аңа тапшыра.
Бәлкыйс хатны алып, укып чыга һәм киңәшләшер өчен вәзирләрен җыя.
Ул алрга хатны укыта.
Аннары алардан ул:
– Миңа нәрсә эшләргә микән? – дип сорый.
Вәзирләре, уйлашканнан соң:
– Әгәр дә син Сөләймәнга каршы сугышырга телисең икән, без әзер, безнең көчебез җитәрлек, ләкин үзең карар кыл, – диләр.
Бәлкыйс акыллы патшабикә була. Бераз уйлаганнан соң, вәзирләренә:
– Без аның ни кадәр көч-куәтле булганнын белмибез. Солтаннар бер урынга сугыш белән керсәләр, җиңелгәннәрнең патшаларын, түрәләрен түбәнсетәләр, кимсетәләр, шуңа да мин аның көч-куәтен белер өчен сезне Сөләймәнгә бүләкләр белән җибәрәм һәм сез анда аның патшалыгының куәтен белеп кайтырсыз, — ди.
Шулай итеп, Бәлкыйс Сөләйман галәйһиссәламгә иң кыйммәтле бүләкләр җыя. Һәм Сөләйман галәйһиссәламнең ни кадәр көч-куәтенең барлыгын белер өчен, илчеләрен аның патшалыгына җибәрә.
Сөләймән галәйһиссәламнең патшалыгы – җир йөзендәге иң бай, иң матур һәм кабатланмас була.
Чөнки Аллаһ Тәгалә Үзенең рәхмәте белән, аның догасын кабул итеп, Үзенең пәйгамбәрен юмартлыгы белән зиннәтле байлыклар белән бүләкли.
Хәтта иң бай патшаларның да андый байлыклары беркайчан да булмаячак.
Бәлкыйснең илчеләре бүләкләр белән Сөләймән галәйһиссәламгә килгәч, аның патшалыгының ни кадәр зур һәм көчле икәнлеген күреп аптырыйлар.
Сөләймән галәйһиссәлам аларга:
– Барыгыз, бүләкләрегезне алып кире китегез, сезнең шатлана торган бүләкләрегезгә караганда Аллаһ Тәгаләнең миңа биргән нигъмәте һичшиксез хәерлерәк. Әллә мин шуларны алып, сезнең көферлектә калуыгызга риза булырмын дип уйлыйсызмы? Юк, сез бик нык ялгышасыз! Кайтып барчасына да җиткерегез, әгәр дә сез миңа мөселман булып килмәсәгез, мин сезгә шундый гаскәр белән килермен, сез аңа каршы тора алмассыз һәм сезнең барыгызны да түбәнсетеп, хур итеп, ул җирдән чыгарырлар, — ди.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий