Яңа фикерләр:

postheadericon Коръәндәге кешеләр – 1

020

Коръән — ул кешеләргә туры юл күрсәтүче һәм ничек яшәргә өйрәтүче китап. Ул – Аллаһ Тәгалә сүзләре.

Ул безне Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылып, Аллаһ риза булырдай яхшы гамәлләр кылырга өйрәтә.

Аннан тыш, Коръәндә Аллаһ Тәгаләнең кешеләргә карата мәрхәмәте турында сөйләүче һәм кешеләрдән Аллаһ нәрсә таләп итүен аңлатучы мавыктыргыч маҗаралар, кызыклы тарих, вәгазьләр, догалар бик күп.

Аллаһ насыйп итсә, без Коръәндә телгә алынган кешеләр һәм халыклар: бөек пәйгамбәрләр, кабиләләр һәм дәүләтләр бар итүче кешеләр, патшалар һәм патшабикәләр турында сөйләрбез.

Аларның беришләре яхшы холыклы һәм Аллаһка табынучылардан булганнар, икенчеләре исә, зарар салучы һәм гөнаһлылар булганнар.

Шушы кыйссалардан чыгып, Аллаһ Тәгалә Коръән аша безне бу дөньяда ничек яшәргә кирәклегенә өйрәтергә тели. Коръәндәге кыйссалар безне хаталардан сакланырга чакыра, туры юлны күрсәтә һәм начар гамәлләр кылырга бирми.

Алга таба, иншә Аллаһ, без Коръәндә искә алынган бөтен кешеләр турында да диярлек язарга тырышырбыз. Язмабыз 5-7 өлештән торачак:

1. Исеме һәм килеп чыгышы.

2. Кыскача биографиясе. Бик кыскалары булачак, озынраклары да. Бу Коръәндә аның турында никадәр җентекләп сөйләнгәненә бәйле. Һәрбер биография – ул безгә дәрес һәм аннан үзебезгә ала алырдай файда. Бу безгә яхшырак мөэминнәр булыр өчен кирәк.

3. Төп фикер. Ул – бөтен кыйссаның асылы. Бу – без әлеге кыйссадан өйрәнергә тиешле нәрсәләр, чыгарасы нәтиҗәләр һәм исебездә калдырырга тиешле файдалар.

4. Иң мөһим вакыйгалар. Бу өлештә кыйссадагы төп хәлләр бирелә.

5. Коръәнгә сылтамалар. Укучыларга, бу хикәя турында тагын да күбрәк белү өчен, Коръәннән туры килердәй өзекне табарга ярдәм итә.

6. Туганлык мөнәсәбәтләре. Бу өлештә, укучыларның хикәягә бәйле булган бөтен кешеләр турында да күзаллаулары булсын өчен, сүз бара торган кешенең туганнары искә алына.

7. Кабатлау өчен сораулар. Кыйссаның мәгънәсен тагын да төшенергә һәм аның бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаганлыгын аңларга ярдәм итә.

‘Абд Аллах ибн Убайй

‘Абд Аллах, ибн Убайй Мәдинә шәһәренең мөшрикләре һәм монфикъларының җитәкчесе була.

Ул мөселманнардан булып кылана, ләкин дөреслектә беркайчан да алар яклы булмый.

Хиҗрәт вакытыннан алып, ул Мөхәммәд салләЛлаһу галәйһи үәссәлләмне күралмый, ләкин моны күрсәтми. Ул Мәдинәнең башлыгы булырга хыяллана, шуңа күрә пәйгамбәребез салләЛлаһу галәйһи үәссәлләмнең арта баручы көче һәм танылуы аның өчен куркыныч яный дип исәпли. Шул сәбәпле, аның бөтен явызлыгы пәйгамбәребезгә һәм мөселманнарга каршы юнәлә.

Мөселманнарга каршы начарлыклар кылырга ‘Абд Аллах ибн Убаййга курайшитларның башлыклары һәм бану надир кебек яһүдиләр кавеме ярдәм итә.

‘Абд Аллах ибн Убаййның бу хянәте Ухуд сугышында мөселманнарның җиңелүенә китерә: соңгы мизгелдә ул һәм аның гаскәреннән өч йөз кеше сугыш кырын ташлап кача.

Шулай ук ул пәйгамбәребезнең хатыны Гаишә турында ялган сүзләр таралуга төп сәбәпче була.

Ләкин ‘Абд Аллаха ибн Убаййның мондый хыянәте һәм явызлыгана карамастан, пәйгамбәребез салляЛлаһу галәйһи үәссәлләм үзенең сәхәбәләренә аны үтерергә рөхсәт итми.

Төп фикер. Хөсетлек һәм хакимлеккә карата артык мәхәббәт явызлык тудыралар.

Икейөзле мөнафикъларга ышанырга ярамый

Иң мөһим вакыйгалар: Ухуд сугышы. Гайшәгә яла.

Коръәндә: Тәүбә 9:84; Нур 24:11-12; Мөнафикълар 63:8.

Кабатлау өчен сораулар: Ни өчен Абд Аллах, ибн Убайй пәйгамбәребез Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһи үәссәлләмне күралмый?

“Коръәндәге кешеләр” китабыннан.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий