Яңа фикерләр:

postheadericon Юныс галәйһиссәлам. 2 нче кисәк

youtube_3c00d99974b54883609dea1873e2df2d
Кавеменең иман китермәгәннәренә Юныс галәйһиссәлам бик тә кайгыра һәм ул үзенең дәгъватенең файдасыз икәнлегенә ышанып, бу җирлектә кирәкмидер дип уйлап, Раббысының әмереннән тыш, икенче җиргә дәгъват кылырга дип, Найнавадан чыгып китә.

Пәйгамбәрләре шәһәрдән чыгып күпмедер вакыт узгач, Аллаһ Тәгалә Найнава халкына газап җибәрә.
Шул вакытта алар Юныс галәйһиссәламнең сүзләре дөрес икәнлегенә ышанып, Аллаһ Тәгаләдән ярлыкау сорый башлыйлар.
Ләкин Аллаһ Тәгаләдән газапны туктатуын сорап дога кылсын дип, Юныс галәйһиссәламне күпме генә эзләсәләр дә, таба алмыйлар.
Күпмедер вакыттан соң Аллаһ Тәгалә аларга җибәргән газапны туктата. Шунда алар пәйгамбәрләре Юныс галәйһиссәлам кайтып аларга динне, туры юлны аңлатыр дигән өметтә калалар.
Ләкин Юныс галәйһиссәлам шәһәрдән чыгып байтак кына узгач, диңгез буена җитеп көймәгә утырып китә.
Көймә диңгез уртасына җиткәч, көчле дулкыннар күтәрелеп көймәне чайката башлый.
Көймәдәге кешеләр алга таба нәрсә эшләргә кирәклеге турында уйлый башлыйлар.
Шунда алардан берсе:
– Көймәнең авырлыгын җиңеләйтергә кирәк, – дип тәкъдим ясый.
Һәм алар бергәләшеп бер карарга киләләр:
– Әгәр дә көймәнең авырлыгын җиңеләйтмәсәк, ягъни көймәдән кемнедер суга ташламасак, барыбыз да батып үләчәкбез! Шуңа күрә шобага салырга кирәк!
Шулай итеп, алар шобага салалар.
Аллаһ Тәгалә теләге белән, суга ташларга тиешле булып Юныс галәйһиссәлам чыга.
Кешеләр аның һәрдаим зикердә булып Аллаһ Тәгаләне зурлаучы бәндә икәнен күргән булалар, шуңа күрә дә Юныс галәйһиссәламне суга ату ярамас дип, икенче тапкыр шобага салалар.
Әмма икенчесендә дә, өченчесендә дә аңарга чыга.
Һәм ничек кенә кылсалар да, аны суга ташламаудан артык чаралары калмый.
Шулай итеп, Юныс галәйһиссәламне диңгез уртасында суга аталар.
Тирә-якта һичкем булмый, һичнинди ярдәмче дә юк аңа.
Шунда, галәмнәр Раббысының кодрәте чагыла.
Аллаһ Тәгалә аңа зур балык җибәрә. Ул балык Юныс галәйһиссәламне йота.
Балыкның карыны киң булып, Юныс галәйһиссәлам анда Раббысын зурлап сәҗдәләр-шөкераналар кыла.
Шунда Юныс галәйһиссәлам үзенең хатасын аңлап ала. Ул Аллаһ Тәгаләнең рөхсәтеннән башка кавемен ташлап киткәне өчен Аллаһтан гафу үтенеп сорый.
Кавеменә киләсе газапны искә алып һәм аларны тагын да иманга чакырырга кирәклеген уйлап, Аллаһтан аны кире кайтаруын сорый. Догаларны кабул итүче Аллаһ Тәгалә Юныс галәйһиссәламнең дә догасын кабул итә.
Бар нәрсәгә дә кодрәтле Аллаһ Юныс галәйһиссәламне балык карыныннан диңгез буена чыгара.
Балык карынында булып, балыкның ашказаны эшкәрткән булганлыктан, Юныс галәйһиссәламнең тәне яралана. Ә Аллаһ Тәгалә аңа ял итәргә һәм даваланырга дип яр буенда киң яфраклы агачны булдырта.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий