Яңа фикерләр:

postheadericon Юныс галәйһиссәлам. 3 нче кисәк

09IJqvoqpck

Күпмедер вакыт узганнан соң, Юныс галәйһиссәлам кавеме янына юнәлә.
Кавеме аны шатланып каршы ала һәм алар үзләренең Аллаһ Тәгаләгә иман китергәннәрен хәбәр иттеләр.

Бу хәбәрне ишеткәч, Юныс галәйһиссәлам әйтеп бетергесез нык сөенә.
Бу вакыйгалар Коръәндә болай тасвирлана (мәгънәсе):
«Юныс галәйһиссәлам кавеменнән башка Һичбер кавемнең дә, газапны күргәч кенә китергән иманнары файда бирмәде. Чөнки Юныс кавеме иман китергәч, алардан дөнья газабын бетердек вә әҗәлләре җиткәнче файдаландырдык». (Юныс: 98)
Мәгънәсе:
«Юнысны да хәтерләгез, ачуланып кавеменнән аерылып китте, ул кавемен ташлап киткән өчен Безнең аңа хөкем булмас дип уйлады. Ул караңгыда яки балык эчендә дога кылып әйтте:
– Йә Аллаһ, Синнән башка һич иләһ юк, бары тик Син генә, Сине һәр кимчелектән пакь дип беләмен, хакыйкатьтә, мин үземә үзем золым итүчеләрдән булдым.
Аның догасын кабул иттек һәм аны кайгысыннан коткардык, әнә шулай мөэминнәрне коткарабыз». (Пәйгамбәрләр: 87 – 88)
Мәгънәсе:
«Вә хакыйкатьтә, Юныс та Безнең җибәргән пәйгамбәрләребездән. Ул иман китермәгән кавемен ташлап, кешеләр белән тулган зур көймәгә керде. Көймә авырлыктан батыр дип, шуңа кемне дә булса суга ташлап көймәне җиңеләйтергә кирәк дип, шобага салдылар. Шобага Юныска чыгып, аны диңгезгә ташладылар. Аны бер зур балык йотты һәм ул үзен-үзе шелтәләде. Әгәр Юныс күп гыйбадәт, тәсбих кылучылардан булмаган булса һәм:
– Һич иләһ юктыр, бары тик Син генә, йә Раббым, мин Сине һәр кимчелектән пакьсең дип беләм, мин, әлбәттә, үземә золым итүчеләрдән булдым, — дип әйтмәсә, әлбәттә, ул балык карынында кешеләр терелеп каберләреннән кубарылган көнгә чаклы торыр иде.
Без аны, берникадәр вакыт балык карынында торганнан соң, авыру булган тәне җәрәхәтләнгән хәлдә, коры һәм һичнәрсә үсми торган җиргә чыгарып ташладык, ягъни Аллаһ әмере белән балык Юнысны су читенә чыгарып куйды.
Һәм аның янында киң яфраклы агач үстердек, ул агач аңа кояштан күләгә булды һәм ул агач янына чебен, черки, кигәвен кебекләр килмәделәр.
Ул шул урында берничә көн торып, Аллаһның рәхмәте белән бик тиз сәламәтләнде.
Без аны йөз меңле яки йөз меңнән артыграк кешеле шәһәргә пәйгамбәр итеп җибәрдек. Һәм бу юлы һәммәсе иман китерделәр вә Без дә аларны билгеләнгән әҗәлләренә чаклы малларыннан файдаландырдык, тыныч яшәттек». (Саффәт: 139 – 148)
Мәгънәсе:
«Раббыңның хөкеменә һәм кәферләрнең каршылык күрсәтүләренә, балык юлдашы Юныс кебек булма. Ул Юныс балык эчендә тарлыкта, эченә кайгы тулган хәлдә Раббысына мөрәҗәгать итте, ялварды. Әгәр, ул Юныска балык эчендә Раббысыннан нигъмәт ирешмәгән булса, әлбәттә, балык эченнән чыгарылып агачсыз вә үләнсез булган кызу сахрага хур ителеп ташланыр иде. Ул Юнысны Раббысы ихтыяр кылды, яңадан вәхи иңдереп пәйгамбәрлеген дәвам иттерде, аны изгеләрдән кылды». (Каләм: 48 – 50)

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий