Яңа фикерләр:

postheadericon Шөгайб галәйһиссәлам. 2 нче кисәк

12447493
Йомшаклык һәм хикмәт белән вәгазьләп, аларны иманга чакыруын дәвам итә.
Ләкин алар аңа даими рәвештә явызлык белән җавап бирәләр.
Коръәндә бу хакта болай диелә (мәгънәсе):
«Әй Шөгайб, син сөйләгән сүзләрнең күбрәген аңламыйбыз һәм арабызда сине бик зәгыйфь күрәбез, әгәр синең нәсел туганнарың (кабиләң) булмаса иде, без сине ташлар белән бәреп үтерер идек һәм син безгә алай бик кадерле-газиз кеше түгелсең», — диделәр». (Һуд: 91)

Шөгайб галәйһиссәлам бу сүзләрне җиңеллек белән кабул итә, чөнки аларны адаштыручы — шәйтан, икәнлеген ул яхшы белә.
Шуңа да сабырлык белән дәгъватен дәвам итә ул.
Һаман аларны изгелекккә өнди, гөнаһлы эшләрдән тыя һәм:
– Әй кавемем, минем нәсел туганнарымнан куркасыз, ә сезне һәм сез курыккан бәндәләрне юктан бар иткән Аллаһтан курыкмыйсызмы? — ди.
Ләкин кавеме тәкәбберләнә, аның сүзләрен инкяр итүләрен дәвам итә. Ниһаять, аларның беркайчан да тыңламаячакларына ышанып, Шөгайб галәйһиссәлам дога кыла (мәгънәсе):
«Әй Раббыбыз! Безнең белән кавемебез арасында булган хәлне хаклык белән хөкем ит! Син, әлбәттә, эшне ачыклаучыларның хәерлесе». (Әгъраф: 89)
Аллаһ Тәгалә Шөгайб галәйһиссәламнең догасын кабул итә.
Пәйгамбәрне инкяр итеп, аннан көлгән кәферләргә вәгъдә ителгән газап килә.
Ул газап, бик каты һәм ачы газап була.
Куркыныч, каты җир тетрәүдән кәферләрнең җаннары чыга һәм алар йортларында үләксә кебек катып калалар.
Күктән таш ява.
Кәферләр яшәгән әлеге шәһәр тулысы белән җимерелеп, хәрәкәтсез булып кала.
Аллаһ Тәгалә Шөгайб галәйһиссәламне һәм аның белән иман китергән мөэминнәрне Үзенең чиксез кодрәте белән саклап кала.
Аллаһ Тәгалә Коръәндә Шөгайб галәйһиссәлам кыйссасы турында болай ди (мәгънәсе):
«Вә Мәдйан шәһәренә кардәшләре Шөгайбне пәйгамбәр итеп җибәрдек. Кавеменә әйтте: «Әй кавемем, фәкать Аллаһка гына гыйбадәт кылыгыз! Аллаһтан башка сезнең иләһегез юк. Дөреслектә, сезгә Аллаһтан ачык могҗизалар килде, үлчәүләрегездә тигезлек кылыгыз, кешеләргә нәрсә сатканда да ким үлчәмәгез вә Аллаһ расүлләр җибәреп, җир өстендә төзеклек кылганы соңында, сез анда бозыклыклар кылмагыз! Әгәр хак сүзгә ышанучылардан булсагыз, бу хөкемнәр сезнең өчен хәерле. Мөэминнәрне куркытып, Аллаһ юлыннан туктатыр өчен һәм Аллаһка ышанган кешеләрне Аның юлыннан барырга ирек бирмәс өчен һәм Ислам динен үзгәртеп бозар өчен, һәрбер юл өстендә утырмагыз һәм Аллаһның сезгә биргән нигъмәтен, ярдәмен хәтерләгез! Моңа кадәр сез аз идегез, Аллаһ сезне күбәйтте, игътибар белән карагыз! Аллаһка һәм расүлгә карышып бозыклык кылучыларның ахыры ничек булды?” (Әгъраф: 85 – 86)

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий