Яңа фикерләр:

postheadericon Муса галәйһиссәлам. 13 нче кисәк

Фиргавендә.
Yousuf3

Муса галәйһиссәлам һәм Һәрун Фиргавенгә киләләр.
Түрәләр каршында торып, аны хакыйкатькә чакыралар.
Муса галәйһиссәламнең мондый батырлыгын күреп, Фиргавеннең ачуы чыга һәм ул тәкәбберлек белән:
– Эй, син! Син мине акылга өйрәтергә кем булдың әле?! Син без елгадан табып алган сабый түгелме соң?! – ди. – Без сине кечкенә чагыннан үзебезнең яныбызда тәрбияләмәдек мени?! Син күп еллар үзеңнең гомереңне бездә үткәрмәдең мени? Син кылган гамәлеңне кылмадың мени?! Дөреслектә, син – рәхмәтсезләрдән берсе!

Муса галәйһиссәламнең ачуы килми.
Муса галәйһиссәлам ялганламый.
Муса галәйһиссәлам бер нәрсәне дә кире какмый.
Муса галәйһиссәлам гафу үтенми һәм сәбәпләр эзләми.
Муса галәйһиссәлам курыкмыйча, ачык итеп, мәһабәт басып:
– Мин аны адашканнардан булган вакытта кылдым. Мин сездән курыккан вакытта качтым, ләкин минем Раббым миңа хакимият – пәйгамбәрдек һәм гыйлем бирде.
Муса галәйһиссәлам үзенең сүзләрен дәвам итеп:
– Йә Фиргавен! Син мине уллыкка алганың өчен миннән рәхмәт таләп итәсең. Ләкин мин синең кулыңа ничек килеп эләккәнемне уйлап кара әле! Әгәр дә син сабый балаларны үтертергә кушмаган булсаң, минем анам мине Нилга ташламаган булыр иде һәм мин дә синең кулыңа эләкмәгән булыр идем! Синең бөтен явызлыкларың, золымнарың белән чагыштырганда, миңа карата кылган рахимлегең ни тора соң?! Син минем кавемемә ишәкләр һәм хайваннарга караган кебек карадың! Син аларны этләрне куган сыман кудың һәм түбәнсеттең! Син аларга карата мәрхәмәтсез булдың! Һәм синең шул кавемнең бер баласын каравың нәрсә тора соң?!! Аннары син моны үзең дә белмичә эшләдең! Ә синең рәхимлек кылуың белән битәрләвең Бану Исраил кавемен коллыкка төшерүдә.

Аллаһка чакыру.

Фиргавен Муса галәйһиссәламнең хак булган сүзләренә каршы әйтер нәрсә тапмый. Ләкин бәхәстә өстен булырга теләп:
– Ә нәрсә ул галәмнәрнең Раббысы? – дип сорый.
Муса галәйһиссәлам әйтә:
– Күкләр, җир һәм шулар арасында булган бөтен нәрсәнең Раббысы, әгәр дә сез ышансагыз.
Җавапны ишетеп, Фиргавеннең ачуы килә һәм ул кешеләрне котырта башлый. Ул үзенең янәшәсендәге кешеләргә:
– Сез моны ишетәсезме?
Ләкин Муса галәйһиссәлам икенче кискен каршылыкны әйтә:
– Сезнең Раббыгыз һәм сезнең аталарыгызның Раббысы.
Фиргавеннең тагын да катырак ачуы килә һәм ул, түзмичә:
– Дөреслектә, сезгә җибәрелгән илче ниндидер юләр! – ди.
Муса галәйһиссәлам һаман дәвам итә:
– Көнчыгыш һәм Көнбатыш һәм алар арасындагы бөтен нәрсәнең Раббысы, әгәр дә сез уйлансагыз.
Фиргавен Муса галәйһиссәламне үзенең ачуын китергән бу сүзләрдән бүлдермәкче булып, кешеләрне аңа каршы котырта:
– Ә беренче буыннар белән нәрсә булыр?
Фиргавен: “Әгәр дә Муса беренче буыннар дөрес юлда булганнар, дисә, мин – алар да потларга табынганнар, диярмен, – дип уйлый. – Ә әгәр дә алар адашкан җәһилләр булган, дисә, кешеләрнең ачуы киләчәк һәм алар үзләренең аталарын Муса мыскыл итеп, рәнҗетә диярләр”.
Ләкин Муса галәйһиссәлам Фиргавеннән акыллырак була. Аны Бар Итүче аңа гыйлем һәм хикмәт бирә. Ул әйтә:
– Моның турындагы белемнәр минем Раббымда. Минем Раббым ялгышмый һәм онытмый!
Шуннан соң Муса галәйһиссәлам Фиргавен курыккан нәрсәләрне сөйли башлый:
– Минем Раббым ялгышмый һәм онытмый. Ул җирне сезгә бишек итте, анда сезгә юллар салды һәм күктән су җибәрде.
Аптыраган Фиргавен, нәрсә дип тә җавап бирергә белмичә, кешеләрне Муса галәйһиссәламгә каршы ачуландырып бу хәлдән чыкмакчы була:
– Әгәр дә син миннән башка берәр иләһкә гыйбадәт кылсаң, мин сине зинданга тыгармын!

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий