Яңа фикерләр:

postheadericon Муса галәйһиссәлам. 14 нче кисәк

Муса галәйһиссәламнең могҗизалары.
9d0b13be4cd75cfd397faf6ab69f8fccc716ce7f_preview

Фиргавен Муса галәйһиссәламгә үзенең ачуын яудыргач, Муса галәйһиссәлам Аллаһның могҗизасын күрсәтмәкче була.
– Ә әгәр дә мин сезгә бер ачык нәрсә күрсәтсәм?
Фиргавен әйтә:
– Соң күрсәт безгә шуны! Әгәр дә син дөресен сөйләүчеләрдән булсаң.
Муса галәйһиссәлам үзенең таягын ташлый һәм тегесе еланга әверелә. Ул үзенең кулын чыгара, һәм ул караучыларга ак булып күренә.
Шуннан соң Фиргавен тагын бер аклану уйлап таба. Ул үзенең якын түрәләренә:
– Дөреслектә, ул белүче сихерче! – ди.

Якын түрәләре аны куәтлиләр, алар:
– Дөреслектә, бу – ачык сихер! – диләр.
Муса галәйһиссәлам әйтә:
– Сезгә хакыйкать килгәч, сез “Сихерме бу?” – дисезме? Дөреслектә, сихерчеләр уңышсызлыкта булачаклар!
Фиргавен һәм түрәләр:
– Син безне, сезнең икегезгә җирдә бөеклек эләксен өчен, аталарыбыз барган юлдан тайпылдырмакчы булып килдеңме? – диләр. – Без сезгә ышанмаячакбыз!
Фиргавен Муса галәйһиссәламгә каршы халыкны тагын да котыртмакчы була:
– Ул үзенең сихере белән сезне илегездән кумакчы. Нәрсә эшләргә кушарсыз? – ди.
Шул вакыт кешеләр Фиргавенгә киңәшләр бирә башлыйлар:
– Син илнең иң яхшы сихерчеләрен җый. Алар Мусаны сихерләре белән җиңсеннәр.
Шулай итеп, хәбәр таратучылар бөтен Мисыр буенча таралалар:
– Игътибар! Һәрбер сихерче Фиргавеннең сарае янына килсен!
Илнең төрле почмакларыннан сихерчеләр җыелалар.
Зиннәт дип аталган бәйрәм көнне вәгъдә ителгән вакыт җитә.
Кешеләргә:
– Сез җыелдыгызмы? Әгәр дә алар җиңсәләр, бәлки, безгә сихерчеләргә иярергә туры килер, – диләр.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий