Яңа фикерләр:

postheadericon Шөгайб галәйһиссәлам. 4 нче кисәк

mota_ru_9110905-crop
“Шөгайб әйтте:
– Әй кавемем, минем кабиләм сезгә Аллаһка караганда якынракмы әллә? Аның әмерләрен артыгызга куясыз. Дөреслектә, минем Раббым сез кылган эшләрне белүче һәм чолгап алучы. Әй кавемем, сез үзегезнең бозык эшләрегезне кылыгыз! Әлбәттә, мин үз гамәлемне кылырмын һәм кем ялганчы һәм кемгә рисвай кылучы газап килгәнен тиздән белерсез. Көтегез Аллаһ газабын! Мин дә сезнең белән бер рәттән сезгә килә торган газапны көтүчемен.

Газап килергә әмеребез булгач, Шөгайбны һәм аңа ияргән мөэминнәрне Үзебезнең рәхмәтебез белән газаптан коткардык. Әмма залим кәферләргә котычкыч куркыныч тавыш иреште һәм алар өйләре эчендә ябышып каттылар. Әйтерсең дә алар өйләрендә һич тормадылар. Сәмүд кавеменә Аллаһның рәхмәтеннән ераклык булган кебек, Мәдйән халкына да Аллаһның рәхмәтеннән ераклык булучы”. (Һуд: 84 – 95)
«Хиҗер» сүрәсендә (мәгънәсе): «Дәхи Шөгайб галәйһиссәлам җибәрелгән Әйкә шәһәре халкы да залим булдылар. Һәм аларга да газап иңдереп, үчебезне алдык, боларның да һәлак булган шәһәре юл өстендә күренеп тора». (Хиҗер: 78 – 79)
«Шүгарә» сүрәсендә (мәгънәсе): «Әйкә кавеме пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар. Шөгайб пәйгамбәр аларга әйтте:
– Әллә Аллаһтан курыкмыйсызмы, Аңардан башкага гыйбадәт кыласыз. Мин сезгә хак пәйгамбәрмен, миннән зарар һәм хыянәт күрүдән иминсез. Аллаһтан куркыгыз, Аңа каршы барудан сакланыгыз һәм минем әмерләремә итагать итегез! Ислам шәригатен өйрәткәнем өчен сездән хак сорамыйм, минем гамәлемнең әҗере — галәмнәрне тәрбияләүче Аллаһ хозурында. Алыш-биреш эшләрендә үлчәүләрегезне үлчәгәндә яхшылап үлчәп бетерегез, кеше зарарына ким үлчәүчеләрдән булмагыз. Үлчәгәндә тигез, дөрес үлчәүләр белән үлчәгез. Үлчәгәндә хыянәт итеп кеше хакына кермәгез вә фәсәд, золым эшләрен кылмагыз, явызлыкны җир өстенә таратмагыз. Сезне һәм сезгә кадәрге кешеләрне бар итүче Аллаһтан куркыгыз!
Мөшрикләр әйттеләр:
– Син фәкать ничә кат сихерләнеп, саташкан кешеләрдәнсең. Син һичкем түгел, безнең кебек бер кешесең, без сине ялганчылардансың дип уйлыйбыз. Әгәр син хак пәйгамбәр булсаң, безгә күктән газап иңдер!
Шөгайб әйтте:
– Аллаһ, сезнең Аңа каршы эшләгән эшләрегезне белә, тиешле җәзасын бирер.
Һәм алар пәйгамбәрне ялганчыларга чыгардылар.
Аллаһ аларга бик каты эсселек җибәрде, соңра алар өстенә бер болыт җибәрде, алар эсселектән качып болыт астына җыелдылар, аннары шул болыттан ут явып һәммәсен һәлак итте. Бу газап — олуг көннең газабы. Бу кавемнең һәлак булуында да гыйбрәт бар, аларның күбрәге ышанучы булмадылар. Дөреслектә, синең Раббың, дошманнарыннан газап белән үч алучы һәм дусларына рәхмәт итүче». (Шүгарә: 176 – 191)

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий