Конспект: “Туган ягым чишмәләре”
Уртанчылар төркемендә үткәрелгән өзлексез белем бирү эшчәнлеге
Максат:
Чишмәләр белән таныштыру, аларның кайда, ничек килеп чыгуларын аңлату. Чишмәләрнең табигый байлык икәнлеген, изге җир булуын балаларга төшендерү.
Табигатькә сакчыл караш, өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.
Балаларда күңел күтәренкелеге булдыру.
Халык-авыз иҗатына кызыксыну уяту.
Белем бирү өлкәләре: “Танып-белү”, “Музыка”, “Хезмәт”, “Матур әдәбият уку”, “Аралашу”, “Куркынычсызлык”.
Планлаштырылган нәтиҗәләр: яшьтәшләре һәм педагог белән актив аралашу, чишмәләр турында беренчел мәгълүматны кабул итү, татар халык уеннарын мөстәкыйль оештыра белү.
Җиһазлау: интерактив такта, чишмә макеты, стаканнар, “чүпләр” (кәгазьләр, буш савытлар), мендәр, тукран уенчыгы.
Алдан эшләнгән эш: шигырьләр, уеннар өйрәнү, су һәм аның әһәмияте турында әңгәмә үткәрү.
Эшчәнлек барышы
Тәрбияче. Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм. Исе юк,төсе юк,аннан башка тормыш юк. Нәрсә ул? (Су). Бик дөрес. Ә су безгә ни өчен кирәк?
Балалар: Эчәр өчен, юыныр өчен.
Тәрбияче. Әйе, бик дөрес. Ә суны без кайдан алабыз. (Краннан, кибеттән). Ә иң чиста, тәмле суны, балалар, без чишмәләрдән алабыз. Мөгаен, күбегезнең әти-әниләре суны чишмәдән алып кайта торгандыр. Чишмә – ул, балалар, җир астыннан агып чыгучы чиста, тәмле, салкын су. Әйдәгез хәзер чишмәләр белән танышыйк. (Балалар интерактив такта янына киләләр). Балалар, без нинди шәһәрдә яшибез? (Әлмәт – нефетьчеләр шәһәрендә). (Слайд карау).
1нче слайд. Челтер- челтер чишмә ага
Һич тә тыймалы түгел.
Ә сулары шундый йомшак
Эчеп туймалы түгел.
Без барабыз чишмәбезнең
Салкын суын эчәргә.
Эчкәндә үзеннән-үзе
Баш иелә чишмәгә.
Менә шундый матур шигырь язган чишмәләр турында яраткан шагыйребез Р. Миңнуллин.
2нче слайд. Чишмәләр җир астыннан агып чыгалар.
3нче слайд. Ә кешеләр су алырга уңайлы булсын өчен аңа торбалар, улаклар куялар.
4нче слайд. Чишмә буенда кызларыбыз әйлән-бәйлән уйныйлар.
5нче слайд. Һәр чишмәнең исеме була. Бу Зәкәрия чишмәсенә чыга торган басма. Карагыз әле, балалар, нинди матурлык.
6 нче слайд. Чишмәгә төшү өчен баскыч ясаганнар.
7нче слайд. Чишмәнең тирә яны нинди матур, таштан сукмак салынган.
8 слайд. Тагын бер чишмә. Бу чишмәне ясауга күпме көч киткән, балалар. Таштан ничек матур итеп ясаганнар.
9-10нчы слайд. Бу чишмә “Тегермән шарлавыгы” дип атала. Ул бик көчле ага һәм аны тегермәнгә охшатып ясаганнар.
11нче слайд. Менә шундый кечкенә чишмәләрдән зур елгалар, күлләр барлыкка килә. Баларлар, карагыз әле күпме чишмәләрне ясаганнар безнең нефтьчеләребез. Бик зур рәхмәт инде аларга. Ә без чишмәләрне карап, чистартып торырбыз, әйе бит, балалар.
Бүген мин сезне бик матур урман аланына чакырам. Анда бик тәмле сулы, шифалы чишмә бар. Безнең барасы җиребез бик ерак, юлыбызда каршылыклар да очрар. Озын юл үткәч сезнең эчәсегез дә килер, шуңа күрә үзебез белән стаканнар да алырбыз. Сез әзерме? Кузгалдык. (Йөреп барабыз).
Каршыбызда елга, аның аша тар гына басма салынган. Басма аша егылмыйча чыгарга кирәк. Алга таба барабыз. Каршыбызда чокырлар, алар аша сикереп чыгарга кирәк. Алга таба барабыз. Яңгырдан соң күлләвекләр җыелган, бер таштан икенчесенә сикереп чыгарга кирәк. Алга таба барабыз, менә килеп тә җиттек. (Пәрдә ачыла, анда агачлар, бөтен җирдә чүпләр таралып ята, “чишмә”, агачта тукран “утыра”).
Тәрбияче. Балалар, монда нәрсәдер булган. Карагыз әле, агач башында тукран утыра, сорыйк әле аңардан, монда нәрсә булды икән.
Тук,тук, тукран,
Тукылдатып утырам.
Агачтагы кортларның
Барсын чүпләп бетерәм.
Тәрбияче. Тукран, әйтче монда ни булды?
Тукран (магнитофон язмасында): “Бездә бәла. Тәртипсез балалар килделәр, чишмә тирәсенә чүпләр аттылар, чишмәне ташлар белән буып куйдылар. Чишмәбез ага алмый, чәчәкләр, үләннәр шиңделәр. Ярдәм итегез.”
Тәрбияче. Рәхмәт, тукран. Балалар, карагыз әле, монда нәрсә булган? (Балалар җавабы). Әйдәгез чишмәгә ярдәм итик. (Чүпләрен җыялар,ташларын алалар, чишмә чылтырап аккан тавыш ишетелә). Менә безнең чишмәбез терелде, чишмә буе нинди матурланып, ямьләнеп китте. Балалар, чишмә буенда ял иткәч анда чүпләркалдырырга ярыймы? (Балалар җавабы). Дөрес,чишмә буйларна чүпләр ташланса, ул пычрана, корый. Аның суы агып төшә торган инешләр, елгалар да корый. Су булмагач кошлар да оя кормый, табигать үлә. Карагыз, балалар, ял итәр өчен нинди матур эскәмияләр куйганнар, әйдәгез утырып ял итик.
Тәрбияче. Кеше сузыз яши алмый. Су – тормыш чыганагы. Шуңа күрә кешеләр чишмәләрне матурлый, бизи, алар янына матур сөлгеләр эләләр, чүмечләр куялар. Әйдәгез без дә чишмә суы белән сыйланыйк. (Су эчәләр). Эшләдек тә, тәмле су белән сыйландык та, уйнап алыйк.
*Уен “Без,без идек”.
Без, без, без идек
Бер тактага тезелдек.
Келәткә кердек бал каптык,
Базга төштек май каптык,
Авызыңны ач та йом. (Уен вакытында көлгән, сөйләшкән кешегә “җәза” бирелә. Беренче тапкыр “Әпипә” көенә биетәбез, икенче тапкыр җырлатабыз – бергәләп “Яңгыр” җырын башкарабыз)
Балалар, без бит чишмә турында шигырьләр дә беләбез, әйдәгез сөйлик әле.
“Чишмә” Әһзәр Габиди.
Тау астыннан чишмә ага
Челтер дә челтер,
Аның җырыннан да җирдә
Матур җыр юктыр.
Ярга тулып акмаса да,
Чиста, саф сулы:
Эсседә дә салкын суы
Баса сусауны.
“Чишмә” Ә. Исхак.
Челтер-челтер чишмә ага,
Көмеш төсле сулары.
Су өстендә җем-җем итә
Көннең алтын нурлары.
–Тау астында чишмәбез,
Су алырга төшәбез.
Татлы суын без аның
Бик яратып эчәбез.
Безнең чишмә борыла-борыла
Зур инешкә коела.
Идел суы шундый бик күп
Чишмәләрдән җыела.
“Көмеш чишмә” Д. Гарифуллин.
Челтер-челтер көмеш чишмә
Яр астыннан агадыр.
Әби көн дә тәмле чәйгә
Суны шуннан аладыр.
Ишектән әби керә: Исәнмесез, балакайларым. Менә чишмәгә суга килгән идем дә сезнең тавышыгызны ишетеп, яныгызга килергә булдым.
Тәрбияче. Әйдә, әби, рәхим ит. Без бүген чишмәләр турында сөйләшәбез.
Әби. И, шулаймени. Чишмә суы бик тәмле шул ул. Менә үзем дә эчә алмыйм шул краннан аккан суны. Бик авыр булса да чәйгә дигән суны чишмәдән алып кайтам. Чишмә суы, балакайларым, элек тә, хәзер дә бик кадерле сыйлардан санала. Кунак килсә чишмә суыннан чәй кайнатабыз, “суыбыз бик тәмле” дип чын күңелдән горурланып кунакларны сыйлыйбыз.
Тәрбияче. Әйе шул,әби. Хәзер чишмәләр янында бик күңелле. Менә безнең Әлмәтебез нефтьчеләре дә чишмәләрне төзекләндерүгә бик зур көч куйдылар. Юллар ясадылар, улакларын алыштырдылар, ял итүчеләргә дә, су алучыларга да бөтен уңайлыклар тудырылган.
Әби. Балалар, ә сез беләсезме чишмәләр кайдан килә.
Балалар. Җир астыннан.
Әби. Әйе, дөрес. Чишмә суы җир астыннан агып чыга. Һәр чишмәнең исеме була. Аны каян чыкканына, кем карап торганына карап исемлиләр. Бәлки сез дә зур үскәч, берәр чишмә табарсыз һәм ул чишмәне сезнең исемегез белән атап йөртерләр. Без яшь чакта чишмә буйларына төшеп уйный, җырлый, күңел ача идек. Әйдәгез сезнең белән дә уйнап алыйк әле.
Әби. Башта санамыш белән уенны алып баручыны билгелик. (Бер бала санамыш әйтә)
Җыелганнар кошкайлар,
Безнең нәни дускайлар.
Песнәк, чәүкә, саескан,
Күгәрчен артка поскан.
Син, карга, син, чыпчык,
Тәрәзәдән очып чык.
* “Зәңгәр чәчәк” уены.
Юл читендә зәңгәр чәчәк
Якты нурлар тарата.
Безнең кызлар һәм малайлар
Зәңгәр чәчәк ярата.
Якын дуслар арасыннан
Берсен сайлап ал әле.
Тезләреңә ипле булыр-
Мендәреңне сал әле.
Тәрбияче. Бик күңелле уен булды бу, әби, рәхмәт сиңа.
Әби. Бик күңелле уйнадык, үземне яшьлегемә кайткан кебек хис иттем. Балалар, ә сез чишмә турында нинди мәкаль-әйтемнәр беләсез?
Суын эчкәндә – чишмәсен онытма.
Суның кадере – чишмә корыгач.
Тәрбияче. Әйе, нәкъ шулай шул. Шуңа күрә табигатебезне сакларга, чишмәләрне карап чистартып торырга кирәк. Балалар, без бүген нәрсә белән таныштык? Чишмә суы нинди була? Сезгә чишмә буе ошадымы? Чишмәне пычратмыйк, аларны саклыйк. Шул вакытта гына безнең табигатебез яшәр, чиста суыбыз булыр.
Алып баручы: Ә хәзер әбине дә үзебезгә кунакка чакырыйк, төркемгә кайтып тәмле чишмә суы белән чәй эчик.
Татарстан Республикасы
Әлмәт шәһәре
“51 нче катнаш төрдәге “Салават күпере” балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
тәрбиячеләре
СӘГЪДИЕВА ГӨЛСИНӘ СӘГЫЙДУЛЛА КЫЗЫ,
ЮСУПОВА АЙСЛУ САЛИХЬЯН КЫЗЫ
Комментарии: |