Гыйсә галәйһиссәлам. 3 нче кисәк
Димәк, Җибрил галәйһиссәлам кайгыга баткан Мәръямне тынычландыра, кайгырмаска куша.
Бу күренеш Коръәндә менә ничек сурәтләнә (мәгънәсе):
«Мәръям Гыйсәгә йөкле булды һәм корсагындагы йөген күтәреп, кавеменнән аерылып, ерак җиргә китте. Бала табуның авырлыгы Мәръямне хөрмә агачы янына китерде.
Мәръям әйтте:
– Бу хәлне күргәнче үлгән булып, онытылып беткән булсам иде!
Мәръямнең урыныннан, түбән җирдән тавыш ишетелде:
– Әй Мәръям, кайгырма, дөреслектә, Раббың аяк астында чишмә кылды. Әй Мәръям, хөрмә агачының кәүсәсеннән тотып үзеңә таба селкет, сиңа яңа өлгергән хөрмә җимешен төшерер. Ул хөрмәне аша һәм чишмә суын эч, ул улың Гыйсә белән күзең тынычланып, кайгың бетсен! Әгәр бер кеше балаң хакында синнән сораса, әйт:
– Мин Аллаһ ризалыгы өчен һичкем белән сөйләшмәскә нәзер әйттем, шуның өчен бу көндә һичкем белән сөйләшмим», — диген». (Мәръям: 22 – 26)
Мәръям Гыйсәне табып кавеме янына кайткач, кешеләр аның гыйффәтлегендә, пакълегендә шикләнеп төрле сүзләр сөйли башладылар һәм аңа:
– Әй Мәръям! Син ярамаган зур эш белән килдең! Син бит Һарунның тәкъва булган кыз кардәше һәм синең әти-әниең дә азгын кешеләрдән түгелләр иде! Синең бала күтәреп килүеңне ничек аңларга? — дип, аны кимсетеп кыерсыталар.
Мәръям Раббысының әмеренә буйсынып, алар белән сөйләшмичә, кешеләр улы Гыйсә белән сөйләшсеннәр дип, кавеменә ишарәт итә.
Кешеләр:
– Ничек инде бу бишектәге сабый белән сөйләшик? – дип аптырашалар.
Шунда Аллаһ Тәгаләнең чиксез кодрәте һәм изге бәндәләренә булган шиксез ярдәме чагыла: Мәръям кешеләргә бишектәге Гыйсәгә ишарәт ясагач, ни гаҗәеп күренеш – бишектәге бала, Аллаһның әмере белән телгә килә. Аларга ул үзенең Аллаһ Тәгаләнең колы булып, аңа Раббысы тарафыннан Инҗил китабы бирелүе, намаз һәм зәкәт белән йөкләнелеп, аның Бәнү Исраил кавеменә җибәрелгән пәйгамбәр һәм изгелек кылучы бәндә икәнлеген әйтә.
Бу хакта Коръәндә болай әйтелә (мәгънәсе):
«Мәръям, улы Гыйсә белән сөйләшергә ишарәт итте. Алар әйттеләр:
– Безне мәсхәрә итәсең, бишектәге сабый бала белән ничек сөйләшик?
Гыйсә аларның сүзләрен ишеткәч, әйтте:
– Мин – Аллаһ Тәгаләнең колы, Ул миңа китап бирде һәм мине пәйгамбәр итте. Кайда гына булсам да кешеләр өчен мине бәрәкәтле һәм файдалы итте һәм миңа тере булган вакытымда намаз укырга һәм зәкәт бирергә әмер итте. Янә анама изгелек итүче итеп кылды, мине тәкәбберләнүче һәм Үзенә гөнаһ эшләүче итеп кылмады. Туган көнемдә һәм үлгән көнемдә, кабердән кубарылган көнемдә Аллаһтан миңа сәлам». (Мәръям: 29 – 33)
Бишектәге баланың сөйләшүе турындагы хәбәр кешеләр арасында тарала.
Ул җирдәге яһүдләр бу баланың пәйгамбәр булуын белеп калдылар.
Комментарии: |