Яңа фикерләр:

postheadericon Давыд галәйһиссәлам. 2 нче кисәк

1156108_1
Ахыр чиктә, Бану Исраил кавеме Талутның үзләре өстеннән сугышта җитәкчелек итүенә ризалашалар.

Ул сугышта дошманнарның көче шактый зур була. Аларның гаскәре дә күпсанлы була. Алар белән Җәлут исемле тәкәббер, Аллаһка каршы сугышучы патша җитәкчелек итә.
Ничек кенә булса да, Талут үзенең гаскәре белән дошманнарга каршы чыга.
Юлда аның сугышчылары бик сусыйлар һәм бу хакта җитәкчеләренә хәбәр итәләр.
Талут аларга:
– Аллаһ Тәгалә сезне елга белән сынаячак, кем дә кем аннан эчсә, ул минем белән бармас, әгәр аннан эчмәсә яки учы белән әз генә алса, алар минем белән булыр, — ди.
Шулай, алар елга буена җиткәч, сугышчыларның күбесе, сусауга түзә алмыйча, елгадан су эчәләр һәм шул сәбәпле, Талутның гаскәреннән төшеп калдылар.
Бик азы гына сабырлык күрсәтеп, су эчмичә, яки учлары белән әз генә алып эчеп, җитәкчеләренә итагать белгертәләр һәм Талутка тугры булып калалар.
Инде Талут гаскәре Җәлут гаскәре белән сугыш мәйданы буенда очрашалар.
Талут гаскәре мөселманнардан булып, сугышчылар саны да бик аз була. Ә Җәлут гаскәре кәферләрдән булып, аның сугышчылары да искиткеч күп була.
Кәферләрнең күп булуын күреп Талут гаскәрендәге кайберәүләр:
– Безнең бүген Җәлутка һәм аның гаскәренә көчебез җитмәячәк, чөнки алар бик күп, ә без бик аз, — дип төшенкелеккә биреләләр.
Иманнары көчле булганнары аларга:
– Күпме кечкенә төркем Аллаһның теләге белән зур төркемнәрне җиңде, Аллаһ сабыр итүчеләр белән, — диләр.
Талут гаскәрендә пәйгамбәрләрдән булган Давыд галәйһиссәлам дә була. Ләкин ул бу вакытта яшь һәм пәйгамбәрлек вазыйфасы белән йөкләнмәгән була әле.
Талут белән Җәлут гаскәрләре сугыш мәйданы буенда туктап калалар.
Дошманнардан булган Җәлут гәүдәгә таза һәм бик көчле була. Үзенең көчен күрсәтер өчен, сугыш алдыннан бергә-бер көрәшкә дип Талут гаскәреннән берәрсенең аңа каршы чыгуын сорый.
Җәлутның шундый көчле икәнлеген күреп, бөтенесе дә куркып калалар. Шунда аңа каршы Давыд галәйһиссәлам чыга.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий