Муса галәйһиссәлам. 35 нче кисәк
Гыйлем юлында.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһиссәламнән килә:
Бервакыт Муса галәйһиссәлам Бану Исраилгә вәгазь сөйләгәне вакытта, алар аннан сорыйлар:
– Бу дөньяда кемнең гыйлеме иң күп?
Муса галәйһиссәлам әйтә:
– Минем, – ди.
Аллаһ Тәгалә Муса галәйһиссәламгә: “Иң белүче ул – Аллаһ!” – димәгәне өчен искәртә.
Аллаһ Муса галәйһиссәламгә:
– Ике диңгез арасындагы җирлектә яшәүче колым синнән дә белүчерәк, – ди.
Муса галәйһиссәлам сорый:
– И мине Бар Итүче! Мин аны ничек табыйм?
Аңа әйтелә:
– Син юлга чык һәм балыклар белән кәрзин ал. Кайда балыкларны югалтсаң, шунда аны да табарсың.
Муса галәйһиссәлам балыкларны ала һәм Юша ибн Нун исемле егет белән юлга чыга.
Алар бер тау янында туктыйлар һәм кәрзинне баш очларына куеп, йоклап китәләр. Шул вакытта балык кәрзиннән диңгезгә сикерә.
Муса галәйһиссәлам дә, егет тә моны сизмиләр.
Уянып, юлларын дәвам итәләр.
Иртән Муса галәйһиссәлам Юша ибн Нунга:
– Безнең иртәнге ашыбызны әзерлә әле, – ди. – Дөреслектә, без юлда бик арыдык.
Туктарга тиешле булган урынга кадәр алар ару хисен сизмәгәннәр иде.
– Теге тау янындагы җирне хәтерлисезме? – дип сорады Юша, – Мин шунда балыкны онытканмын.
– Соң без эзләгән нәрсә шул бит инде! – ди Муса галәйһиссәлам.
Алар янәдән шул урынга кайталар.
Тауга кадәр барып җиткәч, алар үзенең киеменә төренгән бер кешене күрәләр. Ул Хидр исемле кеше була.
Муса галәйһиссәлам аны:
– Әссәламу галәйкум! – дип сәламли.
– Синең җиреңдә мондый сәламләү кайдан? – дип сорый Хидр.
– Мин Муса.
– Бану Исраилнең Мусасымы? – дип сорый ул.
– Әйе. Туры юл турында син өйрәтелгән нәрсәләргә өйрәнсен өчен, мин синең белән бара аламмы? – дип сорый ул.
– Минем янәшәмдә булырга синең сабырлыгың җитмәячәк. И Муса! Аллаһ миңа син беркайчан да белмәячәк гыйлемнәрне бирде, ә сиңа – мин белмәячәк гыйлемнәрне.
– Әгәр дә Аллаһ теләсә, син мине сабырлардан табарсың, һәм мин син кушканнардан чыкмам.
Алар икесе диңгез буеннан юлга киттеләр.
Аларның көймәләре булмый. Кинәт, алар кораб күреп алалар һәм андагы кешеләр белән аларны кирәкле урынга алып барулары турында килешәләр.
Корабтагы кешеләр Хидрны беләләр һәм шуңа күрә алар аны һәм Муса галәйһиссәламне түләүсез, бушка алалар.
Шул вакыт корабның кырына карга утыра һәм диңгез суыннан эчеп ала.
Шул вакыт Хидр:
– И Муса! Аллаһның гыйлемнәре белән чагыштырганда, синең гыйлемнәрең бу карганың томшыгындагы тамчы кебек кенә.
Шунда, Хидр корабта тишек ясый.
Муса галәйһиссәлам:
– Син бу тишекне мондагы кешеләрне батырыр өчен ясадыңмы?! – ди. – Син авыр гамәл үтәдең!
– Мин сиңа минем янымда син сабыр була алмассың димәдем мени?! – дип сорый аннан Хидр.
– Минем онытканым өчен мине җәзалама һәм миңа авыр йөк өстәмә! – ди Муса галәйһиссәлам.
Бу Муса галәйһиссәламнең үзенең вәгъдәсен беренче тапкыр онытуы иде.
Алар юлны дәвам итәләр.
Алар бер малайны очраталар.
Кинәт Хидр балалар белән уйнаучы бер егет янына килә, аны башыннан тотып ала һәм үтерә.
– Син беркемне дә үтермәгән бер гаепсез кешене үтердеңме?!! – ди Муса галәйһиссәлам.
– Мин сиңа минем янымда син сабыр була алмассың димәдем мени?! – дип әйтә аңа Хидр.
Муса галәйһиссәлам янәдән гафу үтенә.
Алар юлны бер авылга килеп җиткәнче дәвам итәләр.
Алар шул авыл кешеләреннән үзләрен ашатуларын сорыйлар, ләкин тегеләр аларны кунаклар кебек кабул итәргә баш тарталар.
Алар анда аварга җиткән бер дивар күрәләр. Хидр аны турылый, төзәтә.
Муса галәйһиссәлам тагын түзми:
– Әгәр дә син теләсәң, син моңа бүләкләү алыр идең! – ди.
– Монда мин синең белән саубуллашырмын, – ди аңа Хидр.
Пәйгамбәребез, салляЛлаһу галәйһи үәссәллам әйтә:
– Аллаһ Муса галәйһиссәламгә рәхимле булсын! Әгәр дә ул сабыр булса, сез бу кыйссаның ахырын белер идегез, – ди.
Комментарии: |