Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “И туган тел, и матур тел!”

b9062a2c91abe156e679883ef048300a5-7 яшьлек балалар өчен

 

(Зал бизәлеше: түрдә Г. Тукай портреты,  уңда агачлар,  болын куренеше.  Магнитофон язмасында “И туган тел” көе яңгырый. )

 

Тәрбияче:

Нинди таныш моңлы көй бу?

Тукай җыры “Туган тел”.

Истән бердә чыкмый торган халык көе “Туган тел”.

 

Әйе.  Сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз,  зурлыйбыз.  Шигырләрен,  әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез. Тукай халкыбызның сөекле шагыйре. Г. Тукай безнең кебек Арча районында туган. Кечкенәдән үк нечкә күңелле, табигать сөюче бала булган. Сезгә дә табигатьне яратсыннар дип, бик күп шигырьләр, табышмаклар, әкиятләр язып калдырган.

 

1 нче бала:

“Безнең гаилә”

 Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи –

Безнең өйдә без җидәү: безнең песи җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнең лә бергә йоклый ул,

Хезмәте дә бар:өйне тычкан явыздан саклый ул.

 

2 нче бала:

“Гали белән кәҗә”

 Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән:

Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән;

Гали аны чирәм белән кунак итә, –

Кәҗә рәхмәт укый:сакалын селкетә.

 

3 нче бала:

“Кызыклы шәкерт”

 – Әйдәле, Акбай, өйрән син, арт аягың берлә тор.

Аума, аума, туп-туры тор, төз утыр, яхы утыр!

– Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;

Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;

Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

-Ах, юләр маэмай!Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул;

Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!

 

(Сәхнәдә күбәләк булып киенгән кыз бала очып керә. Аның артыннан кулына кәрзин тоткан нәни кызчык күренә һәм кубәләкне куа. Күбәләк чәчәкләр арасына “оча”. Кыз аны куып тота.

 

Кыз.

Нинди матур күбәләк!

Сөйләшикче бергәләп.

 

“Бала белән күбәләк”

Бала:

 Әйт әле, күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып,

Армысың син ничек?

 

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче төзеп,

Табалмсың ризык?

 

Күбәләк:

 Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын,

Якты көн булганда.

 

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

 

Тик гөмерем бик кыска:

Бары бер көн генә, –

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа.

 

(Кычкырып, бүрәнә ярыгына кулы кысылган Шүрәле килеп керә. )

Шүрәле:

– Кысты, харап итте явыз “Былтыр” мине. АҺ, үләм бит, бу бәладән кем килеп йолкыр мине? (Елап, балаларга ялвара). Минем кулларым бик авырта, балалар, коткарыгыз мине! Шәфкатьле булырга, беркемгә дә тимәскә сүз бирәм.

 

4 нче бала:

– Әйдәгез, Шүрәлене коткарыйк, бик кызганыч бит. Үз урманында тыныч кына яшәсен. (Балалар Шүрәлегә ярдәм итәләр).

Шүрәле:

– Рәхмәт сезгә! Сез бик шәфкатьле, миһербанлы икәнсез. Гел шулай мәрхәмәтле булыгыз.

 

(Балалар Шүрәле белән бергәләп “Шүрәле” җырлы уенын уйныйлар).

 

Шүрәле:

– Балалар, сезгә бик зур рәхмәт! Урманга кунакка килегез. Мин сезне тәмле җиләкләр, чикләвекләр белән сыйлармын, урманның матур җирләрен курсәтермен (Саубуллашып чыгып китә).

 

Тәрбияче:

– Балалар, без Тукай шигырьләре аша мәрхәмәтле, тәрбияле булырга, дус-тату яшәргә өйрәнәбез.

 

5 нче бала:

“Карлыгач”

 Күптән тугел безнең тәрәз капкачын

Оя итте минем сөйгән карлыгачым.

Ул көн буе авызы белән балчык ташый

Балчык белән матур итеп оя ясый.

 

Тәрбияче:

– Нәни Габдулла бик моңлы бала булган. Үз әтисен бөтенләй хәтерләми, ә ул яшәгән апаларның нәни улларын, кызларын йоклатканда, сөеп назлап бишек җыры җырлауларын йотлыгып тыңлап торган булган. Һәм Тукай “Бишек җыры” иҗат иткән. (Бер бала бишек янында курчагын йоклата).

6 нчы бала:

“Бишек җыры”

 Әлли-бәлли итәр бу,

Мәдрәсәгә китәр бу,

Тырышып сабак укыгач,

Галим булып җитәр бу.

 

Йокла, углым, йом күзең,

Йом, йом күзең, йолдызым;

Кичтән йокың кала да,

Еглап үтә конднзнең.

 

– Габдулла Тукай күп кенә шигырьләрендә, әкиятләрендә яз, көз, кыш, җәй көннәренең матурлыгын, безнең як табигатенең гүзәллеген нәниләр аңларлык итеп тасвирлаган. Әйдәгез, кайбер шигырьләрен бергәләп тыңлыйк.

7 нче бала:

“Җир йокысы”

 Кырга ак кардан

Юрган ябылган,

Җир язга чаклы

Йокыга талган.

Ул тормас, йоклар,

Кышлар үтмичә.

Кыйбладан кошлар

Кайтып җитмичә.

 

Тәрбияче:

– Күрәсезме, дусларым, Г. Тукайнын күпме шигырьләрен беләбез, җырларын җырлыйбыз. Тик без аның әкиятләрен оныта язганбыз бит. Әйдәгез әле, дусларым, әкиятләрнең кайбер өлешләрен әйтеп чыгам, бу өзек кайсы әкияттән икәнен белсәгез, Г. Тукайның китапларын сезгә буләк итәм.

 

“Сизде эшне Шүрәле дә: кычкыра да, бакыра, сызлана һәм ярдәменә Шүрәлеләр чакыра.  (Шүрәле).

 

“Борын заманда бер ир белән хатын торган. Тормышлары шактый гына факыйрь булган” (Кәҗә белән сарык).

 

“Яхшы, хуш. Батты кояш. Йокларга ятты кич белән, өй эче тулган иде кичке һава, хуш ис белән” (Су анасы).

 

(Балаларга буләкләр өләшү).

Тәрбияче:

– Менә, дусларым, нинди күңелле булды бу бәйрәмебез. Әйдәгез әле халкыбызның Тукай сүзләренә иҗат ителгән “Туган тел” әсәре белән кичәбезне тәмамлыйк.

 

Татарстан Республикасы

Арча муниципаль районы

“Мөрәле балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

НӘБИУЛЛИНА ГҮЗӘЛ МИҢГӘРӘЙ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий