Яңа фикерләр:

postheadericon Проект: «Күчмә кошлар безгә яз алып килде»

putni_06-7  яшьлек балалар өчен

КҮЧЕРҮ – Проект «Күчмә кошлар безгә яз алып килде»

 

Проект методы XX йөз башында Америка педагогы, фәлсәфәчесе Джон Дьюи (1859-1952) тарафыннан уйлап табыла. Аның фикере буенча, белем бирү ул – “баланың шәхсән кызыксынуларына, максатларына тәңгәл килгән максатчан эшчәнлеккә нигезләнеп төзелгән процесс.

Эзләнү эшчәнлеге, балада шатлану, кызыксыну хисләре уяту белән беррәттән, аның әхлакый, акыл, физик сыйфатларын да үстерүгә мөмкинлекләр тудыра. Мондый эшчәнлек яңа (инновацион) технологияләрнең бер төре булган проект методы ярдәмендә оештырыла. Безнең балалар бакчасында проект методын куллануның төп максаты булып балаларны ирекле иҗади шәхес буларак тәрбияләү тора.

 

Проектның темасы: “Күчмә кошлар безгә яз алып килде”.

Проектта катнашучылар: мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, аларның әти-әниләре, музыкаль җитәкчесе.

Проектның төре: информацион-практик, иҗади юнәлешле.

Проектның дәвамлыгы: кыска вакытлы (бер атна)

Проектның актуальлеге:

Кошлар – безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Алар үсемлекләрне һәм агачларны төрле корткычлардан саклыйлар. Кошлар – табигать сакчылары. Алар бик матур сайрыйлар, кешеләрнең кәефен күтәрәләр. Ләкин кошлар безнең ярдәмгә дә мохтаҗ. Аларга кыш көне азык табуы авыр, кайберәүләр аларның ояларын туздыралар, йомыркаларын ваталар һ.б. Шуның өчен без балаларны кошларга карата сакчыл, мәрхәмәтле булырга өйрәтергә тиешбез.

Балалар кошларның безнең тормышыбызда зур роль уйнаулары турында үзләренең тикшеренүләре вакытында күбрәк мәгълүмат туплаячаклар; алар кошларны якларга һәм сакларга өйрәнәчәкләр.

Максат: Балаларга күчмә кошлар турында экологик белем бирү. Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү.

Бурычлар:

  1. Балаларда кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлек сыйфатлары тәрбияләү.
  2. Балаларның күзәтүчәнлекләрен, кызыксынучанлыкларын, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү.
  3. Балаларның күчмә кошлар, аларның үзенчәлекле яклары турындагы белемнәрен камилләштерү.

Проектның этаплары:

1. Әзерлек этабы:

– проектның темасын, бурычларын билгеләү;

– проект турында әти-әниләр, балалар белән фикер алышу;

– проектны тормышка ашыру өчен тиешле шартлар тудыру;

– тема буенча кирәкле әдәби материал, атрибутлар туплау.

2. Төп этап (практик):

– “Күчмә кошлар безгә яз алып килде” темасы буенча барлык белем һәм тәрбия бирү процессы эчтәлеген эшкәртү;

– балалар, башка педагоглар, әти-әниләр белән иҗади эзләнү һәм практик эшчәнлекне оештыру;

– балалар белән паркка – экскурсиягә бару.

3. Йомгаклау этабы:

– проектны күмәк рәвештә презентацияләү;

– әти-әниләр белән эш :

* конкурс “Иң яхшы җимлек” ;

* “Кошлар – безнең дусларыбыз!” консультация ;

– балалар белән эш:

* викторина “Кем кошлар турында күбрәк белә?” ;

* уен кичәсе оештыру;

* балалар рәсемнәреннән күргәзмә “Төрле-төрле кошлар” .

 

Эшчәнлек барышы:

Атна көннәре

Иртән

Оештырылган белем бирү эшчәнлеге

Көндез (саф һавада)

Кичен

Дүшәмбе - Әңгәмә “Кошлар турында сез нәрсә беләсез?”. 

– Дидактик уен “Сорау-җавап” (“Иң беренче нинди кошлар кайта?” һ.б. )

1. Иҗади сәнгать(кул эше)

Тема: “Аккош” (оригами)

 

2. Танып белү

Тема: “Исәнмесез, кошкайлар”.

- Мәйданчыкка очып килгән кошларны күзәтү, исемнә-

рен кабатлау, төзелешләренә

игътибар итү.

 

– Санамыш өйрәнү: Каенда – карга, Имәндә -чыпчык, Җирдә – елан, Һавада – кош, Бар син дә оч.

- Тизәйткеч өйрәнү:1) Кара карга кардан бара, Канатларын кага-кага һ.б.

 

– Шигырь уку: Г.Юнысова “Кара”.

 

– Әти-әниләр арасында “Иң яхшы җимлек” темасына конкурс игълан итү.

 

Сишәмбе - Сүзле уен “Булсаң зирәк, әйт тизрәк!”- Балалар белән китап һәм журналлардан күчмә кошлар рәсемнәрне карау.

 

– Әти-әниләр өчен консультация “Кошлар – безнең дусларыбыз!”

1. Танып белү(ФЭМП)

Балалар белән саннар составын “кошлар” демонстрацион материалы ярдәмендә кабатлау (тәртип һәм кирегә санау).

 

2. Аралашу

Әңгәмә “Кошлар-безнең дусларыбыз”.

- Хәрәкәтле уен ”Кошлар ояда”. 

– Хезмәт: балалар белән кошларның җимлекләренә ашарга салу.

 

– Шигырь уку: Р.Миңнуллин “Кайтыгыз, кошкайлар!”.

- Кошлар турын-да мәкальләр өйрәнү.

 

– “Сөйләү буенча кошны таны” уены.

 

– Ирекле әвәләү “Безнең шәһәр кошлары”.

 

– Әкият уку “Сандугач” (татар халык әкияте).

Чәршәмбе - Күчмә кошлар турында табышмаклар чишү. 

– Сүзле хәрәкәтле уен “Әйтеп бирче, үскәнем”.

 

– Мультфильм карау: “Казлар-аккошлар”.

1. МузыкаҖыр тыңлау “Яз килә” (кошлар турында белемнәрен киңәйтү).

 

2. Танып белү

(ФЭМП)

Уен “Үз өеңне тап” (кошларга геометрик фигуралардан өйләрен табарга булышу).

 

- Күчмә кошлар турында өйрәнелгән әйтемнәрне кабатлау.“Сыерчыклар-га оя яса” һ.б.

 

– Хәрәкәтле уен “Кошлар базары”.

- Матур әдәбият: Г.Тукайның “Мәче илә сандугач” әсәрен уку. 

– Ирекле рәсем “Минем яраткан күчмә кошым”.

 

– Балаларның теләкләреннән чыгып кошлар турында хәрәкәтле уеннар уйнау.

 

Пәнҗешәмбе - Китапханә почмагында китаплар күргәзмәсе оештыру: кошлар турында китапларны сайлап кую. 

– Балалар белән күчмә кошларның битлекләрен ясау. Алга таба битлекләрне уеннарда куллану.

1. Иҗади сәнгать (рәсем)Тема: “Төрле-төрле кошлар”.

 

2. Танып белү

Тема: “Кошлар – яшеллек сакчылары”.

 

 

 

- Хәрәкәтле уен “Аучы һәм үрдәкләр”. 

– Әңгәмә “Кошлар –алар нинди?”.

 

– Аз хәрәкәтле уен “Оча-очмый”.

- Дидактик уен “Дүртенчесе артык”. 

– Альбом карау “Кышлаучы һәм күчмә кошлар”.

 

– Әкият уку “Күңелле Чыпчык белән күңелсез Карга”.

 

Җомга - Бармак уеннары уйнау: “Сыерчык оясы”, “Оядагы кош балалары” һ.б. 

– Кроссворд чишү.

 

– Шигырь уку: Г.Тукай “Карлыгач”.

1. АралашуТема: Викторина “Кем кошлар турында күбрәк белә?”.

 

2.Музыка

– аудиоязма тыңлау “Кошлар тавышы”.

 

– җырлы-биюле уен “Аккош”.

- Балалар белән кошларның кардагы эзләрен күзәтү, кайсы кошныкы икәнен белү. 

– Хезмәт: балалар белән җимлекне җыештыру.

 

– Хәрәкәтле

уен “Торналар һәм бакалар”.

- Уен кичәсе уздыру: 

1. “Кошлар нәрсә белән

тукланалар?” (сүзле уен).

 

2. “Читлектәге кошлар” (х/уен) һ.б.

 

– Иҗади сәнгать эшчәнлегендә ясалган балалар рәсемнәреннән

күргәзмә оештыру “Төрле-төрле кошлар”.

 

 

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Мәскәү районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

126 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

югары квалификацион категорияле тәрбиячесе

ВАЛЕЕВА ГҮЗӘЛИЯ ӘСХӘТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий