Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: «Шамакай – «Бантик» исеме»

клоун2 нче кечкенәләр төркеме өчен әниләр бәйрәменә сценарий

 

Катнашалар: алып баручы, Шамакай Бантик.

 

Күңелле музыкага балалар залга кереп басалар.

А.б: Нәрсә турында җырлый су?

1 бала: Урман турында!

А.б.: Нәрсә турында җырлый җил?

2 бала: Һава турында!

А.б.: Нәрсә турында җырлый җир?

3 бала: Кояш турында!

А.б.: Нәрсә турында җырлыйбыз без?

4 бала: Әни турында!

5 бала: Әниебезгә бүләккә

Җыр җырлыйбыз әлбәттә.

 

ҖЫР: “Бүләккә”

 

1. Мин әнине яратам,

Әтине дә яратам.

Бәйрәм көнендә аларга

Әйбәт бүләк таратам.

 

2. Бүләгемнең иң зурысы

Йөрәгемнең күңлемдә.

Әниемне шатландырып

Җырлап бирәм бәйрәмдә.

 

А.б: Бантиклар, бантиклар, яшел, зәңгәр, кызыллар

Барсыда матур төстә, төрле-төрле төстә алар.

 

Алып баручы белән балалар залдагы бантикларны карап чыгалар.

Музыкага Шамакай керә, бер аягында бер башмак.

Шамакай: Кем әле мине дәште?

Тиз генә чабып килдем!

Бантик минем исемем,

Шаяртам мин көлдереп.

 

А.б: Аңлашылды, безгә кунакка Бантик исемле клоун килде!

Шамакай: Ә һәзер без исәнләшәбез,

Кулларыбызны бирешәбез .

Кулымы тотып өлгер,

Өлгермәгәне кулын селкер.

 

Уен: “Сәләмемне тотып өлгер”

 

Под музыку клоун свою ладошку подставляет между ладошками детей, они должны поймать, то есть хлопнуть и помахать клоуну.

Шамакай: Ничә бантик бәйләнгән

Башыгызда, саныйм мин.

Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты

Санап бетереп булмый, ахры!

 

Сначала считает у детей, затем смотрит на себя и считая показывает.

Шамакай: Аягымда бар әле (выставляет ногу)

Башымда (показывает кепку, там бантик)

Һәм штанымда (показывает штанину)

Башмагымда (выставляет вторую ногу, а там нет башмака)

 

А.б: Югалттың башмагыңны

Безгә чабып килгәндә.

Шамакай: Башмаксыз бит, нишләргә,

Ярамый башмаксыз йөрергә.

А.б: Балалар, тизрәк чабып

Башмагын эзләп табыйк.

 

Музыкага Шамакай белән балалар башмакны эзлиләр һәм әниләрнең урындыклары астыннан табып алалар.

Шамакай: Һәммәгезгә зур рәхмәт,

Тырыштыгыз сез әйбәт.

 

Шамакай башмагын кия һәм бантигын бәйли алмый.

Шамакай: Бантигымны бәйли алмыйм,

Булышыгыз миңа, бик сорыйм.

 

А.б: Бөтен нәрсәне беләләр

Безнең уңган әниләр.

Һәзер безгә күрсәтерләр

Ничек бантик бәйләргә!

 

Конкурс-эстафета «Бантикларны бәйлибез»

 

I вариант: Двое детей держат веревочку, а их мамы с двух концов завязывают бантики. Кто быстрей.

II вариант: Выбираются 6 мам в одну команду и 6 мам в другую, им раздают по ленточке. По сигналу мамы подбегают к веревочке, которую держат дети и навязывают бантик, убегают, бегут следующие.

Шамакай: Аңладым инде, дуслар,

Бантигымны башмакка

Бәйлим мин бер минутта.

 

Клоун завязывает бантик, и начинает хвастаться под музыку, ведущая его хвалит.

А.б: Барсы да карап сиңа,

Чыксыннар уртага!

Клоун Бантик, кара әле,

Без дә оста биергә.

 

Пляска “Матрешки”

 

1. Матрешкалар, матрешкалар

Аякларны биетәләр (топают).

Күлмәкләре бик матур

Зур-зур кесәләре бар (показывают карманы).

Припев: Аяклары тыпырдый (топают),

Матрешкалары бии (кружатся)

 

2. Матрешкалар, матрешкалар,

Кесәләрендә кашыклар (берут ложки)

Кашыкларын алабыз

Алар белән уйныйбыз.

Припев: Чәп-чәп, кашыклар,

Ай-һай, матрешкалар.

 

3. Матрешкалар, матрешкалар

Кулларында кашыклар (положили ложки)

Уйный, уйный ардылар.

Битләре дә кызарган (машут ладошками на лицо)

Припев: Утырдык ял итәбез,

Тагын да биербез.

 

4. Кашыкларны биетәбез

Кул чабырсыз бергәләп

Әниләрне яратып

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Припев: Чәп-чәп кашыклар

Ай-һай матрешкалар.

 

Клоун: Биисез сез оста, әйбәт,

Башмакларыгыз матур бигрәк.

Ведущая: Клоун Бантик, син кара әле,

Балаларыбыз бергә

Әниләренә булышалар

Бүлмәләрен җыярга.

 

Җыр: “Мин әнигә булышам”

 

1. Мин әнигә булышам,

Табак-савыт юышам.

Чистартып савыт-сабаны

Шкафларга куешам.

 

2. Мин әнигә булышам,

Урыннарны җыешам.

Гөлләргә сулар да сибеп

Мин әнигә булышам.

 

3. Мин әнигә булышам,

Идәннәрне юышам.

Көндә шулай бик тырышып

Мин әнигә булышам.

 

Шамакай: Әйбәт-әйбәт, осталар,

Әниләргә булышырлар.

Әниләрне чакырырбыз

Безнең чиста бүлмәгә.

Ашларны сез пешерерсез,

Карыйк без кем оста!

 

Эстафета для мам “Варим дружно мы обед»

 

Дети держат кастрюли, одна мама выбирает фрукты для компота, вторая мама – овощи для супа, по одному предмету они носят в кастрюли к детям.

 

Шамакай: Әниләрнең күп эшләре,

Эшли-эшли арыйлар.

Әниләргә булышып

Пешерәбез пирожки.

 

Песня «Пирожки»

 

1. Я пеку, пеку, пеку

Деткам всем по пирожку.

А для милой мамочки

Испеку два пряничка.

 

2 Кушай, кушай, мамочка,

Вкусные два пряничка.

А ребяток позову

Пирожками угощу.

 

Выходят несколько детей и читают стихи.

 

1 бала: Мин әнигә булышам,

Идәннәрне юышам.

Әнием күк эш остасы

Булу өчен тырышам.

 

2 бала: Әнием минем матур,

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була

Ул өйгә кайтып кергәч.

 

3 бала: Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

 

А.б: Стихов есть много разных,

На свете обо всем.

Мы для любимых бабушек,

Стихи сейчас прочтем.

 

1 бала: Иң кирәкләрнең кирәге

Әбиебез бигрәк.

Нигә икәнен санарага

Бармаклар бик күп кирәк.

 

2 бала: Бар минем иң якыннарым

Игелекле әнием

Тәмле телле, йомшак куллы,

Үтә сабыр әбием.

 

Җыр: “ӘБИЕМ”

 

1. Әби көлә, шатлана

Мин янында булганда.

Нинди күңелле бәйрәм

Гайлә тулы булганда.

 

2. Иртәгә дә бүгенге күк

Тыныч таң тусын иде.

Һәрбер бала безнең кебек

Бәхетле булсын иде.

 

Шамакай: Гомерләре озын булсын

Шушы теләктә калыйк.

Әйдәгез әле бергәләп

Парлашып биеп алыйк.

 

“Танец маленьких утят»

 

Шамакай: Бүген бәйрәм көн икәнен

Каян гына белгәнәр.

Әниләрне тәбрикләргә

Балалар да килгәннәр.

 

Дети под музыку берут подарки и дарят их маме.

 

Шамакай: Бәйрәмебез бик матур

Үтеп китте минутта.

Биеп, уйнап, җырлап бергә

Шатлыкта һәм бәхеттә.

 

Китергә вакыт җитте

Сау булыгыз, дуслар,

Әниләрне яратыгыз.

Озын булсын гөмерләр.

 

 

Чувашия Республикасы

Батыр районы

Кзыл-Камыш авылы

Шыгырдан “Сандугач” балалар бакчасы

муниципаль  бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

музыка тәрбиячесе

БАСЫРОВА ЛИЛИЯ РӘШИТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий