Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Әниләр бәйрәме”

матрешка1-нче кечкенәләр төркеме өчен

 

А.б: Кояш бүген иртәдән үк

Тәбигатьне иркәли.

Тәрәз ачып кертмәгәнгә

Бераз гына үпкәли.

 

Соңга калудан куркыпмы

Иртүк торып килгән ул.

Әниеңә бүләк булсын

Җылы нурым – дигән ул.

 

Килеп керә Кояш-бала.

Кояш: Бу бакчаның балалары,

Кара, ничек уңганнар,

Әниләрнең бәйрәмендә

Миннән иртә торганнар.

 

Вед.: Кил, Кояш, бас әле, безнең бәйрәмебезне кара әле.

Балалар! Бүген нинди көн?

Балалар: Әниләр көне!

 

А.б: Кем сезгә әкиятләр сөйли!

Балалар: Әни!

А.б: Кем сезгә ашарга әзерли?

Балалар: Әни!

А.б: Ә гөлләрне кем үстерә?

Балалар: Әни!

А.б: Дөрес, әни! Без әниләрне яратабыз һәм аларга җыр багышлыйбыз!

 

Җыр: “Яратабыз әнине”

1. Әнине яратабыз

Ә-е шул,

Яныннан без китмибез,

Шулай шул.

 

Припев:

Кулларны чәбәклибез, чәп-чәп-чәп,

Аякларны тыпырдатабыз, тып-тып-тып,

Бармакларны без селкәбез (һәрберсенә)

Әнине без бирмибез бер-кем-гә .

 

2. Яраткан әниебезгә,

Ә-е шул,

Биибез һәм җырлыйбыз

Шулай шул.

 

Кушымта.

Бала: Әни, син бит бер генә

Елмаеп тор гел генә.

 

Бала: Әнине мин яратам

Гел аңарга булышам.

Җыр-бию “Булышабыз әнигә”

1. Әниләргә булышабыз,

Яулыкларны юышабыз.

Мени шулай, мени шулай (яулыкларны юалар)

Яулыкларны без юабыз.

 

2. Чайкарга яулыкларны

Булышалар кызлары (чайкыйлар)

Мени шулай, мени шулай

Булышалар кызлары.

 

3. Әниләргә булышабыз,

Керләрдән су чыгарабыз.

Мени шулай, мени шулай

Яулыкларны без борабыз.

 

4. Әниләргә булышабыз,

Җепкә керләрне эләбез.

 

5. Яулыкларны киптердек

Аларны үтүкләдек.

 

6. Яулыкларны без тотабыз,

Алар белән әйләнәбез.

Мени шулай, мени шулай

Башларыбызны без иябез.

 

Килеп керә Матрешка. (Кулында кәрзин, кәрзиндә кашыклар, чәчәкләр һәм яулыклар)

А.б: Балалар, безгә кунакка Матрешка апа килде! Исәнмесез, Матрешка!

Матрешка: Исәнмесез, балалар! Иртәдән бирле мәчене эзлим, кис-кис-кис, күрмәдегезме аны? (Эзли-эзли йөри дә күп балалар янына килә) Балалар, сез күрмәдегезме минем мәчене?

Балалар: Юк!

 

А.б: Без җыелдык бергә

Әниләр-әбиләр бәйрәменә.

Синең Мыраубикәң безгә

Кермәде кунакка.

 

Син кил безнең яныбызга,

Соңрак табырсын аны бездә.

 

Матрешка: Минем кәрзинемдә

Сезгә яулыклар бар.

Аны бирәм, биегез тотып бергә.

(Матрешка балаларга яулыкларны өләшә)

 

Җыр-бию “Төсле яулыклар”

 1. Төрле төстәге яулыкларны

Алдылар безнең балалар (гуляют по залу с платочками)

Кушымта: Без җырлыйбыз һәм әйләнәбез (кружатся)

Яулыкларны бергә селкәбез (машут)

 

2. Яулыкларны без күрсәтәбез (машут притопывая)

Яулыкларны тиз яшерәбез (прячут за спину)

Кушымта:

 

3. Яулыкны читтән тотабыз

Һәм яулык артына качабыз (берут за уголочки и прячутся)

Восп.: Безнең балалар кая югалды?

(Балалар яулык артыннан ку-ку дип чыгалар һәм кушымтаны җырлыйлар)

 

Матрешка: Бик матур биидегез

Яулыкларны кәрзингә куегыз!

 

А.б: Матрешка апа! Кәрзинең бик зур, тагын нәрсә бар икән?

Матрешка: Тагын, балалар,

Матур-матур кашыклар бар!

Мин аларны өләшәм,

Биетеп алыгыз кашыкларны.

 

Җыр-бию: “Кашыклар-бииләр” ( “Ах, вы сени” музыкасына)

1. Кашыкларны биетик,

Бергәләп сугыйк.

Аркаларына сугып

Тавышларын чыгарыйк.

 

2. Кашыкларны күтәрик

Берсен берсенә сугый

Берсен берсенә сугып

Кашыкларны төшерик.

 

3. Бергә утырыйк әле,

Идәнгә сугыйк әле.

Бер-ике, бер-ике,

Идәнгә сугыйк әле. (Хәзер торып басыйк әле)

 

4. Корсакка шакылдатыйк,

Тавышларны ишетмик.

Шыпырт кына сөйләшә

Бер аваз ишетелә.

 

5. 1 баланыкы кебек.

 

Килеп керә песи.

Песи: Йөрдем, йөрдем,

Җыр-бию тавышын ишеттем.

Сездә күңелле икән,

Сезнең белән уйнарга телим.

 

Матрешка: Мени кая икән син,

Мин сине эзләдем.

Әйдә, бераз уйна балалар белән,

Аннары өйгә алып китәм, Мыраубикә.

 

Уен: “Чыпчыклар белән Песи”

Чыпчыклар очып йөриләр, музыка астына песи аларны тотарга тели – тота алмый, музыка туктау белән чыпчыклар урындыкларга чабып утыралар – 2-3 кат.

 

Матрешка: Балалар! Минем кәрзинемдә чәчәкләр дә бар. Чәчәкләр белән бер бию биегез әле (чәчәкләрне өләшеп чыга)

 

Чәчәкләр биюе (“Ямьле язлар җиткәч”)

“Чәчәкләр биюе”

 

А.б: Матур биедегез, ә хәзер чәчәкләрне әниләргә бирегез.

Балалар чәчәкләрне бүләк итеп әниләре белән группага баралар.

 

Чувашия Республикасы

Батыр районы

Кзыл-Камыш авылы

Шыгырдан “Сандугач” балалар бакчасы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

музыка тәрбиячесе

БАСЫРОВА ЛИЛИЯ РӘШИТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий