Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Табигать – зур байлык”

95197798_24mQkw3C72gЗурлар төркеме

 

Максат. Туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү, балаларга әхлак тәрбиясе бирү.

Җиһазлау. Зал урман күренеше белән бизәлгән, стенада табигатькә багышланган рәсемнәр; каен, имән, чыршы агачлары рәсемнәре, башларына төлке, керпе ярымбитлекләр, ярымшарлар картасы куярга мөмкин.

 

 

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар. Бүген бездә бәйрәм – планетабызның табигатен саклау көне. (Экранда ярымшар картадан күрсәтеп узу).

Ике бала шигырь укый.

 

1 нче бала.

Җир шарында гүзәл табигать,

Иксез-чиксез кырлар, далалар.

Сулар саф, һава чиста булсын,

Шаулап торсын яшел урманнар.

 

2 нче бала.

Әйдәгез урманга һәм кырга,

Табигать китабын укырга.

Бу китап гаять зур, гаять бай

Анда бар: Җир, Су, Күк, Кояш, Ай.

 

Балалар алдан әзерләп куелган автобус макетына “утырып” урман аланына юл тоталар. (“Зәңгәр күл” җыры башкарыла).

Экранда урман аланы рәсеме чыга; агачлар бастырыла, чәчәкләр урнаштырыла; кошлар сайраган, чишмә чылтырап аккан тавышлы фонограмма кушыла.

 

Тәрбияче. Балалар, без сезнең белән урман аланында. Тыңлагыз әле, балалар, ничек матур итеп кошлар сайрый, агачлар шаулый, чишмә чылтырап аккан тавыш та ишетелә. (Балалар шигырләрен укыганда экранда туры китереп рәсем күрсәтелә)

 

Бала. Күрче, күрче, нинди алан!

Үсәләр алмагачлар.

Җәй җиткәчтен шау чәчәктә

Утыралар инде алар.

 

Тәрбияче. Балалар, монда күпме үлән, чәчәкләр баш калкыткан, беренче чәчәкләр дә күренә. Әкрен генә тыңласаң, бәлки үзләре ни турында сөйләгәннәрен дә ишетербез. (Тыныч кына көй яңгырый).

Болындагы чәчәкләр сүзгә килә, һәм бер-бер артлы сөйләшә башлыйлар.

 

Умырзая. Кар астыннан урман аланында

Баш калкыта умырзаялар.

Тик өзәләр тамырларын корытып аланлыкка килгән балалар.

 

Күкебаш. Мин дә язның матур бер чәчәге, күкебаш була исемем.

Аерсагыз мине дусларымнан, бу аланны кайчан күрермен?

 

Нәүрүз чәчәк. Язнының беренче чәчәге –

Мин инде ул – нәүрүз чәчәк.

Мөгаен, матур чәчәк, дип,

Бу балалар өзәчәк.

 

Тәрбияче. Һай, балалар, бу чәчәкләр куркып беткәннәр бит. Нишләп шулай куркалар соң алар кешеләрдән?

Бала. Кешеләр аларны өзәләр, тамырлары белән җыялар. Алар юкка чыгарга мөмкин. Шуңа да аларны “Кызыл Китап” битләренә керткәннәр.

 

Бала. Бар соңгы кат очкан кошлар…

Соңгы чәчәкле гөлләр…

Килер буынга калырмы, рәсемдә генә алар?

 

Бала. Мондый сүзләр уйландыра,

Киләчәк бит безнең кулда

Без – табигать сөючеләр, аны саклау уебызда.

Тәрбияче. Балалар, сез үскәч тә табигатькә мәрхәмәтле, шәфкатьле балалар булып калырсыз дип ышанам.

Балалар. Әйе, без табигатьне яратабыз.

 

“Чәчәкләр җыю” уены уйнала.

Максат: төрле кисәкләрдән кирәкле чәчәкне җыю, чәчәкнең исемен атау.

Уен барышы: бер команда кыр чәчәкләрен, икенче команда бакча гөлләрен җыя.

Тәрбияче. Балалар, монда бик күп агачлар үсә, сандугачлар сайрый.

Бала. Ай-яй, бик куе урман,

Ничек болай зур булган.

Күп төрле агачлары –

Нәрсә сөйләр болары?

 

(Агачлар ролен башкаручы балалар ярым битлекләр киеп зал уртасына чыгалар)

Имән. Минем исемем – имән,

Мин күптән яшәп киләм.

Бик көчле агач имән,

Җилләргә, давылларга

Берсенә дә баш имәм.

 

Юкә. Ә мин юкә исемле,

Юкә – ул чәчәк төсле,

Яныннан китәсе килми,

Һәрвакытта хуш исле.

Бал кортлары киләләр

Миңа безелдәп кенә.

Иң тәмле балын җыеп

Алып китәләр сезгә.

 

Чыршы. Ә без чыршы, күрәсез,

Чыршы булмый энәсез.

Тик бер үпкәм бар сезгә.

Кешеләр кисеп китә

Бәйрәмгә дип кыш көне.

Шуңа бик тә борчылам,

Азайдылар ишләрем, ялгыз калсам, нишләрмен?

 

Каен. Минем исемем – каен,

Үсәм һәр урман саен.

Буем үсә бик озын,

Ак кәгазь кебек тузым.

Ләкин сезгә бар зарым,

Суларым ага язын.

Сылап кына китегез,

Безгә ярдәм итегез.

 

Балалар. Сезгә ярдәм итәрбез,

Сүзегезне үтәрбез. (Балалар агачның ярасын сылап куялар).

 

Тәрбияче. Безнең урман – урман менә,

Аңа җитү кая ул!

Моңлы да ул, серле дә ул

Файдалы да, бай да ул.

Җиләк дисәң, учлап сипкән,

Гөмбә дисәң җый гына.

 

Татар халык уены “Җиләк җыям, как коям…”

Тәрбияче. Балалар, кояш кыздыра, тамак кипте, әйдәгез әле, чишмә янынына якынрак барыйк. Карагыз әле, менә монда нинди саф сулы чишмә саркып чыккан. Тик юлын зур гына бер таш каплап тора. Мескен чишмә һич юл ала алмый. “Ярдәм итегез”, – ди. (Балалар ташларны алып куялар, чүп-чардан аралыйлар. Су тавышы, челтерәп аккан чишмә тавышы ныграк ишетелә).

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар, хәзер рәхәтләнеп эчегез инде. Чишмә суы бик шифалы була ул, әмма салкын да була, сак булыгыз, тамакларыгызга салкын тимәсен.

 

Тәрбияче. Йөрдек урман аланында,

Җәнлекләр, кошлар күрдек.

Ярдәм иттек агачларга,

Бик күп нәрсәләр белдек.

 

Тәрбияче. Балалар, без бүген юлда очраган һәр үсемлеккә, хайванга ярдәм иттек. Сез бүгенге сәяхәтебездән нинди нәтиҗәләр ясадыгыз? (Үсемлекләрне сакларбыз, чәчәкләрне өзмәбез, кош ояларына тимәбез, агач-куаклар утыртып урманнар үстерербез, чишмә-күлләрне чиста тотарга тырышырбыз).

 

(Балалар кич белән табигать турында рәсемнәр ясыйлар)

 

Татарстан Республикасы

Тукай муниципаль районы

 “Лебедушка” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ЗАГРЕТДИНОВА ГӨЛСИНӘ ГАСИМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий