Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Сәламәт күңелдә – сәламәт акыл”

Veselaya_Gimnastika_dlya_malysheyМәктәпкә әзерлек төркемендә бердәм бирү эшчәнлеге.

 

Сәламәтлек проектын йомгаклау уңаеннан бәйрәм  –  шөгыль

Максат: балаларның физик һәм акыл сәламәтлеген саклаү, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тәрбияләү.

БУРЫЧЛАР:

“Физик культура” белем бирү өлкәсе: спорт яратырга кызыксынучалыкны, мөстәкыйльлекне тәрбияләү; ихтыяр көче, сабырлык, кыюлык сыйфатлары тәрбияләү;

Социальләштерү белем бирү өлкәсе: балаларның үз җенесләренә хас сыйфатлар булдыру омтылышын формалаштырүны дәвам итү;

Танып  –  белү белем бирү өлкәсе: күңелебезне матур уйлар, сүзләр белән тәрбияләү, көндәлек тормышта уен вакытында башкаларга карата ягымлы мөгаләмә булдыру, сөйләм чаралары ярдәмендә конфликтларны парларда уңай хәл итәргә ирешү, арганлыктан, стресстан релаксация ярдәмендә чыгу;

Мүзыка белем бирү өлкәсе: балаларнын музыканы хис  –  тойгы белән кабул итү.

Җиһазлар: йомгак, магнитофон седи, күнелле смайликлар значогы.

 

 

Эшчәнлекнең барышы

Балалар марш музыкасына керәләр.

Т: Сезне шушы матүр бүлмәбездә сау  –  сәламәт күрүемә мин бик шат. Бүген без үзебезнең сәламәтлек проектын йомгаклау уңаеннан шөгыльне бәйрәмчә үткәрәбез.

Т:   –   Кәфләрегез ничек?

Б:  –  Кояшлы иртә кебек.

Т:  –  Әйдәгез әле, бер-беребезгә хәерле иртә телик.

Балалар: Хәерле иртә сиңа, хәерле иртә миңа, хәрле иртә сезгә, хәерле иртә безгә.

Т: Балалар, бирегез әле мина кулыгызны, кулыгыздагы җылыгызны. Менә, балалар, без кулларны тоташтыргач рәхәт һәм җылы булып китте.

Елмая, көлә кояш, сез дә елмаегыз әле бераз. Менә хәзер бигрәк тә күңелле булып китте. Сезнең елмаю башкаларга да күчсен.

Балалар, карагыз әле, безгә кунаклар килгән. Үзебезнең йөрәк түреннән чыккан җылы хисләребезне аларга җыр аша җиткерик, яхшы кәеф телик.

 

Җыр “Хәерле көн”

 

Т: Бүген, балалар, нинди көн?

Б: Сәламәтлек көне.

Т:  –  Дөрес, сәламәтлек көне. Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур бәхет -саулык. Сәламәтлек кеше өчен иң кадерле нәрсә, аны бер югалтсаң, кире кайтаруы авыр. Сез ничек аңлыйсыз сәламәтлек сүзен?

Балаларның җавабы.

– Сәламәтлек – ул яхшы кәеф, матурлык, чисталык.

– Дөрес уйлыйсыз. Ә менә кеше сәламәтлегенә матур итеп сөйләшү дә, ягымлы караш та йогынты ясый. Кешеләргә һәрвакыт изге күңелле булырга кирәк, бер-беребезгә ягымлы сүзләр әйтеп күңелләребезне күтәрергә кирәк. Ә хәзер, әйдәгез, “Серле йомгак” уенын уйнап алыйк. Түгәрәкләнеп коверга утырабыз, үз янәшәбездәге иптәшебезгә матүр сүз әйтеп йомгакны тапшырабыз.

 

“Серле йомгак” уены

 

– Әйдәгез әле, җепләребезне үзебезгә таба әкрен генә тартыйк, карагыз әле, нинди могжизалы күренеш пәйда булды. Ни өчен могжизалы? Чөнки анда безнең күңелләрдән матур, ягымлы, якты сүзләр чыкты. Менә хәзер без сезнең белән бөтенбер, шулай бер-беребезгә матур сүзләр әйтеп, бер-беребезне хөрмәтләп яшик.

Әйтегез әле, балалар, кеше үзе генә яши аламы?

Балаларнын җавабы: – Юк, кеше берүзе генә яшәсә, аңа күңелсез була, ул авырый башлый.

Т: Димәк, кеше һәрвакытта да кеше белән аралашып яшәргә тиеш, әмма сез бит кайчакта ачуланышып та аласыз. Әйдәгез әле, парлашып бү ситуацияне “Үпкәләшү-дуслашу” күнегүендә күрсәтик.

 

“Үпкәләшү-дуслашу” күнегүе

 

Т: Әйтегез әле, сезгә ачуланышканда рәхәтме?

Б: Юк, күңелсез.

Т: Ә дуслашкач?

Б: Рәхәт тә, күңелле дә

Т: Шуңа күрә дус-тату яшик, бер-беребезне рәнҗетмик. Әйдәгез әле, мин сезгә бер кечкенә куян турында әкият сөйлим:

 

Борын-борын заманда бер куян яшәгән. Аның булган 3 баласы. Берсе бик бәләкәй булган, гел үсми дә үсми икән, гел эче авырта икән.

 

Музыка астына куян керә.

Т:  –  Ни булды сиңа, Куян? Нишләп син мондый кыяфәттә?

Куян: Әллә нәрсә булды эчкә. И авырта, түзәм көчкә.

Т: Куян хәленә калмас өчен һәрвакытта да чисталыкны сакларга кирәк, кулларны юып ашарга утырырга кирәк, күбрәк спорт белән шөгыльләнергә кирәк.

Ә менә безнең балалар авырмыйлар. Сәбәбен беләсең килсә, үзләрен тыңлап кара.

 

1 бала.

Иренмим беркайчан да,

Иртән торып басам да.

Физзарядка ясый башлыйм,

Тәрәзәмне ачам да.

 

2 бала.

Бер, ике, өч, бер, ике, өч,

Сулыйм да иркен итеп.

Күкрәк киереп атлап китәм

Кулны канаттай җилпеп.

 

3 бала.

Чүгәлимен, торамын,

Башны уңга борамын.

Аннан сулга карыймын

Һәм сикерә башлыймын.

 

4 бала.

Шуңа күрә барыбыз да

Сәламәт, йөзебез шат.

Сәламәт буласың килсә,

Син спортны ярат.

 

5 бала.

Хәрәкәттә  –   бәрәкәт,

Тәнгә керә көч һәм дәрт.

 

6 бала.

Тәрбияче апа әйтә:

Тәмле була ашарга.

Барыгыз да, әйдәгез,

Физзарядка ясарга.

 

Гимнастика “Солнышко лучистое”

Хәзер мин сезне могжизалы сәяхәткә алып киттәм. Сәяхәткә барыр өчен күзләрне йомып унайлы итеп паласка әкрен генә ятарга кирәк.

Релаксация

Үзебезнең самолетка утырып зәңгәр күккә очабыз. Безне анда кояш каршылый. Кошлар оча, тирәбездә күбәләкләр бөтерелә, әкрен генә искән җил дә безнең битләрне сыпыра. Әнә тегендә ак болытлар йөзә, алар бертөсле генә түгел, берсе ак куянга ошаган, икенчесе ак песи баласына ошаган, өченчесе ак мамыкка ошаган.

 

Менә без бер таныш булмаган күл күрәбез, карлыгачлар сезне сәламли. Әнә тегендә бер балыкчы көймәдә йозә. Ул сезгә карый һәм кулын болгый.

 

Менә без әкрен генә төшәбез. Анда безне чәчәкле аланнар каршылый. Чәчәкләр сезгә яхшы кәеф телиләр. Әнә безнең балалар бакчасы күренәң Анда балалар туп белән уйныйлар. Әнә бер малайның тубы тәгәрәп китте. Ул тубы артыннан йөгерә. Без дә бакчабызга кайтып җиттек. Безне анда тәмле ашлар, матур уенчыкларыбыз көтә. Хәзер, әйдәгез, әкрен генә күзләребезне ачып урыннарыбызга басыйк.

 

Шөгылебез ахырына якынлашып килә, минем сезгә бары тик яхшы кәефләр генә телисем килә. Бер-беребезне рәнҗетмик, тату яшик. Мин сезгә бүген буш килмәдем, шөгылебезнең истәлеге булып калсын өчен мин сезгә күңелле смайликлар бүләк итәм.

Балаларның муеннарына смайликлар элү.

 

Чыршыдай биек булыгыз,

Нараттай төз булыгыз,

Зиректәй алсу булыгыз,
Кояштай сылу булыгыз,

Имәндәй таза булыгыз,

Тәртипле һәм сәламәт булыгыз.

 

“Физкультура” җыры.

Марш белән чыгып китәләр.

 

Татарстан Республикасы

Азнакай шәһәре

 “Катнаш төрдәге 17 нче “Аккош” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ГАЛИНА ЛӘЙСӘН ФАЯЗ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий