Яңа фикерләр:

postheadericon Муса Җәлил шигырьләре

детки в клеткеЧитлектәге хайван балалары (С.Маршактан тәрҗемә)

Фил

Филгә туфли биргән идек,

Ул аларны кимәде.

– Ник кимисең? – дигән идек,

Менә ничек сөйләде:

 

– Бу туфлиләр бик тарлар,

Миңа булсын киңрәк.

Аннан, монда бер пар гына,

Миңа ике пар кирәк.

 

Көнгерәләр

Әнә ике көнгерә,

Төсләре куе көрән,

 

Берсе чүгәләп тора,

Икенчесе сикерә.

 

Койрыгын ул шап итен

Җиргә сугып ала да

 

Кинәт кенә ялт итеп

Сикереп ала һавага.

 

Фил

Сакчы бабай филгә эчәргә

Лаканны су белән тутырды.

 

Ә көн эссе, филгә ни эшләргә?

Ул юынырга шуннан тотынды.

 

Колагын һәм башын югач та,

Лаканда су бетте, бушады.

 

Африкалы безнен кунакка

Cy коену чиксез ошады.

 

Тик күпмегә җитсен бу лакан?

Аңа кирәк күл яки фонтан!..

 

Жираф

Чәчәкне өзү бик җиңел

Кыска буйлы балага.

Ә шулай озын булсаң,

Кыен өзеп кабарга.

 

Көнгерә

Яшь көнгерә чабып килгән

Карт әнкәсе янына,

Ул сеңлесен чакыра бергә

Уйнап-йөгереп алырга.

 

Ә сеңлесе утыра шунда

Иртә, көндез, кичен дә –

Әнисенең корсагында,

Җылы капчык эчендә.

 

Мартышка Маго

Африкадан йөзеп

Матрос кайтты, һәм ул

Алып кайтты безгә

Бер яшь бала маймыл.

 

Яшь булса да маймыл,

Бик күп газап чиккән.

Туган иле аның

Ерак Алжир икән.

 

Алжир иле аның

Еш исенә төшә.

Ул, ачыккан саен,

Балык мае эчә.

 

Арыслан балалары

Беләсезме безнең әтине

-Таза, авыр, калын тәпине,

Көчле, күркәм, җирән арыслан ул

Муенына яллар аскан ул.

 

Аның тавышы калын, акырса —

Ишетелер ерак, бик ерак.

Ул ит ашый, ә без кечкенә,

Без имәбез бары сөт кенә!

 

Юлбарыс баласы

Якын торма, әй, миңа,

Мин алай юаш түгел,

Мин кечкенә юлбарыс,

Песи баласы түгел.

Кыр атлары

Африканың атлары,

Буй-буй кара сыртлары.

Дәфтәр сызыгы кебек

Аркалары, ботлары.

 

Кызу чабып әйләнә

Ямь-яшел киң болынны.

Тирәсендә әйләнә

Матур шаян колыны.

 

Ябалаклар

Менә сезгә ике ябалак,

Утырдылар бергә яңарак!..

Уяу чакта алар ашыйлар,

Ашаганда йокыны ташлыйлар.

 

Тәвә баласы

Тәвә баласы

Кечкенә мескен,

Кайгыра бугай,

Аңламый һичкем.

 

Иртән бирделәр

Тулы ике чиләк.

Аз булган, ахры,

Көрпәме кирәк.

 

Тәвә кошы баласы

Мин – тәвә кошы баласы,

Мин эремен һәм чыдам.

Ачулансам, шул таза

Аягым белән сугам.

 

Курыккан чакта йөгерәм

Муенымны сузып мин

Кош булсам да оча алмыйм

Һәм сайрый да белмим мин.

 

Чыпчык хайваннар бакчасында

– Кайда ашадың син, чыпчык?

– Хайваннар бакчасында.

Тамагым бик ачкан иде,

Йөреп чыктым барсын да.

 

Төлке белән аш ашадым,

Морж белән су эчтем.

Торнага тары чүпләштем,

Филгә орлык бүлештем.

 

Тик бер арыслан баласында

Минем юлым уймады.

Һәм ул үзе чак-чак кына

Мине ашап куймады.

 

Каз бәбкәсе

Hи булган бу балага?

Өстеннән чат су ага.

Ул елгада су керде,

Чумды, йөзде, сикерде.

Кая, тизрәк берегез

Аңа сөлге бирегез!..

Кыр эте динго

Мин төлке дә түгел, бүре дә…

Тыштан гына шулай күренәм.

Мин көчлерәк һәм дә олырак,

Исмем «динго» – усал кыр эте.

 

Мин яшәдем урман буенда,

Австралия кырында

Коткармадым ауның берсен дә,

Мин бит динго – җитез кыр эте.

 

Кенгураны бер көн кудым мин,

Аның барыр юлын будым мин,

Аннан җитезрәк булдым мин,

Чөнки динго – армас кыр эте.

 

Хәзер торам сезнен каршыда,

Килеп карый мине барсы да,

Йөренәм мин йөрәк ярсудан,

Хәзер динго – тоткын кыр эте.

 

Аны куып озак чаптым мин,

Ахры, аны аптыраттым мин,

Койрыгыннан барып каптым мин,

Мин шул динго — усал кыр эте.

 

Ялгыз түгел ләкин мин монда,

Үсеп килә инде үлым да,

Ул дөньяга килде шушында,

Ә мин динго — ерак кыр эте.

 

Эскимослар эте

Читлегемә язу элгәннәр:

«Якын килмә, тешләр» дигәннәр,

 

Ышанмагыз аңа, балалар!..

Мин иң юаш ерткыч арада.

 

Мин читлектә, белмим ни өчен,

Шуна менә бер дә төшенмим.

 

Пингвин

Мин матур бит, бәрхет кебек,

Тутырып куйган капчык кебек.

Мин диңгездә йөздем элек,

Корабларны уздым йөзеп.

Ерак хәзер мин диңгездән.

Бу бакча күлендә йөзәм.

 

Пингвин балалары

Без икебез бертуган,

Пар йомыркадан туган.

Анабызны күрмәдек,

Кемлеген дә белмәдек.

Кайдан аны табарга?

Белмибез юл аңарга.

Без белмибез сезне дә,

Хәтта үзебезне дә.

Кем без? – Казмы? Чыпчыкмы?

Павлин, әллә сыерчыкмы?

Кемнәр без? Нинди чеби?

Белдек: без бит пингвин.

 

Ак аюлар

Туннарыбыз пар безнең,

Зур күлебез бар безнең,

Икәү күлгә чумабыз

Һәм йөзәбез шунда без.

 

Cy салкынча һәм бик саф,

Алыштыра сакчы карт

Йөзәбез төрле якка,

Йә сырт белән, йә чалкан.

Әй… абзыкай, уңгарак!..

Миңа бәрелмә, кара!

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий