Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Убырлы карчык хикмәтләре”

геомУртанчылар төркеме өчен

 

Максат:

1. “Киң”, “тар”, “биек”, “тәбәнәк”, “озын”, “кыска”, “озынрак”, “кыскарак” һ.б.төшенчәләрне ныгыту.

2. Геометрик фигураларны төсе, формасы, күләме буенча чагыштырырга өйрәтүне дәвам итү.

3. Биш эчендә тәртип буенча санау күнекмәләрен формалаштыру.

4. Тирә-юньдә ориентлашу, шартлы билгеләрне танып белү күнекмәләрен үстерү.

5. Иҗади һәм образлы күзаллау сыйфатлары тәрбияләү.

Демонстратив материал:

Шнурлардан ясалган тар һәм киң “сукмаклар”; магнитлы конвертлар; өч кыршау; уенчык саескан; төрле зурлыктагы чыршы рәсемнәре; саннар язылган карточкалар; бубен; группаның планы; конфетлар салынган тартма.

Өләшмә материал:

Төрле төстә һәм төрле озынлыктагы ике тасма, биш өчпочмак, биш кавдрат; 1дән 5 кә кадәр саннар.

 

 

Шөгыль барышы:

Т: – Балалар, карагыз әле, почтальон безгә ниндидер хат алып килгән. Укыйк әле, кемнән икән бу хат. Балалар бакчасының уртанчылар төркеменә Убырлы карчыктан, диелгән. Тыңлагыз, менә нәрсә язылган монда.

“Исәнмесез, балакайларым! Сезгә урман җәнлекләре күчтәнәч биреп җибәрделәр, ә мин сезнең белән шаяртып алырга булдым. Минем табышмак-мәсьәләләремне чишсәгез – күчтәнәчне табарсыз. Әгәр инде белмәсәгез – күчтәнәчне мин үземә алам…”

Т: – Балалар, нишлибез соң, эзлибезме күчтәнәчне?

 

Менә сезгә беренче табышмак: “Группага керүгә уңга борылыгыз, сезнең алда ике сукмак булыр. Нинди алар? (Тар һәм киң) Кулга кул тотынып, парлашып сукмаклар аша узыгыз. Уң якта нинди сукмак? (Тар) Сул якта нинди сукмак? (Киң) Кайсы сукмактан гына парлашып узып була? (Киң) Әйдәгез, киттек.

Т: – Менә без урман аланына килеп җиттек. Карагыз, анда чыршы агачы үсә. Убырлы карчык монда каядыр үзенең табышмагын яшергән. Чыршыда юк, чыршы астында юк, чыршы өстендә юк, чыршының уң ягында юк, сул ягында юк. Бәлкем, ул чыршы артындадыр? Менә бит, Убырлы карчык безгә шундый карточкалар калдырган (Геометрик фигуралар ). Сез кыршау-өйләр эченә шушы фигураларны дөрес итеп урнаштырырга тиеш. Бу өйдә нинди фигуралар яши? (Зур зәңгәр квадратлар) Икенче өйдә? (Кечкенә кызыл өчпочмаклар) Ә бу өйдә? (Сары түгәрәкләр)

Кәрзиннән берәр фигура алып кыршау-өй эченә салыгыз.

Т: Убырлы карчыкның гозерен үтәдек, афәрин, булдырдыгыз! Барлык геометрик фигуралар да төсе, формасы, күләме буенча урыннарына дөрес кереп урнашты. Тагын нәрсә эшләргә икән безгә? Карагыз әле, саескан безгә хат алып килгән. Ә анда: “Тар сукмактан барыгыз”, – дип язылган.

(Балалар бер-бер артлы тар сукмактан баралар, өстәлләр янына килеп чыгалар)

Т: - Менә кая китереп җиткерде сезне тар сукмак. Әйдәгез, өстәлләр артына утырабыз. (Тактада эш)

Т: – Карагызчы, аланлыкта чыршылар үсеп утыра. Ничә чыршы үскән, балалар?

Адилә, санап килче чыршыларны: бер чыршы, ике чыршы, өч чыршы, дүрт чыршы, биш чыршы. Барлыгы биш чыршы.

–         Балалар, чыршылар бертөрлеме? (Төрле-төрле) Нинди билгесе буенча алар аерылалар? (Биеклеге буенча)

–         Арслан, чыршыларны иң биегеннән тәбәнәгенә таба тезеп куй әле.

–         Ләйсән, иң биек чыршы ничәнче урында? (Беренче)

–         Надира, иң тәбәнәк чыршы ничәнче урында? (Бишенче)

–         Булат, беренче чыршы икенче чыршыдан биегрәкме, әллә тәбәнәгрәкме?(Биегрәк)

–         Рүзәл, бишенче чыршы дүртенче чыршыдан биегрәкме, әллә тәбәнәгрәкме? (Тәбәнәгрәк)

Т: – Ә хәзер сезнең белән бер уен уйнап алырбыз : мин сезгә сан язылган карточка күрсәтәм, ә сез шул санны кычкырып әйтегез һәм санауны бишкә кадәр дәвам итегез (“2”, “4”, “3”)

Ә хәзер кирегә таба саныйбыз (“5”, “3”, “4”)

 

Ял минуты

Кайда минем уң кулым, ул монда (Кул чабалар)

Кайда минем сул кулым, ул монда (Кул чабалар)

Куллар алда, куллар артта,

Куллар өстә һәм янда.

 

(Өләшмә материаллар белән өстәл артында эш)

Т: – Сезнең каршыгызда өстәлдә тасмалар ята. Балалар, тасмалар нинди? (Озын һәм кыска) Озын тасма нинди төстә? (Кызыл) Кыска тасма нинди төстә? (Яшел) Кыска тасманы озын тасма янына куегыз. Кайсы тасма озынрак? (Кызыл) Кайсы тасма кыскарак? (Яшел) Балалар, мин ничә тапкыр бубенга сугам, озын тасмага шулкадәр өчпочмак тезегез (биш), ә кыска тасмага шушы карточкадагы кадәр (сан язылган карточка күрсәтәм) квадрат тезегез (дүрт).

–         Диана, синең озын тасмаңда ничә өчпочмак булды? (Биш) Ислам, синең кыска тасмаңда ничә квадрат? (Дүрт) Алина, квадратлар күбрәкме, өчпочмаклармы? (Өчпочмаклар) Тимур, өчпочмаклар квадратларга караганда ничәгә күбрәк?(Бергә) Ә хәзер 5 һәм 4 саннарын табыгыз һәм тиешле тасмалар янына куегыз. Данил, фигуралар бертигез булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк? (Кыска тасмага тагын бер квадрат куярга кирәк, озын тасмадан бер өчпочмакны алып куярга кирәк).

Т: – Әфәрин, балалар, булдырдыгыз! Ләкин бит әле Убырлы карчык безгә мәсьәләләр әзерләп куйган. Игътибар белән тыңлагыз:

 

Өй түбәсендә биш чыпчык,

Берсе китте очып, калганнары чырык-чырык,

Ничә чыпчык чырык-чырык? (4)

 

Алар арганчы чыркылдашты,

Ә берсе түзмәде, очып китте. (3)

 

Т: – Балалар, без сезнең белән бөтен биремнәрне дә үтәдек, табышмакларны чиштек, ә күчтәнәчне тапмадык… Ләкин, моңсуланмагыз, минем бер планым бар. Ул планда Убырлы карчык безнең группаның схемасын ясаган : тәрәзәләр, ишекләр, җиһазлар. Күчтәнәчле тартма яшерелгән урынны ул кызыл өчпочмак белән билгеләгән. Игътибар белән карасак, без аны шәт табарбыз ( План белән эш).

( Балалар тартманы табып алалар.Ике конфет артык кала. Балалар конфетларны кемгә бирү турында киңәшләшәр)

 

Кулланылган әдәбият:

  1. Р.А. Жукова “Математика. Уртанчылар төркеме. Дәрес эшкәртмәләре.” – Волгоград, ИТД “Корифей”, 2008.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

60 нчы номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ГЫЙМАДИЕВА ЧУЛПАН РӘИС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий