Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Киемнәр безне бизи”

IMG_2614Мәктәпкә әзерлек төркеме

 

Бурычлар:

1. Балаларның логик фикерләү сәләтен, сөйләм телен үстерү.

2. Халык сәнгате аша балаларда киемнәргә карата зәвык, сакчыл караш, матур итеп киенергә теләк тәрбияләү.

3. Татар халкының үткәненә кызыксыну уяту, милли традицияләребезгә хөрмәт хисе тәрбияләү.

Сүзлек: түбәтәй, читек, калфак, милли, борыңгы.

Җиһазлау: ноутбук, экран, презентация материалы, милли киемдәге курчаклар, кисмә рәсемнәр.

 

 

Шөгыльнең барышы

I. Исәнләшү, шөгыльнең максатын билгеләү.

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар. Хәерле көн. Без сезнең белән татар теленнән шөгыль-дәрескә җыелдык. Әйдәгез, бергәләп дәрестә ничек утырырга кирәклеге белән танышып китик әле. Бу кагыйдәләр сезнең өчен, балалар. Алар бөек галимебез Р.Фәхреддиннең “Нәсыйхәт” китабында язылганнар. (Слайд 1-2)

1. Кагыйдәләр белән танышу:

- Үз урыныгызда һичбер якка авышмыйча, укытучыга туры карап, әдәп белән утырыгыз.

- Дәрескә күңел салыгыз.

- Дәрес вакытында башкалар белән төртешмәгез.

- Дәрес вакытында сөйләшмәгез һәм башка эшләргә күңелегезне бирмәгез.

- Сораган сүзне дөрес аңлап, ачык тавыш белән җавап бирегез.

- Укытучының һәр сүзен мәхәббәт белән үтәгез.

 

2. Бүген без сезнең белән Киемнәр иленә сәяхәткә барырбыз. Әйдәгез, “карусельга” утырыгыз. (“Карусель” уены уйнала.) Менә без борынгы киемнәр иленә килеп тә җиттек.

 

3. а) Әңгәмә. «Татар милли киемнәре».

– Балалар, сез нинди киемнәрне беләсез, әйдәгез, искә төшерик әле (Балалар җаваплары тыңлана)

- Аларны кемнәр кия? Кайда, кайчан кияләр? (Һәр сорауга җаваплар тыңлана)

– Ә сезнең калфак, түбәтәй, читек сүзләрен ишеткәнегез бармы?

– Кемнең калфак, түбәтәй, читек күргәне, аларны кигәне бар?

– Рәхмәт, балалар, сезнең күпләрегез алар белән таныш инде, аларны безнең бәйрәмнәрдә киеп чыгыш ясаганыгыз да бар. Ә кемнәр белми, рәсемнәргә карагыз, хәтерләп калыгыз. (Слайдлар карау)

– Балалар, калфак, түбәтәй – аларны татар халкының милли баш киемнәре дип, ә читекне милли аяк киеме дип йөртәләр.

– Аларның нинди үзенчәлекләрен әйтергә була? (Алар бик матур, аларны татарлар кия, аларда төрле рәсемнәр, бизәкләр ясалган һ.б.)

– Бу рәсемнәрне, бизәкләрне икенче төрле орнамент диләр. Татар халык киемнәрендә нинди орнаментлар (бизәкләр) күренә?

– Әйе, күп вакыт чәчәкләр чигелгән була. Милли бизәкләрдә нинди төс юк?

 

б) Татар милли киеме кигән кыз һәм малай курчакларны карау, аларның киемнәре турында фикер алышу.

– Малай белән кызның киеме нәрсә белән аерыла? (Җаваплар)

 

4. Мин сезгә бер бик матур шигырь укыйм, ә сез игътибар белән тыңлагыз. «Татар баласы»

Калфак кигән кыз баланың

Багып алчы йөзенә.

Нинди гүзәл татар кызы,

Күз тимәсен үзенә.

Килешеп тора түбәтәй

Аның күркәм йөзенә.

Нинди матур татар улы,

Күз тимәсен үзенә.

– Шигырьдә сүз кемнәр, нәрсәләр турында барды? (Җаваплар тыңлана).

 

5. Шигырь – табышмаклар әйтү:

а) Яңа гына идем итек.

Ч өстәгәч, булам… (читек) (Слайд)

 

ә) Әнием, ак сәйлән тезеп,

Чиккән яшел бәрхетне.

Бар башымда… (түбәтәем)

Мин бүген бик бәхетле.

 

б) Җырлый-җырлый сәхнәләрдә

Кызларның биер чагы.

Кызларга бик килешә

Башындагы…(калфагы)

 

6. – Ә хәзер ял итеп, уйнап алабыз. Җырлы биюле уен «Түбәтәй». Түбәтәй кемдә кала, шул балага “җәза” бирелә: бии, җырлый, табышмак әйтә һ.б.

Түбәтәйнең иң матурын кигәнсең,

Бик ераклардан кунакка килгәнсең.

Түбәтәең энҗеле дә укалы,

Түбәтәем менә кемдә тукталды.

Яле, дустым, җырлап кына ал әле.

 

– Балалар, татар милли киемнәр сезгә ошадымы? Бу киемнәрне бүген еш кияләрме? Аларны ничек, кайчан кияргә кирәк? Ә сез аларны киеп йөрер идегезме?

 

7. – Үстерешле уен “Бу нинди бизәк” (Кисмә рәсемнәрне җыю: өчьяфрак, лалә, канәфер.)

– Балалар, бу рәсемнәр белән сез калфак, түбәтәй, читекләрне дә бизи аласыз. Бүген без бергәләп күп нәрсәләрне искә төшердек, күп нәрсәләргә өйрәндек. Татар халкының күренекле шәхесе Ризаэддин Фәхреддин, аның балалар өчен язылган дәрестә утыру кагыйдәләре белән таныштык. Ул әле “Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас” дигән. Мин сезнең һәрвакыт тәрбияле булуыгызны телим. “Алтыннан да кыйммәтле, оҗмах нигъмәтләреннән дә кадерле булган нәрсә – тәрбияле баладыр. Тәрбияле бала бик билгеле булыр, эшләгән эшләре тәрбиясен күрсәтеп, белдереп торыр.” [5, 439] Тәрбияле балалар гына үз мирасын онытмас, гореф-гадәтләрен югалтмас. Бүген карап узган милли киемнәр дә татар халкының мирасы булып санала. Онытмагыз, балалар.

 

Файдаланылган әдәбият

  1. Закирова К.В., Гаффарова С.М., Әткәм-әнкәмнең теле. – Казан: Мәгариф нәшрияты, 1997. – 80 б.
  2. Зарипова З.М., Вәҗиева Л.Н, Туган телдә сөйләшәбез: 5-7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек. – Казан: Фолиат, 2012.- 47 б.
  3. Сергеева Н., Гомер агачы. – Казань: Магариф, 2008. – 38, 49 б.
  4.  Фәхреддин Р. Нәсыйхәт. – Казан: Мәгариф, 2004.
  5. Фәхреддин Р. “Җәвамигуль-кәлим шәрхе. – Казан: “Иман”, 1995. – 439 б.

 

Татарстан Республикасы

Тукай муниципаль районы

 “Лебедушка” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ЗАГРЕТДИНОВА ГӨЛСИНӘ ГАСИМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий