Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: «Язгы чәчәкләр»

ч5-6 яшьлек балалар өчен

 

(Яз кызы чәчәкләр болынында су сибеп йөри. Залга балалар керәләр. Яз кызы аларны каршы ала)

Яз: Хәерле көн, балалар, килгән кунаклар. Без бүген чәчәкләр болынына җыелдык.

 

(Күңелле көй астына бал кортлары керә)

 

1-нче бал корты: Исәнмесез, балалар, кунаклар. Менә яз да җитте, карлар эреде. Бик күп чәчәкләр дә усте.

 

(«Чәчәкләр» биюе)

 

2-нче бал корты: Балалар, ә язның беренче чәчәкләр турында шигырьләр беләсезме?

 

1 бала:

Тузганак дип әйтсәләр дә,

Тузганы юк бер дә.

Алтын сыман чәчәк атып

Утыра балкып җирдә.

Ул хезмәт итә кешегә,

Ул да көннең сәгате.

Таң белән бергә уяна –

Шундый аның гадәте.

 

2 бала:

Су буенда гади генә

Үсәдер үги ана,

Ютәл төшеп, тын кысылса

Табырбыз анан дәва.

 

 3 бала: «Умырзаялар» (Зыя Мансур)

Чылтырап кинәт

Уй артларында

Уала тамчы-боз –

Әйләнә онга.

Шәп түгел, димәк,

Кышның эшләре.

Коела аның

Соңгы тешләре…

Ә уйнап, көлеп,

Яр буйларында

Умырзаялар

Чыга җыенга!

 

(«Умырзая» җыр җырлыйлар)

 

1-нче бал корты: Бик матур җыр җырладыгыз. Ә табышмаклар беләсез микән?

 

1) Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде. (Яз)

 

2) Лампа түгел – яктырта,

Мич түгел – җылыта. (Кояш)

Беләсез икән.

 

2-нче бал корты: Ярар, балалар, безгә кайтырга кирәк. Сау булыгыз! (Чыгып китәләр)

 

3 бала: Яз килә, яз килә,

Сыерчыклар да кайта.

Яз килә, яз килә,

Бакчалар чәчәк ата.

 

(Алмагачлар керә. Сыерчыклар очып керәләр)

 

Сыерчык: Исәнмесез, балалар! Мине таныдыгызмы? Әйе, мин сыерчык. Ә сез беләсезме мин нинди файда китерәм?

4 бала: Сыерчыклар – урман санитарлары, агачларның яфракларын һәм җимешләрен ашаучы кортлардан чистарталар.

Сыерчык: Дөрес.

 

(Көй астына Разбойник керә)

 

Разбойник: Нинди кошлар сайрый? Нинди файда булсын сездән?

Яз:Син кем?

Разбойник: Мин – әйбәт малай. Кошлар белән уйнарга яратам.

 

(Сыерчыкларны куа. Сыерчыклар очып китәләр)

 

Яз: Син әйбәт малай түгел. Начар малай гына кошларны рәнҗетә ала.

Разбойник: Нинди ямьсез чәчәкләр, нәрсәгә кирәк инде алар?

 

(Залның уртасына тузгана. Үги ана чәчәге, язгы нәүрүзгөл һәм аныксыз күкебаш чыгалар)

 

Тузганак: Мин бавыр чирләреннән һәм бөерләрдән дәва.

Үги ана чәчәге: Минем яфрагымнан ясалган даруны сулыш юлларын һәм тын кысылуны дәвалаунда кулланалар.

Язгы нәүрүзгөл:

Аныксыз күкебаш:

 

Разбойник: Юк, кирәкми алар (чәчәкләрне өзә һәм йөгереп чыгып китә)

 

(Көй астына кортлар керә. Алма агачы тирәли ашап йөриләр, ә алмагачлар әкерен генә чүгәлиләр, ботакларын аска ияләр)

 

Яз: Балалар, бу Разбойник гаебе. Ул сыерчыкларны куркыткан, алма агачын корыткан. Әйдәгез без сыерчыкларны чакырабыз.

 

(«Яз килә» җыр җырлыйлар)

 

(Сыерчыклар очып киләләр, алмагачлар башларын, ботакларын күтәрәләр. Сыерчыклар кортларның битләрен салдыралар)

Сыерчык: Кая соң монда матур чәчкәләр?

Яз: Аларны Разбойник өзгән. Балалар, әйдәгез сезнең белән чәчкәләр утыртабыз.

 

(«Чәчкәләр утырту» биюе)

 

Яз: Балалар, чәчкәләрнең ник кирәклеген һәм аларның файдасын белдегез.

Аларны өзәргә һәм таптарга ярамый. Һәм шулай ук кошларны рәнҗетмәгез.

Безнең язгы күңел ачу шушының белән тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

 

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

“86 нчы гомумүстерешле балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле музыка тәрбиячесе

ВАФИНА АЛЬБИНА РИНАТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий