Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Карсылу бездә кунакта”

1347021458_av-3004Мәктәпкә әзерлек төркемендә әти-әниләр өчен ачык ишекләр көнендә үткәрелгән эшчәнлек эшкәртмәсе.

 

 

Максат: 1дән 10 га кадәр һәм кирегә санау күнекмәләрен үстерү, 7 санының составын ике кечкенә сан аша күрсәтә белүне ныгыту; 20 эчендә икенче дистәнең барлыкка килүе белән таныштыру; шакмаклы дәфтәр битендә ориентлаша белүне камилләштерү, предметларның озынлыгын шартлы үлчәм белән үлчәү.

Ярдәмлек: И.А.Помораева, В.А. Позина “Формирование Элементарных математических представлений” подготов. к школе группа.стр.54-55

Җиһазлау: 0 дән 9 га кадәр саннар белән карточкалар, 7 бертөсле шапка кигән гномлар, алты төрле төстәге шапка, кәгазь полоска (палас өчен), шартлы үлчәм өчен полоска.

Өләшү өчен материал: бертөсле 9 түгәрәк, икешәр кәрзин силуэты, кәгазь полоска (палас), шартлы үлчәм өчен полоска, зур шакмаклы дәфтәр, гади карандаш.

 

Эшчәнлек барышы

 

Кереш өлеш:- Хәерле иртә барыгызга да, бер беребезгә карап елмайыйк.

Кулларны кулга тотыйк

Изге уйларда булыйк

Кояш нурын юлдаш итеп

Шатланышыйк, дуслашыйк.

 

-Балалар, без сезнең белән математик күзаллауны үстерү эшчәнлегендә бик күп әйберләргә өйрәнәбез, өйрәнгәннәрне кабатлыйбыз. Эшчәнлекне башлар алдыннан аз гына үткәннәрне искә төшереп алыйк. Үткәреп алыйк, ул безгә эшебездә җиңеллек бирер. Әйтегез әле, бүген атнаның ничәнче көне? Атнада ничә көн бар? Елның ничә фасылы бар? Иртәгә сез бакчага киләсезме?

-Әйдәгез бергәләп 1-10 кадәр һәм кирегә саныйк (балалар саныйлар).

-Булдырдыгыз, балалар! Хәзер тактага карагыз, кем килгән бүген безгә?

 

 1 өлеш. Сезгә танышмы ул? Ул безгә үзе генә килмәгән, дуслары гномнар белән килгән.

– Гномнар барысы ничәү? Башлыклары нинди төстә? (Балалар җавап бирә)

Карсылуның сезнең белән уйнап аласы килә. Күзләрегезне йомыгыз әле.

(Ахыргы торган гномга икенче башлык кидертә)

-Күзләрегезне ачыгыз, хәзер ничә гном бар? Нинди башлык ничәү? (Алты зәңгәр, бер кызыл)

– Барлыгы ничә башлык? Җиде санын ничек төзедегез?

Бер бала тактада 6 һәм 1 саннарын куя.

Шул ук юл белән җиде санының барлыкка килү вариантлары күрсәтелә (5 һәм 2, 4 һәм 3, 3 һәм 4, 2 һәм 5, 1 һәм 6)

-Гномнар яңа өйгә күчкәннәр, һәр этажда икешәр бүлмә. Әйдәгез аларны дөрес итеп урнаштырыйк әле. (Өй схемасы бирелә, түбәсендә 7 саны, 7 санының барлыкка килү варианты кабатлана)

 

2 өлеш.-Карсылу гномнар белән берлектә тиенгә чикләвек җыярга тәкъдим итә. Сезнең алда түгәрәкләр, 7 түгәрәкне санап алыгыз.

Ә хәзер уйлап карагыз, ике кәрзингә аларны ничек итеп бүлеп салып булыр икән.

Балалар биремне өләшү материаллары белән өстәл янында эшлиләр, эш барышында җиде санының ике кечкенә саннан барлыкка килүен сөйлиләр.

 

3 өлеш. –Дусларым, Карсылуның сезгә тагын бер үтенече бар, ул сездән гномнарның паласларының озынлыкларын үлчәвебезне үтенә.

Магнитлы тактада палас һәм шартлы үлчәм (мера) үрнәге.

-Паласның озынлыгын белер өчен нишләргә кирәк?

-Нәрсә белән үлчәрбез?

-Аны ничек эшләрбез?

Тәрбияче үлчи, аңлату белән бергә алып барыла.

– Шартлы үлчәмне паласка ничә тапкыр куйдык?

– Паласның озынлыгы ничәгә тигез?

Балалар үзләренең паласларын үлчиләр, фишкалар белән билгеләп баралар.

-Ничә фишка барлыкка килде?

-Ул нәрсәне күрсәтә?

-Паласның озынлыгы ничәгә тигез?

 

Физкультминутка:

Без әле бераз ардык

Ял итәргә уйладык

Башны алга иябез

Аннары артка

Уңга, сулга борабыз

Аннан карап торабыз

Иң өсләрен сикертәбез,

Күңелле ял итәбез.

Ә аннары чүгәлибез

Тезләрне кочаклыйбыз.

Башларны аска иеп

Бераз гына йоклыйбыз.

Менә шулай ял иттек

Шөгыльне дәвам иттек.

 

4 Өлеш. Карсылу гномнар кайтышка мичкә ягып куя, әйдәгез аңа агач ботаклары җыярга булышыйк.

Балалар санау таякчыкларыннан 10 санап ала һәм резинка белән кыстыралар, бер дистә булды. Аңа тагын 5 не кушалар. Яңа сан барлыкка килде. 15 кә тагын берне кушалар, 16 була. Дәвам ителә: 16+1, 17+1, 18+1,19+1= 20

– Ничә дистә булды?

– Нинди сан барлыкка килде?

 

5 өлеш. Карсылу урманда адашканнан соң аңа ярдәмгә бөтен урман җәнлекләре килә, алар аны гномнар яши торган өйгә алып баралар. Хәзер без сезнең белән алар үткән юлны график юл белән күрсәтербез.

Дәфтәрләрне ачтык, карандашларны әзерләдек. Эшне бирелгән ноктадан башлыйбыз:

2 шакмак өскә – 3 шакмак уңга – 2 шакмак аска – 4 шакмак уңга – 1шакмак өскә – 5 шакмак уңга (шулай дәвам итә)

Менә шундый борма юллар аша алар гномнар яши торган өйгә килеп чыкканар. Шушында бүгенгә без Карсылуның сәяхәтен тәмамлап торырбыз, алдагы эшчәнлекләрдә дәвам итәрбез.

Сезгә эшчәнлек ошадымы? Нәрсәсе белән ошады? Кәефегез ничек?

(Смайликлар ярдәмендә эмоцияләрен билгелиләр.)

 

Татарстан Республикасы

Балтач муниципаль районы

“Кили башлангыч мәктәп – балалар бакчасы”

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ӘХӘТОВА КАДРИЯ ИБРАҺИМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий