Сценарий: “Ярат туган телеңне! – Люби и знай родной язык!”
Максат:
- Татар теленең байлыгын, матурлыгын күрә белү һәм соклану хисләре уяту.
- Балаларда татар телендә сөйләшү һәм аралашу теләген үстерү.
- Туган җиргә, туган телгә, аның халкына ихтирам, үзара дуслык, татулык сыйфатлары тәрбияләү.
«Газиз туган ягым» җырына балалар керәләр.
«Әйдә, дустым, биергә» – /күмәк җырлы-бию/
Тәрбияче:
Исәнмесез – диеп, башлыйм әле,
Очрашулар шулай башлана.
Сезнең белән очрашканга дуслар,
Күңелебез шулай шатлана.
1 нче бала
– Исәнмесез!
– Исәнмесез!
– Хәерле кич!
– Хәерле кич!
– Хәлләрегез ничек?
– Әйбәт, рәхмәт.
– Мин кыз, минем исемем Алина. Сез кем?
– Мин әни, минем исемем Людмила.
– Рәхмәт, мин бик шат.
2 нче бала
– Исәнмесез!
– Исәнмесез!
– Хәерле кич!
– Хәерле кич!
– Хәлләрегез ничек?
– Әйбәт, рәхмәт.
– Мин Ваня. Сез кем?
– Мин Әни.
– Мин матур, чиста, әйбәт, зур малай. Сез нинди?
– Мин матур, чиста, әйбәт әни.
– Бик зур рәхмәт.
3 нче бала
– Исәнмесез!
– Исәнмесез!
– Хәерле кич!
– Хәерле кич!
– Хәлләрегез ничек?
– Әйбәт, рәхмәт.
– Мин кыз. Мин Ксюша. Сез кем?
– Мин әни. Мин Катя.
– Бездә бәйрәм. Без уйныйбыз, җырлыйбыз, биибез. Сез нишлисез?
– Без дә уйныйбыз, җырлыйбыз, биибез.
– Рәхмәт, мин бик шат.
Тәрбияче:
Бакчабызда бүген бәйрәм,
Бәйрәмнең дә ниндие?!
Барыбыз да көтеп алган
Безнең Туган тел көне!
«И туган тел, и матур тел» – дигән Г.Тукай һәм шунда ук матурлыгын сиздереп: «Әткәм-әнкәмнең теле» – дип өстәгән. Бу сүзләрдә никадәр күңел назы, туган телне, туган җирне ярату. Туган җир… Туган ана… Туган тел… Әхлаклы, тәрбияле кеше үзенең туган җирен, ата-анасын ярата, туган телдә сөйләшә. Җир йөзендә һәр кешенең үз туган ягы, туган теле – иң матуры, иң күркәме, иң кадерлесе.
Родной язык – святой язык, отца и матери язык,
Как ты прекрасен! Целый мир в твоём богатстве я постиг! – Эти слова написал великий татарский поэт Габдулла Тукай. Сегодня у нас большой праздник «День родного языка».
Каждым звуком, каждым словом,
Дорог мне язык родной.
С колыбели мир огромный,
Он открыл передо мной.
Нәргизә
Дөньяда иң-иң матур ил
Ул минем Туган илем
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул минем Туган телем
«Балам» – диеп, туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
«Әнием» – диеп, әниемә
Мин туган телдә әйтәм.
Тәрбияче:: Һәр кеше өчен туган тел бердәнбер һәм ул – газиз. Бәлки ул украин теледер, я татар, яки рус теледер. Нинди генә булмасын, туган тел – аның мәдәнияты, тарихы, көзгесе һәм һәркем аны сакларга, якларга бурычлы.
Яхшы бел (Ш. Маннур)
Сабина: Татарча да яхшы бел, Рома: Знай татарский ты язык,
Русча да яхшы бел. Знай и русский ты язык.
Икесе дә безнең өчен Оба очень нам нужны,
Иң кирәкле затлы тел. Одинаковы важны.
Тел кешене дус итә,
Бер-беренә беркетә.
Бел, балам, син рус телен,
Һәм онытма үз телең!
Тәрбияче: Һәр кешенең иле бер генә булган кебек, туган теле дә бер генә. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе – әнисе өйрәтә, шул телдә күркәм сыйфатлар тәрбияли. Шуңа күрә аны, ана теле дип атыйлар. Бик борынгы чордан ук татар теле илчелек теле вызыйфасын башкарган. Татар теле ЮНЕСКО тарафыннан дөньядагы иң дәрәҗәле 14 тел исәбенә кергән камилләшкән тел, бу зур горурлык.
Родной язык (Р. Курбан)
Нариман:
«Мама, папа» –
С этих слов
Начался родной язык…
Ты о предках рассказал,
О родимой старине
И страну мне показал,
Что от них досталось мне.
К языкам других помог
Отыскать дорогу ты.
В их саду
Ты – как цветок
Небывалой красоты.
Все на свете хороши
Языки,
Но всех милей
Ты –
Язык моей души,
Ты –
Язык земли моей.
Тәрбияче: Әти, әни, әби, бабай – гаиләдәге иң хөрмәтле кешеләр, алар һәрвакытта синең турыда уйлап, борчылып яшиләр. Сиңа ничә яшь булмасын – 5ме, 6мы, әллә 50ме, һәрвакыт әни, аның назлы карашы, тәмле сүзләре кирәк. Әнинең яратуы никадәр зур булса, шатлыгы да шулкадәр зур, якты. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле.
Семья – это самое главное в жизни для каждого из нас. Семья – это близкие и родные люди, те кому желаем добра и счастья, кого мы любим, с кого берём пример, о ком заботимся. Именно мы в семье учимся в любви, заботе и уважению, бережное отношение к своему языку.
Бүген бездә кунакта түбәндәге гаиләләр:
Шараповлар гаиләсе: Радик Ильгиз улы һәм Эльвира Альберт кызы, аларның кызлары Ильвина;
Кирюхиналар гаиләсе: Александр Виталий улы һәм Румия Рифкат кызы, аларның кызлары Ксюша;
Гайсиннар гаиләсе: Фәрит Гали улы һәм Алия Алмаз кызы, аларның уллары Нариман;
Зариповлар гаиләсе: Марсель Рөстәм улы һәм Нурсинә Мингали кызы, аларның кызлары Айназ һәм Рания;
Әйдәгез, кунаклар, рәхим итегез, түрдән узыгыз, утырыгыз.
Балалар
Әйдә, безгә килегез,
Капкалардан керегез.
Өебезгә үтегез,
Кунак булып китегез.
Тәрбияче: Хәзер инде танышып китсәк тә була. Һәр бала үз гаиләсе белән таныштыра. Исеме, яше, әти-әнисенең һөнәре, яраткан шөгыльләре. Кичке вакыт ул – бик күңелле вакыт. Гаиләнең өйдә бергә җыелган чагы. Хөрмәтле әти-әниләр, сезнең гаиләдә кичләр ничек уза? Кемнәр нинди эшләр башкара? Кичке ял вакытын ничек оештырасыз? Бергәләп кызыклы китаплар укыйсызмы? Күңелле уеннар уйныйсызмы?
Сейчас мы предлагаем детям рассказать о своей семье, увлечениях, традициях и любимых занятиях. Сколько человек в вашей семье? Как их зовут? Чем они занимаются?
У каждого народа есть свои особенности, традиции, культура и язык. У нас в детском саду воспитываются дети разных национальностей. Мы надеемся, что каждому свой язык дорог и интересен.
А сейчас мы с родителями поиграем в игру «Син кем?»
Бәйрәмнең түбәндәге өлешен балалар дәвам итә. Балалар, әкиятләр иленә сәяхәткә барабызмы? Берничә өлешкә бүленгән рәсемне бөтен итеп җыярга кирәк. Бу рәсемнәрдә мультфильмнар яшерелгән.
Мы уверены, что родители вместе с детьми регулярно смотрят фильмы, мультфильмы, читают сказки на родном языке.
Киләчәкнең башы бүгенгедә
Нинди шатлык картлык көнеңдә
Оныкларың килеп рәхмәт әйтсә
Матур итеп туган телеңдә.
Өйрәнсеннәр телебезне,
Саумы сез, – дип дәшәргә.
Язсын Аллаһ бергә-бергә
Бик матур, дус яшәргә.
Үз телен белсен сабыйлар,
Шатландырсын киләчәк.
Ана телендә сөйләшсә,
Ул халык яшәячәк.
Әти-әниләребез белән уеныбызны дәвам итәбез.
«Кыңгырау» уены.
Матур сүз – сездән
Кыңгырау миннән. /Ягымлы сүзләр әйтү/
Йомшак, тәмле телле булганны һәркем ярата. Бер-беребезгә һәрчак ачык йөзле, тәмле телле, ягымлы булып матур сүзләр әйтешеп кенә яшик!
Татар халкы бик борынгыдан аш-суга оста булган, тәмле-тәмле ашлар пешергән. Өстәлләребездә тәмле ризык, сый-хөрмәт булганда, яшәү дә бит күпкә ямьле. Хәзер безнең әниләребез татар халкының милли ашлары белән таныштырырлар.
Татарские блюда необычайно вкусные и красивые. В них вложена душа народа – вот почему они так аппетитны и привлекательны.
Туган телебез – әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз тарафыннан безгә бүләк ителгән зур байлык, мирас.
Халкыбызның акыллы фикерләрен без туган телебездән, мәкальләрдән алабыз. Анда әби-бабайларыбызның тормыш тәҗрибәсе тупланган. Нинди мәкальләр беләбез әле? Әйдәгез искә төшерик.
Теле чибәрнең – үзе чибәр.
Усал тел кыш кебек – яхшы тел яз кебек.
Тәмле тел – дару, ачы тел – агу.
Кул ярасы бетәр – тел ярасы бетмәс.
Теле татлының дусты күп.
Тел күрке – сүз.
Телләр белгән – илләр белгән.
Инсафлының теле саф.
Яхшы сүз – чәкчәк, яман сүз – чәнечке.
Үзең нинди – көзгең шундый.
Йомшак итеп әйтсәң, тимер ишек тә ачыла.
Матур итеп әйтелгән сүз белән бурыч та түләп була.
День родного языка
Всем народам сохранить желаем,
Их языки, культуру на века
Пусть каждый свой язык,
Не забывает никогда.
У каждого из народов нашего края есть свои замечательные песни и пляски. Они связаны с его культурой и бытом.
Кайларда яшәсә, торса да,
Бер уйда, теләктә балалар.
Бәхеткә юл ярып, дусларча,
Салават күпере салалар.
Сабыйлар күңелендә һәрвакыт
Очрашу, бәйрәмнәр еш булсын.
Һәр илдә, һәр җирдә балалар
Бәхеттән, шатлыктан елмайсын.
Әйдәгез, бергәләп,
Куллардан тотышыйк.
Җир шары – уртак йорт,
Шул йортта дус яшик.
Балаларыбыз әти-әниләренең пар канаты астында сау-сәламәт, йомшак, тәмле телле булып үссеннәр. Гаиләләргә бәхет, муллык, тигезлек телибез. Туган телне өйрәнү, аны ихтирам итү, аның матурлыгы өчен көрәшү, киләчәк буыннарга тапшыру – мәдәниятле, зыялы һәр кешенең изге бурычы.
Для каждого народа родной язык – самое дорогое богатство. Сохранить и передать это богатство своим детям – долг каждого человека.
Залда «Туган ягым – Татарстан» җыры яңгырый.
Файдаланылган әдәбият:
- Закирова К.В. – Күңел ачыйк бергәләп – Казан, 2003.
- Закирова К.В. – Балачак аланы – Казан, 2003.
- Закирова К.В. – На поляне детства – Казан, 2011.
Татарстан Республикасы
Лениногорск шәһәре
“15 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
татар теле тәрбиячесе
СЕМЕНОВА НИНА НИКОЛАЙ КЫЗЫ
Комментарии: |