Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Бу өйдә нәрсә яши?”

809671_bНәниләр төркеме өчен сөйләм үстерү шөгыле.

 

Программа эчтәлеге: балаларны теге яки бу предметның исемен әйтеп табарга өйрәтү, ситуация турында сөйләм күнекмәсен булдыру; авазларны дөрес ишетеп кабатлау күнекмәсен ныгыту; игътибарлылык, хайваннарга ярату хисе тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш: куян, эт, бака, тычкан.

Ярдәмлекләр: уенчык өй, тычкан, бака, куян, эт уенчыклары.

 

 

Шөгыль барышы

Тәрбияче матур итеп ясалган өй алып керә.

Тәрбияче: -Балалар, әйдәгез әле уйныйбыз. Бу өйдә нәрсә яши икән, шуны беләсем килә.

Тук-тук бу өйдә нәрсә яши? (Бу сүзләрне бергә әйтәбез)

Эт: -Ау, ау. Бу өйдә мин яшим. Исәнмесез. Мин нәрсә булам?

Балалар:-Эт.

Тәрбияче: -Әйдәгез, балалар, без кунак маэмайга шигырь сөйлик.

Минем бар бер маэмаем

Кара борын Акбаем.

Күп йөгерә, күп күрә

Күп ишетә, күп өрә. (Балалар белән күмәк кабатлау)

(Этне өй янына утыртып куябыз.)

 

Тәрбияче: – Бу өйдә нәрсә яши икән, шуны беләсем килә.

Бака: -Ба-ка-как, ба-ка-как! Мин нәрсә булам?

Балалар: -Бака.

Тәрбияче: -Балалар, бака кайда яши?

Балалар: -Суда.

Тәрбияче балалар белән бергә: – Бу өйдә нәрсә яши икән, шуны беләсем килә. Тук-тук-тук!

Куян чыга: -Исәнмесез! Мин нәрсә булам, балалар?

Балалар: -Куян.

Тәрбияче: -Балалар, әйдәгез әле куян белән ял итеп алабыз.

 

Ял минуты:

Тышта яңгыр ява коеп

Утыра куян боегып (чүгәләп утыралар)

Бөтен җире чыланган (тәннәрен сыйпыйлар)

Куян яңгырда калган.

Әйдәгез, куяннар, җылынабыз (сикергәлиләр)

 

Тәрбияче:- Бу өйдә нәрсә яши икән, шуны беләсем килә.

Тычкан: -Пи-пи-пи. Мин нәрсә булам?

Балалар: -Син – тычкан.

Тәрбияче: -Балалар, тычкан нинди? Зурмы, кечкенәме? (Кечкенә, шаян, тиз йөгерә).

Әйдәгез, тычкан белән уйныйбыз. (Учка яшереп) –Тычкан, син кайда?

(кулында тычкан булган бала) –Пи, пи, пи, мин монда.

Тәрбияче: -Балалар, бу матур өйдә нәрсәләр яши икән, тагын бер әйтик әле.

Балалар: -Эт, куян, тычкан, бака.

Тәрбияче: -Дөрес, балалар. Алар рәхәтләнеп, дус яшиләр. Балалар, без дә бик дус яшибез, әйе бит?

 

Шөгыль тәмам.

 

 

 

Татарстан Республикасы

Әлки муниципаль районы

Базарлы Матак авылы

“Ромашка” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ШИГАПОВА ГӨЛСИРӘ ГАБДУЛХАК КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий