Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Су буенда”

desktopwallpapers.org.ua-205195-7 яшьлек балалар өчен әдәби-музыкаль кичә

 

Максат: Балаларда халкыбызның йолаларына кече яшьтән үк кызыксыну уяту.

Бурычлар:

- халык уеннары аша балаларны үз халкының мәдәнияте, йолалары турындагы белемнәрен камилләштерү;

– сөйләм телен үстерергә булышлык итү;

– халык авыз иҗаты әсәрләренә кызыксыну уяту,

-балаларның хәтерләрен үстерү;

-туган телебезгә, халкыбызның йола бәйрәмнәренә хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Зал бизәлеше: су буе күренеше, анда агачлар, куаклар, суда кулдан эшләнгән каз-үрдәкләр, балыклар, болында чәчәкләр, табигать күренеше.

 

Эшчәнлек барышы

 Алып баручы: Су буе… Балачакның күпме истәлекләрен саклый ул! Язын ташу карарга җыелулар, җәйләрен чыр-чу килеп су коенулар. Хәер, бала-чаганың гына түгел, өлкәннәрнең дә күпме вакыты су буенда үтә иде: көмеш сулы чиста елгаларда ак керләр чайкарга, ком белән самавыр агартырга әби­ләр су буена бара торган иделәр. Каз һәм үрдәк бәпкәләре саклый-саклый нинди генә уеннар уйнамый идек. Әле хәзер дә балачактагы кебек яр өстендә чирәмдә тәгәрәп уйныйсы, бөдрә-хәтфә үләннәр өстендә яланаяк йөгерәсе килә.

Безнең авылның да Алма бакчасы дип аталган уенлык бакчасы булган.  Яшьләр анда кичен җыелып күңел ачканнар, төрле уеннар уйнаганнар. Әйдәгез, без дә Алма бакчасына таллык буена барыйк.

 

Магнитофон язмасында З.Шәрифуллина башкаруында «Су буенда учак яна» җыры ишетелә.

–        Әйе, бу җыр да күңелләрнең иң нечкә кылларына кагылышлы итеп иҗат ителгән.

 

Сәхнәгә 3 малай чыга. Өчесенең дә кулларында кармак, кечкенә чиләкләр.

1  малай: Алмаз, син суалчаннар күп җыйдыңмы?

2  малай: Әйе, бакча артында чирәмлектә күп алар. Карагыз әле, малайлар, җитәрлек булды. Балык кына чиртсен.

3  малай: Эләгер, Аллаһ боерса, әнә безнең күрше малае шундый зу-ур алабуга балыклары тотып кайткан.

1 малай: Ай-яй, эссе малайлар. Әйдәгез, менә бу куак янына басмага утырабыз. (Кармакларын суга салалар).

 

«Әйдә, балык, кап-кап,

Яр буенда ялтырап ят», – дип балык тота башлыйлар.

 

Шулвакыт 2 кыз сөйләшә-сөйләшә керәләр. Кулларында күлмәк.

1кыз: Менә сиңа мә! Кара инде бу Камилне – һич судан чыгарып булмый, чирләр әле.

2 кыз: Әйдә кызык итәбез, «каз боты» кимертәбез. (Күлмәккә төен ясап, куакка эләләр).

4малай: (колагын кулы белән каплаган, титаклый-титаклый кабатлый)

 

Колак чи-чи,

Колак чи-чи,

Колакка су тулган,

Чык тизрәк,

Кит моннан!

(Күлмәкне карый)

 

—Малайлар, икенче юлы үзегезгә дә каз боты кимерттерәм, карагыз аны. (Сәхнәгә чиләкләр күтәреп, 5-6 кыз, аларга ияреп берничә малай керәләр).

3 малай: Динә, бу суны чишмәдән алдыңмы? Кая, бирче, эчим әле. (Чиләктән су эчә). Ай-яй малайлар, бу Акый чишмәсенең суы тәмле дә соң. Кызлар, малайлар, әйдәгез, бер җырлап алыйк әле.

Кызлар:

Ак алъяпкыч билләрдә,

Җилфердәми җилләрдә,

Сандугачлар да сайрамый

Сез булмаган җирләрдә.

 

Малайлар:

Үзләренең коесы бар,

Безгә килеп су ала.

Чиләген тутырып ала да,

Көлә-көлә югала.

 

Барысы бергә:

Ямьле Ашыт буйлары.

Дулкынлана сулары.

Агачларда кошлар сайрый,

Сагындыра сулары.

        

3 кыз : Кызлар, малайлар, әйдәгез, Алма бакчасын шаулатып, “Парлашып калу” уенын уйнап алыйк.

 

                                          “Парлашып калу” уены

Балалар түгәрәкк басып җырлап йөриләр.

Сандугачлар, былбыллар,

Тургайлар парлы була.

Кем уенда парсыз кала

Шундук җәзасын ала.

 

Җыр бетүгә, бию көе башлана. Балалар бииләр. Бию көе туктагач, тиз генә парлашып басалар (балалар саны так булырга тиеш). Так калган балага җәза бирелә.

 

1 бала тизәйткеч әйтә:

Мич башында биш мәче

Биш мәченең биш башы.

Биш мәченең биш башына

Ишелмәсен мич ташы.

 

2 бала үртәвеч әйтә:

— Пәрәмәч, – дип әйт әле.

— Пәрәмәч.

— Ике күзең тәгәрмәч.

— Сөт, – дип әйт әле,

— Сөт.

— Борын астыңны сөрт.

—Кызлар,-дип әйт әле

—Кызлар.

—Һавадагы йолдызлар.

—Малайлар.-дип әйт әле

— Малайлар.

— Чүплектәге калайлар.

 

3 бала табышмак әйтә:

Эт түгел өрми, кеше түгел йөрми.

Өйгә кеше кертми.

 

3 малай: Карагыз әле, мин сезгә бер кызык сөйлим, тыңлыйсызмы?

1кыз: Әйдәле, Ильшат сөйлә әле.

 

Ильшат:

Җиктем үрдәк,

Киттем үрләп,

Җиктем күркә,

Баганадан өркә,

Чанам  кабык,

Төядем чыбык-чабык,

Барам чабып.

Киттем авып,

Тәртәсе салам,

Төшәм дә калам,

Төшәм дә калам.

Ничек кайтып җитәргә?

Аптырадым бит тәмам.

 

2 малай:

Әйе шул, Илшат дус!

— Эх, бар иде нәни чаклар,

Кесә тулы борчаклар,

Саламнан тәртә каерып,

Кырмыска җиккән чаклар…

 

4 кыз: Бигрәк күңелле монда. Әйдәгез, тагын уйнап-җырлап алыйк.

 

“Шома бас” җырлы-биюле уен.

Малайлар:                

Уйнат-уйнат гармуныңны,

Биесеннәр яшь кызлар.

Безнең кызлар нурлы йөзле

Әйтерсең лә йолдызлар.

Кушымта:

Их, күңел ачабыз,

Ничек шома басабыз.

(Кушымтага балалар кара-каршы килеп парлап бииләр)

 

Кызлар (җырлыйлар)

Әйдә, уйнат гармуныңны,

Биегәнне күрсеннәр.

Баскан җирдә ут чыгара

Бу балалар дисеннәр.

Кушымта:

Их, күңел ачабыз,

Ничек шома басабыз.

 

6 кыз:

Челтерәп аккан чишмәгә

Суга дип килгән идек.

Тиз генә әйләнеп өйгә

Кайтырбыз, дигән идек.

 

7 кыз: Кызлар, малайлар «Назалы» уйнап алыйк әле, аннан кайтырбыз өйгә.

4 кыз: Мин санамыш әйтеп “Наза” ны сайлыйм.

Әлеш-мәлеш, мичтә бәлеш, казанда ит, аша да кит.

 

Наза дигән кыз баланың

Бөрлегәне түгелгән.

Көн дә “Наза” уйнаганга,

Наза чыкмый күңелдән.

 

Наза, Наза,

Наза матур кыз бала.

Наза тырыш, уңган бала

Укуда алда бара.

 

7 кыз:    Кызлар, малайлар! Җырладык та, биедек тә, уйнадык та, әни өйдә су көтә, әйдәгез, кайтыйк инде. Чиләкләребезне алыйк та.

— Әйдәгез, киттек, кызлар, малайлар!

 

Татарстан Республикасы

  Әтнә  муниципаль  районы

Олы Әтнә ”КОЯШКАЙ” балалар бакчасы

муниципаль  бюджет  мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ШАКИРОВА ГӨЛНАРА ТӘЛГАТЬ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий