Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: “Һәрвакыт булсын әниләр!”

3Уртанчылар төркеме балалары өчен әниләр көненә багышланган күңел ачу кичәсе

 

1 Алып баручы: Бүген без дөньяда иң кадерле булган кешеләр – әниләр бәйрәмен билгеләп үтәргә җыелдык. Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган, туган телен яратырга өйрәткән.

2 А.Б: Әни, ана – бары тик өч хәрефтән торган әлеге сүзләр үзләрендә күпме наз, йөрәк җылысы, саф мәхәббәт саклыйлар. Әйе, әлеге сүзне әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. Әни бит ул җир йөзендә һәркемнең дә иң якын, иң кадерле кешесе.

 

1 бала:

Бүген әниләр бәйрәме,

Бүген  җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

 

2 бала:

Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар.

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

 

Җыр “Бер кыз бала җыр чыгарган”

3 бала:

Без дә котлыйк әниләрне

Теләгебез безнең дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкыгыз күгебездә.

 

4 бала:

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә .

 

1 Уен “Әнеңне киендер”

1А.Б: Җир йөзендә иң матур сүз – әни. Ул һәрберебезгә якын, беренче сүз. Дөньядагы барлык телләрдә дә ул бердәм ягымлы яңгырый.

 

5 бала:

Мама нас ласкает,

Солнце согревает.

Солнце, как и мама,

Лишь одно бывает.

 

6 бала:

Много мам на белом свете,

Всей душой их любят дети.

Только мама есть одна,

Всех дороже мне она.

Кто она? Отвечу я:

Это мамочка моя!

 

2А.Б: Ә хәзер яңыраячак җыр, кадерле әниләребез, сезгә бәйрәм сәламе булып барып ирешсен.

Җыр

Җырлый-җырлый Шәвәли керә.

Мин – Шәвәли, Шәвәли,

Мин – Шәвәли, шук малай.

Мин әнидән дә качтым,

Мин эштән дә качтым,

Мин сездән дә качам!

 

1А.Б: Син нишләп йөрисең, Шәвәли?

Шәвәли: Әни өй җыештыра, ашарга пешерә. Ә мин ул күрмәгәндә генә өйдән чыгып киттем.

2А.Б: Балалар, Шәвәли, дөрес эшләгәнме?

Балалар: Юк. Әнигә булышырга  кирәк, әнидән сорамыйча өйдән чыгып китәргә ярамый.

1А.Б: Әниләргә булышу –  күркәм гадәт. Ә сез әниләрегезгә булышасызмы?

Балалар: Әйе.

2А.Б  Әни булу җиңел эш түгел. Әниләр иртүк торалар, иртәнге аш әзерлиләр, сезне бакчага илтәләр, эшкә баралар. Ә кич белән кибеттән ашамлыклар алалар, сезне бакчадан алып кайталар, ашарга әзерлиләр, кер юалар, өй җыештыралар. Менә әниләрнең эшләре ничек күп. Шуңа күрә әниләргә булышырга кирәк.

 

2 Уен “Мин әнигә булышам”

В.Наилә “Булышчы” шигырен сөйли


7 Бала:

Әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп, тәмле итеп.

Без табында чәй эчәбез

Бергәләп тәмле итеп.

 

8 Бала:

Мин дә булышам әнигә

Пәрәмәчләр ясарга.

Үзең эшләгәч, тәмле ул-

Кирәк эшләп ашарга!

 


2 А.Б : Шәвәли, әниең сине эзлидер, борчыладыр. Әниләрне борчырга ярамый. Балалар, Шәвәли өйгә кайткач нишләргә тиеш?

Балалар: Әнисеннән гафу үтенергә тиеш.

2 А.Б: Ишеттеңме, Шәвәли? Син хәзер өеңә кайт, әниеңнән гафу үтен. Аңладыңмы?

Шәвәли: Аңладым, мин тиз генә өйгә кайтыйм. Мин башка алай эшләмәм. Сау булыгыз, балалар.

1 А.Б : Ә хәзер, әйдәгез, уйнап алыйк.

 

3 Уен “Әнисе баласы белән газет өстендә бии”

9 Бала

Бу дөньяда әниләр күп

Минем әни бер генә

Үзе уңган, үзе тырыш,

Бар эшкә дә өлгерә.

 

10 бала

Бигрәк матур безнең әни,

Елмаеп көлеп тора.

Уңганлыгын, булганлыгын

Бар кеше күреп тора.

 

1 А.Б: Кая әле, әниләрнең уңганлыкларын тикшереп карыйк.

 

4 Уен “Баланы бакчага киендерү”

2 А.Б : Камилә  Факил Сафинның “Әнием” шигырен сөйләп китәр.

И кадерле, и ягымлы әнием!

Син булганга дөнья ямьле, әнием!

Гөлләр телен белә минем әнием!

Бар дөньяны нурга төрә әнием!

Йомшак куллы, якты йөзле әнием!

Матур уйлы тәмле сүзле әнием!

 

5 Уен обручлар белән

11 Бала Көннәр якты булсын өчен, әни кирәк. (Бергә әйтәләр)

Йокы татлы булсын өчен, әни кирәк.

Җил –яңгырдан саклар өчен, әни кирәк.

Усаллардан яклар өчен, әни кирәк.

Ашлар тәмле булсын өчен, әни кирәк.

Дөнья матур булсын өчен, әни кирәк.

 

Җыр “Һәрвакыт булсын әни”

2 А.Б: Әйе, балалар, безгә әниләр һәрвакыт кирәк.

Әни куллары –  иң мәрхәмәтле һәм назлы куллар. Әни йөрәге – иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк. Аңарда  беркайчан да сабыена карата мәхәббәт сүрелми, сүнми.

 

Сәламәтлек ташламасын сезне

Һәр көнегез үтсен шатлыкта

Яшәү яме, дөнья иминлеге

Юлдаш булсын сезгә алда да!

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “2 нче “АЛСУ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

ХАФИЗОВА ЛЮДМИЛА МИХАИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий