Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Юл иминлеге иленә сәяхәт»

юлУртанчылар төркеме өчен юл хәрәкәте иминлеген өйрәнү буенча план-конспект

 

Максат:

1.Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыту.
2. Урам аркылы бары тик билгеләнгән урыннардан, олы кешенең кулына тотынып, светофорның яшел уты янгач кына чыгарга кирәклеген өйрәтү.
3. Юлда үз-үзеңе тоту кагыйдәләрен кабатлау.

Җиһазлау: Светофор, юл билгеләре, песи маскасы, җәяүлеләр үтү юлы макеты,
автобус рәсеме, туп, уенчык руль.

 

Эшчәнлек барышы

Магнитофон тасмасында Л.Айтугановның “Юллар” дигән җыры яңгырый. Балалар бүлмәгә керәләр.

Тәрбияче: Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Көннәрегез шатлык-куанычларга бай булып, изге гамәлләр һәм файдалы эшләр генә кылып, бер берегезгә ихтирамлы һәм дус булып яшәргә язсын. Без сезнең белән бүген юл иминлеге иленә сәяхәткә чыктык . Сез барыгыз да беләсез инде, без юлдан җәяүләп тә, машинага утырып та, велосипед белән дә хәрәкәт итәбез. Димәк, безнең һәркайсыбыз юл белән очраша. Ә ул юлларны хәвеф-хәтәрсез генә үтү безнең тормышыбызның иминлеген тәэмин итә.

 

1бала. Шамил.

Гомерләр бер генә килә-

Һәркемгә дә кадерле.

Үткәрмәсәк иде аны

Борчулы һәм хәвефле.

 

Матур көннәрнең шатлыгын

Алмасын юл бәләсе.

Үз-үзеңә җаваплы бул-

Сакла тормыш бәясен.

 

2бала. Алия.

Вакытында юл бирә бел,

Дөрес яктан гына уз.

Җәяүле дә, машина да

Бер-берсенә булсын дус.

 

3 бала.Айназ.

Юкка гына әйтелмәгән:

Хәрәкәттә-бәрәкәт.

Йөри белсәң тәртип белән,

Күрмәссең һич һәлакәт.

 

Тәрбияче: Әйе, балалар, юлда тәртип белән йөрсәң, бер һәлакәткә дә очрамассың. Әйдәгез әле, бер уен уйнап алыйк. Мин сезгә сораулар бирәм, ә сез шуларга дөрес җавап бирерсез микән?

1. Җәяү йөрүче кем дип атала? (Җәяүле).

2. Светофорның ничә төсе бар? (3 төсе).

3. Светофорның нинди төсендә юл аша чыгарга ярамый? (Кызын төсендә).

4. Нинди төстә чыгарга ярый? (Яшел).

5. Машина юлы аша ничек чыгарга? (Зебра аша).

6. Велосипедта ничек йөрергә ярамый? (Кулны җибәреп).

7. Җәяүле юлы. (Тротуар).

8. Зебра ничә төстә? (2 төсле).

 

Песи керә.

Тәрбияче: Син кем?

Песи. Мин –светофор фәннәре укытучысы – Песи.

Тәрбияче: Син юл йөрү кагыйдәсен беләсеңме соң?

 Песи: Ә нигә ул миңа? Мин аларсыз да бик яхшы йөрим.

Тәрбияче: Ярар, алайса. Әйт әле, урамны ничек аркылы чыгарга?

 Песи: Ничек инде? Дүртаяклап.

Тәрбияче: Балалар,  дөресме?

-Юк!

Тәрбияче: Ә ничек?

-Җәяүлеләр үтү юлыннан.

Тәрбияче: Менә сиңа икенче сорау. Автобусны ничек әйләнеп узарга: алданмы, арттанмы? (Арт)

 Песи: Ә нигә әйләнеп торырга? Сикереп тә чыгарга мөмкин бит, ә тагы да яхшысы тәгәрмәчләр арасыннан узарга мөмкин.

Тәрбияче: Балалар, Песигә ярдәм итик. Ул буталып беткән ич. Автобусны артыннан узарга кирәк. Тәгәрмәчләр арасына бөтенләй йөрергә ярамый.

-Юлда уйнарга ярыймы, Песи?

– Шахмат уйнарга ярамый.

Тәрбияче: Ни өчен?

Песи: Машиналар бөтен фигураларны таптый, ә менә туп белән уйнарга ярый.

Тәрбияче: Ә сез, балалар, аның белән килешәсезме?

-Юк. Туп тәгәрәп китә, туп артыннан йөгереп машина астына керүең бар. Тәрбияче: Песи, син безнең балаларны тыңла әле, алар сиңа шигырь сөйләп күрсәтерләр.

 

4 бала Айсылу.

Әти белән әниеңне

Кайгылардан сакла син!

“Юл фәне әлифба” сының

Һәр билгесен ятла син!

Юл йөрү кагыйдәләрен

Онытма син кич-иртә,

Әти-әниең синең

Сау кайтуыңны көтә.

 

5 бала Ислам.

Һәлакәтләр булмасын дип

Телидер һәрбер йөрәк.

Шуңа күрә дә йөргәндә,

Бик сак булырга кирәк.

 

 Песи: Сез миңа күп сораулар бирәсез, ә минем уйныйсым килә. (Чыгып китә).

Тәрбияче: Ә без, балалар, әйдәгез, уен уйнап алыйк.

 

“Игътибарлы бул!”

Берничә бала машина итеп билгеләнә. Калган балалар җәяүлеләр булалар. Машиналар руль тоталар. Тәрбияче кулында кызыл, яшел төстәге түгәрәкләр. Ул, җәяүлеләр өчен яшел түгәрәкләр күтәргәндә, машиналар өчен кызыл түгәрәк күтәрә.

Уен барышында балалар бик игътибарлы булырга, тәрбияченең сигналлары буенча дөрес эш итәргә тиешләр. (Машиналар хәрәкәт иткәндә, җәяүлеләр туктап тора, җәяүлеләр юл аша чыкканда, машиналар туктый).

 

Тәрбияче:  Алмаз сезгә табышмаклар әйтер, игътибар белән тыңлагыз.

1. Барам, барам –очы юк. (Юл).

 

2. Ару –талу белми ул,

Бензин ягып йөрми ул.

Аның юлы тап-такыр,

Үз юлында ул батыр. (Трамвай).

 

3. Ике аяклы үгез,

Маңгаенда куш мөгез. (Велосипед).

 

4. Ат түгел, кешнәми,

Йөз аттан ким эшләми.

Үзе тыр да тыр.

Я, бу нәрсә, кем әйтер. (Трактор).

 

Тәрбияче: Балалар, әллә юл һәлакәте инде, машиналар тавышы ишетелә. (Песи керә, аягы бәйләнгән).

Тәрбияче: Ни булды?

 Песи: Мин һәлакәткә очрадым, аягымны авырттырдым. Мине дә үзегез белән алыгыз әле. Мин юл йөрү кагыйдәсен белмәүнең начар икәнен аңладым. Ярдәм итегез миңа.

 

6 бала Ринат .

Урамнарны күзәтә,

Ваемсызны кисәтә,

Чатта тора ул,

Сакта тора ул.

Янып тора өч күзе,

Әйтә ул өч сүзне,

“Кузгалма”, – ди кызыл күз,

“Сабыр”, – дия сары күз,

“Ярый”, – дия яшел күз.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле, песигә юлда ничек йөрергә икәнен аңлатыйк һәм күрсәтик.

Уен:

Без барыбыз да –җәяүлеләр. Безгә машина юлы аша чыгарга кирәк. Юл кырыенда светофор тора. (Кызыл түгәрәк күрсәтә). Кызыл ут янганда нишлибез?

Бала. Юл аша чыкмыйбыз.

 

Сары ут турында сөйләшкәч, тәрбияче яшел түгәрәк күтәрә.

Балалар акрын гына юл аша чыгалар.

Тәрбияче: Песи, син безнең балалар белән йөрсәң, юл һәлакәтенә очрамассың.

 

Җыр”Шофер буласым килә” башкарыла.

Тәрбияче: Рәхмәт, балалар, барыгыз да актив булдыгыз.

Шөгыль тәмам.

 

Татарстан Республикасы

Мөслим муниципаль районы

Мөслим авылы

“МИЛӘШКӘЙ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ШӘРӘФЕТДИНОВА ГҮЗӘЛИЯ ФӘНИС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий