Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Табын янында утыру кагыйдәләре”

табын2-3  яшьлек балалар өчен

Максат. Ашаганда өстәл артында тыныч утырырга, гәүдәне төз тотарга өйрәтү. Тәлинкәгә артык иелмәү, кашыкны уң кулда дөрес итеп тоту, кашыкка ризыкны аз-азлап алу. Авыздагы ризыкны  йотып бетермичә, өстәл артыннан чык­маска кирәклеген төшендерү.

Ярдәмлек. Курчак өстәлләре, савыт-саба, курчаклар.

 

Дәрес барышы

Дәрес курчакларның аш бүлмәсендә бара. Балалар өстәл артында утыралар.

Тәрбияче (өстәл артына утырып). Балалар, карагыз, мин урындыкка утырганда кырыена түгел, ә бөтен утырчыгына утырам. Аркамны төз тотам. Уң кулымда кашык, ә сул кулымда ипи. Аякларымны бергә куям. Аларны як-якка җәеп, йә булмаса селкетеп утырырга ярамый. Ә хәзер сез дә шулай утырыгыз.

 

Тәрбияче балаларның ничек утыруларын тикшерә, дөрес утырмасалар, ягымлы итеп төзәтә.

Тәрбияче. Ә хәзер мин кашыгымны тутырмыйча гына аш алам, аш түгелмәсен. Кашыкның кырыеннан ашарга кирәк. Ашаганда, авызны ябып, ризыкны яхшылап чәйним.

(Балалар тәрбияче артыннан кабатлыйлар.)

Тәрбияче. Балалар, ашап бетергәч, кашыкны өстәлгә түгел, ә тәлинкәгә куярга кирәк. Шулай эшләсәгез, ашъяулык пычранмас.

Без сезнең белән өстәл артында матур, дөрес утырып ашарга өйрәндек. Ә хәзер курчакларыгызны өйрәтегез. Өйдә дә үзегезне өстәл янында шулай тотыгыз.

Балалар уен почмагында курчаклар белән уйныйлар. Тәрбияче аларның уеннарын күзәтә.

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

 “37 нче “ЧИШМӘКӘЙ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ХАЛИУЛЛИНА РӘМЗИЯ ФАТИХ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий