Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: «Чәчәк»

1275817782_moon-glow-dahlias5-6 яшьлек балалар өчен экологик әкият сценарие

 

Автор:

Булган, ди, бер чәчәк .

Сабагында утырган, утырган да,

Әйтеп куйган:

Чәчәк.

Җил исә, исә, исә,

Яфрагымны селкетә.

Күктә кояш кыздыра

Күләгәгә качарга

Бер сәбәп тә юк.

Туйдым бу сабакта утырып.

 

Автор: Бүтәннәр аның белән бәхәсләшмәгәннәр.

1 чәчәк: Безгә сабакта утыру да,

 2 чәчәк: Җил искәндә чайкалу да,

3 чәчәк: Кояшта кызыну да,

4 чәчәк:  Кичке җиләс һавада йокыга талу да,

  Бергә: Бик рәхәт.

 

Автор: Шул арада болынга бер Кыз бала килгән .

Кыз: Нинди матур болын. Чәчәкләр дә күп икән. Ай –яй матур чәчәк, өзеп алыйм әле.

(Өзеп ала, башка чәчәкләрне урап чыгалар да, кире уртага киләләр ).

Чәчәк.

Мин хәзер бик биектә,

Мин барыгыздан да өстә.

Кояшка да, җилгә дә

Якын торам әлбәттә.

Сак булыгыз! Хәзер кирәкләрен бирәм!

 

Автор:  Тик җилне туктата, кояшны суыта алмаган, үзе генә сулган.

Кыз бала уйнаган, уйнаган да, әйтеп куйган: (Читкә алып китә, ташлый, чәчәк чүгәләп утыра)

 

 Кыз: Туйдым бу чәчәктән, ташлап калдырым әле.

(Чәчәк елый)

Автор: Болынга җил малае килә дә

Җил:Борчылма, мин сине хәзер кире үз болыныңа илтәм.

(Чәчәкне кире урынына илтә.)

 

Чәчәк:

Сезгә рәхәт, сез сабакта,

Ә мин сулам һәм шиңәм.

1 чәчәк: Кояш һәм җил белән кем көрәшә?

2 чәчәк: Кояш безне җылыта.

3 чәчәк: Ә җил орлык тарата.

 

Автор:

Кояш та, җил дә Чәчәкне ачуланмаганнар.

Җир аны үз кочагына алган,

Җил малае яңгыр чакырган.

(Яңгыр ява, чәчәкләрнең башлары иелгән. Һәрбер чәчәк янына килеп дождик белән селтәнеп тора. Чәчәкләр башларын калкыталар.)

Яңгыр явып үткәч, бу урында бик күп чәчәкләр үсеп чыга.Әлеге Чәчәкнең орлыгыннан үсеп чыкканнар алар.

(Чәчәк биюе белән тәмамлана)

 

Татарстан Республикасы

Казан  шәһәре Совет районы

 “399 нчы “ТУРГАЙ” балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

ФАТТАХОВА АЛСУ МӨХӘРЛӘМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий