Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Г.Тукай – безнең яраткан шагыйребез»

ТУКАЙ6-7 яшьлек балалар өчен

 

Максатлар:

1. Балаларда Г.Тукайның күпкырлы иҗатына кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү;

2. Шигырьнең эчтәлеге буенча үз фикерләрен әйтә белү, фикерләү, хәтер сәләтен үстерү;

3. Г.Тукай әкиятләре, шигырьләре аша балаларда матур әдәбият белән кызыксыну, аларда укырга теләк тәрбияләү.

Материал: Г.Тукай портреты, китаплар, аудиоязма, “Туган тел” җыры, мультфильмнар.

 

Эшчәнлек барышы.

1. Җыр тыңлау: “Туган тел”.

Нинди таныш, моңлы көй бу?

Тукай җыры – “Туган тел”.

Истән бер дә чыкмый торган

Халык көе – “Туган тел”.

 

2. Шигырь уку:

Һич сине куркытмасыннар

Шүрәле, җен һәм убыр.

Барчасы юк сүз – аларның

Булганы юктыр гомер!

– Сез бу юлларны ничек аңлыйсыз?

– Бу геройларны кайда очратырга була?

– Бу геройлар кайсы әкияттә яши?

– Әкият геройларын кайда күреп була?

– Бу әкиятләрне кем язган?

– Портретта сез кемне күрәсез?

– Сез бу язучы турында нәрсәләр беләсез?

– Г.Тукайның нинди әсәрләрен беләсез?

 

3. Үстерелешле уен “Кайсы әсәрдән икәнен бел!”

а) Кешенең якын дусты,

Йортның тугры сакчысы.

Аннан гел игелек көт,

Ә исеме ничек?

    (Эт – “Кызыклы шәкерт”)

 

б) Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак.

(Куян – “Бичара куян”)

 

в) Нәкъ кеше кебек үзе,

Бер маңгаенда мөгезе.

“Былтыр кысыты”, – дип чакыра.

(“Шүрәле”)

 

г)  Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң, уңа бизәге.

Тоттырмый, китә очып,

Я кала җирдә посып.

(Күбәләк – “Бала белән күбәләк)

 

4. Тизәйткеч: [а] авазы.

Аз-маз алдап өйрәнгәч,

Алдарны да алдаган.

Алдап алты адым да

Алга китә алмаган.

 

5. “Кызыклы шәкерт” шигырен уку.

– Малай Акбайны ничек өйрәтә?

– Акбайның ни өчен өйрәнәсе килми?

– Малай Акбайга ни өчен тырышырга куша?

 

Ял минуты.

6. “Су анасы” уены:

Балалар түгәрәккә басалар. Бер бала Су анасы итеп билгеләнә.

Ул күзләре бәйләнгән килеш түгәрәк уртасына утыра. Уйнаучылар түгәрәк буенча әйләнеп йөриләр:

Су анасы, Су анасы,

Су  анасын күр әле.

Каршыңда кем басып тора –

Ялгышмыйча әйт әле.

Җыр ахырында балалар туктап калалар. Күзе бәйләнгән Су анасы урыныннан тора. Тәрбияче бармагы белән берәр уенчыга төртеп күрсәтә. Әлеге бала Су анасы янына килә. Су анасы, капшап карап, аның кем икәнен әйтергә тиеш. Әгәр дөрес әйтсә, шул уенчы Су анасы була.

 

7. Мультфильмнар карау (заманча итеп эшкәртелгән,  Г.Тукай әсәрләренә эшләнгән мультфильмнар карау)

 

8. Шигырь уку: «Эш беткәч уйнарга ярый”»

– Җәйге көндә өстәл янында сабый нишли?

– Кояш аны тышка нинди сүзләр белән чакыра?

– Кояшка бала ни дип җавап бирә?

– Өй түрендә сандугач ни дип сайрый?

– Сандугачка каршы җавабында бала нәрсә ди?

– Бакчадагы алмагач тышка сабыйны ничек итеп чакыра?

– Сабый алмагачка нәрсә дип җавап бирә?

– Дәресен тәмамлагач, бала нишли?

– Кояш, алмагач, сандугач, агачлар малайны ничек каршы ала?

 

9. Сүзле уен “Булышу” (Балалар сүзләргә туры китереп, хәрәкәтләр ясыйлар)

Тышка чыктык,

Ике кулга пычкы тоттык.

Утын кистек:

Зиң-зиң, зиң-зиң.

Ике кулга балта тоттык,

Утын ярдык:

Дддак-дддак, дддак-дддак.

Өйгә кайттык.

 

10. Дидактик уен “Кайсы әкият кирәк-яраклары?” (Атрибутлар, рәсемнәр: тарак, капчык, күбәләк, түбәтәй һ.б)

 

Йомгаклау.

Татарстан Республикасы

Әтнә муниципаль районы

«КОЯШКАЙ» балалар бакчасы»

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

КАСЫЙМОВА АЛИНӘ РАИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий